МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 ( 207 ) 208 209 210 >>
-
Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре 01.01.2019

Инглиз теле дәресендә 7нче сыйныф укучылары группаларга бүленеп, “Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” дигән темага проект эшләрен башкарып, якладылар. Проект эшләре бик әйбәт һәм эчтәлекле дип бәяләнде.
-
Шахмат-шашка ярышларында 29.12.2018

Яна Кенәр урта мәктәмендә узган шахмат - шашка буенча профсоюз ярышларында мәктәбебез укытучылары уңышлы чыгыш ясадылар. Технология укытучысы Камалиев Р.Г. шахмат ярышында 3 урын, математика һәм информатика укытучысы Фаттеров Ф.Г. шашка ярышы буенча 3 урын алдылар. Аларны ихлас күңелдән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез!!!
-
Кыш бабай килде безгә! 28.12.2018

Бүген Ташкичү балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең Яңа ел чыршысы булып узды. Нәниләр Кыш бабай белән Кар кызын зарыгып көтеп алдылар, үзләренең җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр, төрле әкият геройлары белән очраштылар. Бу бәйрәмдә Ташкичү мәктәбе укучылары да актив катнашты. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Китапханәдә кунакта 27.12.2018

Кышкы каникул коннәрендә Симетбаш башлангыч мәктәбе укучыларын китапханәче Гөлнара апалары кунакка чакырды. Укучыларны китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырды.
-
Районда чыршы бәйрәме! 26.12.2018

Бүген Арча мәдәният йортында чыршы бәйрәме булды. Бу бәйрәмдә мәктәбебезнең 7 сыйныф укучылары Галәветдинова Фирдинә һәм Галимҗанова Азалия катнашты. Әлеге бәйрәм балаларга истә калырлык чын Яңа ел бүләге булды.
-
Хушкиләсең, Яңа ел! 25.12.2018

25 декабрь көнне Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп үтте. Иртәнге якта 1-5 сыйныф укучылары бәйрәме булса, кичке якта 6-9 сыйныф укучылары бәйрәм итте. Һәр сыйныф үзенең матур чыгышларын тәкъдим итте. Укучылар бу бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр. Үзенчәлекле матур сценарийлар, театральләштерелгән тамашаларда укучылар актив катнаштылар. Укучыларның әти-әниләрен рәхмәт хатлары бирелде. Кар сыннары һәм Яңа елга багышлап чыгарылган газеталар буенча конкурс нәтиҗәләренә йомгак ясалып, җиңүче классларга бүләкләр тапшырылды.
-
IT-чемпион конкурсы 20.12.2018

Укучылар өчен төрле конкурслар оештырыла. Мәктәп укучылары бик теләп IT-чемпион конкурсында катнаштылар. 4 класс укучылары классы шушы конкурста җиңүче булдылар. Класс җитәкчесе - Камалиева Мәүҗидә Миннәхмәтовна
-
Республика олимпиадасы муниципаль этап призеры
20.12.2018
Татар теленнән республика олимпиадасының муниципаль туры узды. Бу турда 7 класс укучысы Галимзянова Азалия зур җиңүгә иреште, муниципаль этап призеры булды.
Азалия мәктәп, район, республика күләмендә уза торган төрле чараларда актив катнаша. Җиңүләр яулый. Азалиягә киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүен теләп калабыз.
-
Акланган өметләр 18.12.2018

18 нче декабрь көнне мәктәп укытучылары һәм укучылары Социалистик Хезмәт Герое, Яңа Кенәр урта мәктәбендә күп еллар рус теле һәм әдәбияты укытучысы Стелла Зәкиевна Габдрахманова белән очраштылар. Бу чараны ветеран укытучы Рузалия Ибраһимовна Насибуллина оештырды. Ни өчен Стелла Зәкиевна Ташкичү халкы, Ташкичү төп мәктәбе коллективы белән очрашты соң?
Беренчедән, Рузалия Ибрагимовна Стелла Зәкиевнаның тормышы, хезмәте турында "Акланган өметләр" дип аталган китап язды. Икенчедән, Стелла Зәкиевнаның Ташкичү авылында укучылары бихисап. Бу кичәдә Стелла Зәкиевнаның тормыш юлы, хезмәте кабат искә төшерелде, истәлекләр яңартылды. Стелла Зәкиевна шушы кичәне оештырганнары өчен Рузалия Ибрагимовнага, катнашкан укучыларына, аның тормыш юлын бертавышсыз тыңлап утырган мәктәп укучыларына чиксез рәхмәтен белдерде.
-
Кыш бабай һәм Кар кызы каршы ала. 15.12.2018

Мәмсә мәктәбендә кардан сыннар ясалды.Мәктәп каршында һәркөнне һәркемне Кыш бабай һәм Кар кызы каршы ала.












