МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 ( 208 ) 209 210 >>
-
Яңа елны көтәләр 15.12.2018

Симетбаш башлангыч мәктәбе укучылары зур түземсезлек белән Яңа елны көтәләр. Сыйныф бүлмәләрен бизәделәр, шигырьләр һәм җырлар өйрәнәләр.Бик тырышып мәктәп янына кардан чыршы да ясап куйдылар. Кыш бабайны гына көтәсе калды.
Кыш бабай килгәч, булачак
Котлаулар да,бүләк тә!
Яңа елда чынга ашар
Безнең бөтен теләк тә
-
Ш.Мәрҗани исемендәге конкурста катнаштык 15.12.2018

2018 нче елның ноярь аенда Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге мәдрәсәсе Ш.Мәрҗанинең 200еллыгына багышлап сочинение һәм фотосүрәт конкурсы оештырды. Бу конкурска безнең мәктәп укучылары да бик теләп катнаштылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча, 6 класс укучысы Ибатуллина Гөлия 2 нче урын яулады. Гөлиягә Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Касимова Алсу, Галимзянова Азалия, Гараев Әсгат, Гараев Исхак, Галяветдинова Ралинәләр Лауреат Дипломы белән бүләкләнделәр. Барлык укучылар да Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге мәдрәсәсендә булдылар, мәдрәсә музее белән таныштылар.
-
“Ел укытучысы – 2018”
14.12.2018
14 нче декабрь көнне Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә "Ел укытучысы - 2018" конкурсының зона туры булып узды. Безнең мәктәбебез-дән рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы Фаттерова Р.И. 5 нче класс укучылары белән рус әдәбиятыннан һәм дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында интеллектуаль юнәлеш буенча мастер-класс күрсәтте. Киләчәктә аңа эшендә уңышлар телибез.
-
12 декабря – День конституции России 12.12.2018

День конституции России, который ежегодно отмечается 12 декабря, — один из главных государственных праздников в нашей стране. Конституция — это правовой фундамент государства, та основа, на которой держится законодательная и исполнительная власть. Конституция определяет направление развития государства и определяет права и обязанности каждого гражданина страны. У российской конституции длинная история. Она пережила разные времена, порой, не совсем добрые. Конституция, которая действует в России сейчас, — это принципиально новый закон, основанный на принципах демократизма и призванный защищать интересы каждого человека, являющегося гражданином РФ.
В школе среди 5-9 классов были проведены классные часы на эту тему. -
Яңа ел җитә 11.12.2018

Декабрь ае да җитте. Һәркемнең яратып көткән әйрәме – Яңа ел җитә. Яңа ел ул – матур җырлар, Кыш бабай үләкләре, төрле тамашалар....
Мәктәптә Яңа елны каршы алырга әзерлек атнасы ашланды. Укучылар әйрәм газетасы чыгаралар, кабинетларда бәйрәм рухы ясарга тырышалар.
Соңгы еллар традициясе – кар сыннары ясау конкурсы да бу атнада ашланды. Укучылар у эшкә әти-әниләрне дә тартырга тырышалар. Бергә эшләгәч, күңелле дә, кар сыннары матуррак та килеп чыга. Конкурс нәтиҗәләре уенча иң матур сын, иң оста укучы һәм иң оста әти-әни билгеләнәчәк.
-
Очрашу 10.12.2018

Симетбаш башлангыч мәктәбе укучылары Арча районы гадәттән тыш хәлләр идарәсе вәкилләре Лесенко Артём Петрович һәм Шарипова Гөлнар Рашитовна белән очраштылар. Алар балаларга янгын куркынычсызлыгы һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен аңлаттылар. Балалар шуклыгы белән булган гыйбрәтле хәлләрне сөйләделәр. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.Бу очрашу укучылар өчен бик файдалы булды
-
Инвалидлар декадасы 07.12.2018

1-10 декабрь аралыгы "Инвалидлар декадасы" дип игълан ителде. Бүген 1-9 сыйныфларда шушы темага тәрбия сәгатьләре үтте.
-
ПРОФОРИЕНТАЦИЯ ЭШЕ 07.12.2018

Бүген 7-9 класс укучылары Казан кооператив институты вәкилләре елән очрашты. Институт вәкилләре бу уку йортында нинди профессия ияләре булырга мөмкинлек белән таныштырдылар. Уку йортында 9 нчы һәм 11 нче классны тәмамлагач укырга мөмкинлек булу укучыларда зур кызыксыну уятты. 9 классны тәмамлагач укырга керсәң, урта белем дә, югары белем дә алып була. 19-20 яшьтә хезмәт базарында кирәкле булган профессиягә ия булып, үз эшеңне башларга да мөмкинлек ачыла.
-
Иң матур җимлек 06.12.2018

Мәмсә мәктәбендә "Иң матур җимлек" бәйгесе игълан ителгән иде. Балалар барысы да, әтиләре белән берлектә, искиткеч матур җимлекләр ясап алып килделәр.Бәйгегә нәтиҗә ясалды. Укучылар җимлекләрне мәктәп бакчасына элеп,җим салдылар. Рәхәтләнеп сыйланыгыз, кошкайлар! Сезнең килүегезне көтеп калабыз!
-
М.Мәгъдиев укуларында
06.12.2018
2018 нче елның 5 декабрендә “IV районара Мәһдиев укулары” булып узды. Бу укуларда мәктәптән 3 укучы – Галимзянова Азалия, Касимова Алсу һәм Гәрәев Әсгатьләр катнашты. Әсгать “Туган як – кадерле төбәк” юнәлешендә фәнни-тикшеренү эшен яклады һәм II нче призлы урын яулады. Әсгатькә Дипломны Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы – Гәүһәр Хәсәнова тапшырды.
“Сәнгатьле сөйләм” юнәлешендә катнашкан А.Галимзянова һәм А.Касимовалар да жюриның мактау сүзләренә лаек булдылар.












