МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 199 ( 200 ) >>
-
Исәнмесез, кошкайлар! 01.04.2019

Бүгенмәктәптә кошлар көне үткәрелде. Укучылар бу чарага алдан әзерләнделәр.5-6 класс укучылары кошлар турында төрле фактлар тупладылар. Үзләре туплаган фактлар белән башлангыч класс укучыларын таныштырдылар. Кичәнең икенче өлешендә "Зирәкләр бәйгесе" оештырылды. Кошлар турында иң күп белүче укучы ачыкланды. Бәйрәм ахырында "Сыерчык оясы" акциясе уздырылды. Укучылар әтиләре ярдәмендә ясаган сыерчык ояларын агачларга, өй кыекларына куйдылар. Кичә бик җанлы узды.
-
ВПР га әзерлек 28.03.2019

Апрель ае- мәктәптә бик кызу көннәр. Укучылар ВПР тапшырырга тиешләр. Бүген 5, 6 класс укучылары биология, география буенча ВПРга әзерләнергә мәктәпкә килделәр.
-
Кошлар көненә әзерлек 28.03.2019

1 апрель- халыкара кошлар көне. Бу датаны билгеләп үтәргә әзерлек эше башланды. Укучылар кошлар турында мәгълүматлар туплыйлар, кошлар турында кызыклы фактлар өйрәнәләр. Укучылар инде сыерчык ояларын каникулга кадәр үк ясадылар.
-
Йөзү ярышларында 27.03.2019

Язгы каникул чорында укучылар төрле ярышларда үзләрен сыныйлар. 6 класс укучылары Ибатуллина Гөлия белән Мостафина Азалия район беренчелегенә узган йөзү ярышларында катнаштылар һәм җиңүгә ирештеләр. Ибатуллина Гөлия 3 тапкыр призер, Мостафина Азалия 2 тапкыр җиңүче, 3 тапкыр призер булды. Котлыйбыз!
-
ОГЭга әзерлек 26.03.2019

9 класс укучылары язгы каникул чорында да имтиханнарга әзерлек эшен дәвам итәләр. Бүген физика, биология, география буенча сынап карау имтиханнарын тапшырып карыйлар. Уңышлар, сезгә, 9 класс укучылары!
-
Күңелле стартлар 25.03.2019

Язгы каникуллар башланды. Мәктәп укучылары каникул чорында да актив ял белән шогыльләнәләр. Бүген 1-7 класс укучылары спортзалга "Күңелле стартлар" уенына җыелды. Алар ике командага бүленеп, төрле ярышларда үзләрен сынадылар. Бәйрәмне физик культура укытучысы А.З.Багавиев оештырды.
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын! 23.03.2019

21 март - төрки халыкларда Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Күпъеллык традиция буенча, бу бәйрәмне мәктәптә билгеләп үтү матур гадәткә керде. Укучылар белән бәйрәмне үткәрү йолалары өйрәнелә. Милли уеннар, борынгы җырлар искә төшерелә.
23 март көнне, язгы каникулга китәр алдыннан, бу бәйрәмне саф һавада билгеләп үттек. Нәүрүзне каршы алу йоласын үтәдек, уеннар уйнадык, җырлар, биюләр башкардык. Бәйрәмгә авыл халкы, әти-әниләр, Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә килде. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Хуш киләсең, Нәүрүз ! 23.03.2019

Мәмсә мәктәбендә "Хуш киләсең, Нәүрүз ! " дигән исем астында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Укучылар бәйрәмнең кызыклы тарихы белән таныштылар. Бәйрәм спорт һәм җырлы - биюле уеннар белән үрелеп барды.Балалар җырладылар,биеделәр,шигырьләр сөйләделәр. Ахырдан "карга боткасы" белән сыйландылар. Күңелле бәйрәм һәркемгә бик ошады.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәндек 22.03.2019

20 март- юл иминлеген саклау көне уңаеннан, башлангыч класс укучылары өчен “Юл йөрү кагыйдәләре” темасына дәрес оештырылды. Бу дәрестә Арча районы профилактика бүлеге мөдире Энҗе Газизовна Мухаметзянова катнашты. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, шушы темага багышланган уеннар уйнадылар, юл билгеләренең нәрсә аңлатканын сөйләделәр. Энҗе Газизовна укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәү, үтәмәгән очракта нинди фаҗигалар булырга мөмкинлеген аңлатты. Укучыларга төрле бүләкләр, кире кайтаручы элементлар таратты.
-
Әлифба бәйрәме 20.03.2019

Мәмсә мәктәбендә "Әлифба бәйрәме" үткәрелде.Әйе, бәйрәм,чып-чын бәйрәм! Әле кайчан гына беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән сабый бүген үзенең беренче җиңүен бәйрәм итә. Ул бүген иҗекләрдән сүзләр төзеп, үзе теләгән китапны рәхәтләнеп укый ала.Аны бүген бар да тәбрик итә. Балалар Әлифба турында шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар,берсеннән берсе кызыклы башваткычлар чиштеләр.Әлифба бәйрәменә кунакка хәтта урманнан Убырлы карчык та килгән иде.Ул да үз биремнәрен тәкъдим итте.Бәйрәм җырлар,шигырьләр белән үрелеп барды.Кичә һәркемнең күңеленә хуш килде.Рәхмәт, сиңа,Әлифба!












