МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Халыкара туган тел көне. Сәнгать әһелләре белән очрашу. 21.02.2019

Безнең Арча ягы - халкыбызга бик күп мәгърифәтчеләр, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен биргән төбәк ул.
Бүген мәктәбебездә икеләтә бәйрәм. Туган тел көне һәм мөхтәрәм якташларыбыз белән очрашу булып узды. Татарстаннның атказанган артисты, Казан дәүләт культура институтының театр факультетында укытучы Зарипов Азат Әнәс улы, танылган журналист, “Безнең гәҗит” газеты нәшире һәм баш мөхәррире Фәйзрахманов Илфат Хәким улы бәйрәмебезгә ямь өстәделәр. Укучыларыбыз үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Бәйрәм милли рухта эчтәлекле узды. Кунакларыбызга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Килгән кунакларыбыз шулай ук мәктәбебезнең горурлыгы булган Ш.Мәрҗани музее белән дә таныштылар.
-
19.02.2019

Бүген, иртәнге линейкада яраткан шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышлап уздырылган сәнгатьле шигырь уку конкурсында катнашып, җиңү яулаган укучылар грамота белән бүләкләнде.
-
Син хәтердә безнең, Муса Җәлил! 16.02.2019

Мәмсә мәктәбендә "Син хәтердә безнең,Муса Җәлил! " дигән исем астында яраткан шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 113ел тулуга багышланган әдәби кичә үткәрелде.Кичәдә Муса Җәлил шигырьләренә ясалган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.Шагыйрьнең балачагы, тормыш юлы, иҗаты белән таныштырылды, шигырьләр укылды.Укучылар шигырьләрен сөйләделәр,шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән җырлар җырланды.Ахырдан Муса Җәлил иҗаты буенча викторина уздырылды.Балалар халкыбызның батыр улы турында искиткеч бай мәгълүмат алды.Кичә һәркемгә бик ошады.
-
Камалиева Мәүҗидәнең олы юбилее 16.02.2019

Бүген мәктәптә тагын тантана. Гомеренең 35 елын балалар укытуга багышлаган Мәүҗидә Миннәхмәт кызы Камалиеваның олы юбилее.
Мамадыш районы Иске Комазан авылында туып-үскән кызның 35 елы Ташкичү авылында узды. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Арча педагогия училищесына юл тота. Ул чорда училищеда укучыларны бәрәңге алырга җибәрү практикасы бар иде. Мәүҗидәләр группасын Ташкичү авылына җибәрәләр. Шунда ул Камалиев Рөстәм Гарәфетдин улы белән таныша, педучилищены тәмамлагач, Рөстәм белән гаилә кора. Ике егет үстерәләр. Күпләрне сокландырырлык итеп яшиләр.
Мәүҗидә яңалыкка омтылучы педагог. Дәресләрне яңа педагогик технологияләр кулланып оештыра. Укучылары белемле, кызыксынучан булулары белән рерылып торалар. Узе дә төрле конкурсларда бик актив катнаша. Мәүҗидә Миннәхмәтовна - “Мәгарифтә 50 яңалык” Республика конкурсы җиңүчесе, С.Вагыйзов Р.Вәлитоваларның “Әлифба” дәреслеген ФГОС таләпләренә җавап бирерлек итеп үзгәртүче, район башлангыч класс укытучыларының остазы.
Мәүҗидә Миннәхмәтовна! Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз! Сезгә алдагы көннәрегездә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыгызның, оныкларыгызның шатлыкларынасөенеп яшәргә язсын!
-
Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуга 30 ел 15.02.2019

Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуга 30 ел тулуга карата мәктәптә әфганчылар белән очрашу үткәрелде. Очрашуга шушы сугышта Әфган җирендә каннары тамган Сафин Газинур, Сәмигуллин Рафил, Гайфиев Радиклар килде. Укучылар ветераннарны сәламләү оештырдылар, видеороликлар карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Кичәнең икенчеөлешендә әфганчы-ветераннар “Җиңү волонтерлары” акциясендә катнаштылар, волонтерлар белән очраштылар, җанлы әңгәмә оештырдылар.
-
М.Җәлил шигырьләрен уку конкурсы
15.02.2019
Герой-шагыйрь М.Җәлилнең тууына 113 ел тулуга карата шигырь уку конкурсы оештырылды. Классларда җиңеп чыккан укучылар үзләре ятлаган шигырьләрне мәктәп укучылары каршында жюри членнарына тәкъдим иттеләр. Иң яхшы шигырь укучылар ачыкланачак һәм мәктәп линейкасында котлаулар оештырылачак, истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
-
М.Җәлил иҗатына багышланган “Тамчы-шоу” уены оештырдык 14.02.2019

М.Җәлилнең тууына 113 елыкка багышлап, мәктәптә”Тамчы-шоу” уены оештырылды. Укучыларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗатын өйрәнү буенча биремнәр бирелде, мәңге үлмәс шигырьләре искә төшерелде. Чараны 6 класс укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.С.Шагидуллина оештырды һәм алып барды. Укучылар ярышта үзләренең белемнәрен сынадылар. Уен ахырында укучыларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләртапшырылды.
-
Мәңге төзәлмәс яра 14.02.2019

Мәмсә мәктәбендә "Мәңге төзәлмәс яра " дигән исем астында Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулуга карата кичә-очрашу уздырылды. Кичәгә Әфганстанда хезмәт итеп,Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәгән авылдашыбыз Сәмигуллин Рафил Габделбәр улы чакырылды.Ул балаларга күкләргә тиеп утырган таулар арасында үзе күргән әрнүле һәм йөрәк өзгеч сугыш истәлекләре турында сөйләде.Укучылар авылдашыбызның һәр сүзен йотлыгып тыңлады,сораулар бирделәр. Очрашу бик бай эчтәлекле булды. Без тарихтагы бу хәлләрне онытырга тиеш түгел.Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши.
-
М.Җәлил әсәрләрен иллюстрцияләү конкурсы 14.02.2019

Укучыларда М.Җәлил иҗатына мәхәббәт уяту максатында, шагыйрь әсәрләренә иллюстрациләр ясау конкурсы оештырылды. Укучылар бу конкурска иҗади якын килеп катнаштылар. Төрле әсәрләрен өйрәнгәннәр, үзенчәлекләрен бирергә тырышканнар. Иҗади эшләрдән күргәзмә оештырылды. Иң яхшы дип табылган эшләргә 15 февраль – шагыйрьнең туган көнендә нәтиҗә чыгарылачак.
-
Мәңге төзәлмәс яра 14.02.2019

Симетбаш башлангыч мәктәбе укучылары,15 нче февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30ел тулу уңаеннан, сугышчы-интернационалистлар белән очраштылар. Алар – Симетбаш авылыннан Әхмәдуллин Фаяз һәм Кышкар авылыннан Ибраһимов Мәхмүт абыйлар. Искә төшерүе авыр булса да, Әфганстан җирендә хезмәт иткән абыйларүзләренең хәтирәләре белән уртаклаштылар, балаларны кызыксындырган сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Әфган сугышы кырында булган якташларыбызга батыр һәм намуслы булулары өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.












