МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
“Әлифба” бәйрәме узды 20.03.2019

Әле кайчан гына 1 класс укучылары ”... Әлифба алды куллар” дип беренче тапкыр кулларына бу дәреслекне алганнар иде. Инде укучылар укырга, язарга, сөйләргә, мисаллар, мәсьәләләр чишәргә өйрәнделәр. Кичә алар әти-әниләре, укытучылар, 2-5 класс укучылары алдында җавап тоттылар. 1 нче сентябрьдән нәрсәләр өйрәнергә өлгергәннәрен күрсәттеләр. Дөрестән дә, 1 класс укучылар матур итеп укый, сөйли беләләр, төрле конкурсларда катнашалар, җиңүләр яулыйлар. 1 класс укучыларын әти-әниләре, укытучылар беренче дәреслекне укып бетерүләре белән котладылар, уңышлар теләделәр.
-
Сыерчык оялары ясадык 19.03.2019

Тиздән туган ягыбызга кошлар кайта башлар. Сыерчыкларны каршы алырга әзерлек эшен башладык. Укучылар өйләрендә сыерчык оялары ясый башладылар. Каникул чорында укучылар өчен мастерскойда “Сыерчык оялары ясау” остаханәсе ачылачак. Технология укытучысы Р.Г.Камалиев укучыларны сыерчык оялары серләренә өйрәтәчәк.
-
«Китапкаикенчегомер бүләк ит” акциясе
18.03.2019
Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары “Китапка икенче гомер бүләк ит” акциясендә актив катнаштылар.
-
Г.Кариев театрына кунакка 16.03.2019

2019 нчы ел Театр елы буларак билгеләп үтелә. Мәктәп коллективы бу чараларда актив катнаша. Укучылар да, укытучылар коллективы да спектакльләр сәхнәләштерергә әзерләнә. Укучылар төрле шигырь уку конкурсларында катнаша. Болар барысы да үзеңне сәхнәдә тоту серләренә өйрәтә. Шул ук вакытта чын сәхнә осталары белән очрашулар да оештырыла. 15 мартта мәктәп коллективы – укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр һәм укучыларның әти-әниләре Казан шәһәренә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрына экскурсия оештырды. “Кичер мине, әнкәй” спектакле бик ошады.
-
Кулланучылар хокукын саклау 15.03.2019

Бүген мәктәптә “Кулланучылар хокукларын саклау”темасына ачык класс сәгатьләле узды. 5-6 класс укучылары өчен бу чараны 6 класс җитәкчесе А.Н.Хузиева оештырды. Ул укучыларны базар экономикасы законнары, Интернет кибетләр һәм алардан куллану кагыйдәләрен өйрәтте.Чарада яңа технологияләр киң кулланылды.
-
Чәчәкләр үстерәбез 14.03.2019

Җәй көне мәктәп территориясе аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә. Бу матурлыкны булдыру иртә яздан башлана. Инде чәчәк үсентеләре тишелеп чыктылар, аларны күчереп утырту чоры башлана. Биология укытучысы Э.Р.Ибатуллина бу эшкә укучыларны да тарта. Ул укучыларны чәчәк үстерү серләренә өйрәтә.
-
Беренче уңышлы чыгыш 12.03.2019

2019 нчы ел – театр елы. Шушы уңайдан авыл җирлегендә булган хезмәт коллективлары спектакльләр сәхнәләштерәләр. Шундый спектакльләрнең берсен авыл Мәдәнит йорты хезмәткәрләре оештырды. Алар ветеран укытучы Р.И.Насибуллина иҗат иткән “Әни кайтыр” әсәрен сәхнәләштерде. Спектакль көнне Мәдәният йорты шыгрым тулы иде. Шушы спектакльдә төп рольләрнең берсен – кыз бала ролен 3 нче класс укучысы Сабирова Ләйлә башкарды. Үз ролен бирелеп иҗат итте ул. Спектакль тәмамангач, халык һәвәскәр артистларны басып алкышлады. Мәктәп укучысы Ләйлә Сабированың беренче тапкыр рольне сәхнәләштерүе иде бу. Аңа иҗади уңышлар телик!
-
ТАССРның 100 еллыгын каршылап китаплар күргәзмәсе 11.03.2019

1920 елның 27 маенда Бөтенроссия Үзәк башкарма Комитеты (ВЦИК) "Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы турында" Декрет кабул итә. ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап, мәктәп китапханәсендә китаплар күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалар безгә туган төбәгебезнең тарихы, Ватан хакына сугышкан һәм каһарманлык күрсәткән кешеләр, Татарстан Республикасының бүгенгесе турында сөйлиләр. Укучылар зур кызыксыну тоеп күргәзмә белән танышалар.
-
8 Март – хатын-кызлар көне 07.03.2019

Бөтен дөнья 8 март – халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәргә әзерләнә. Яз ул – якты кояш, җылы нурлар, чәчәк бәйләмнәре, күңел җылысы. Хатын-кызлар көнен яз башында билгеләп үтү юкка түгелдер!
Без дә хөрмәтле әниләребезне, әбиләребезне мәктәпкә чакырдык. Аларга җылы хисләребезне шигырьләр, җырлар,биюләр аша җиткердек. Үз кулларыбыз белән әзерләнгән бүләкләрне өләштек.
Бәйрәм белән, кадерле хатын-кызларыбыз!
-
Һөнәр сайлау – язмыш сайлау 06.03.2019

Мәктәптә укучыларга профессиональ юнәлешсайлау буенча төрле чаралар үткәрелә. Аткеталарга җавап бирү, төрле беседалар, кызыклы профессия кешеләре белн очрашулар, студентлар белән очрашулар.... Чираттагы очрашу “Арча профессиональ агропрмышленность колледжы” укытучылары белән булды. Специальность предметы укытучысы А.Д.Аскарова 9 класс укучыларына профессия сайлау әһәмиятен сөйләде, үзләре эшли торган колледж белән таныштырды, колледжка укырга чакырды.












