МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
14 февраль- халыкара китап бүләк итү көне 14.02.2019

14 февраль – “Халыкара китап бүләк итү көне” буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан мәктәптә “Бер-береңә китап бүләк ит!” акциясе узды. Укучылар үзләре укыган иң кызыклы китапларны дусларына, китапханәгә, мәктәп музеена бүләк иттеләр.
Башлангыч класс укучылары бер-берсен котлаштылар, үзләре яраткан китапларны дусларына укырга тәкъдим иттеләр, үзләренә охшаган урыннарны укып күрсәттеләр.
5-6 класс укучылары китапларны мәктәп китапханәсенә бүләк иттеләр. Китапханәче бу китаплардан аерым күргәзмә оештырырга вәгъдә итте. Өлкән класс укучылары музейга китаплар тапшырдылар. Киләчәктә бу китаплар укучыларның белемен арттыруда зур роль уйнар дип уйлыйбыз.
-
13.02.2019

13 февраля учащиеся 9 класса прошли итоговое собеседование по русскому языку. Работа проверяет коммуникативную компетенцию обучающихся.
-
Универсиада дәресе 13.02.2019

Илебездә төрледән-төрле спорт ярышлары уза. Март аенда Красноярск шәһәре XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиадасын кабул итәчәк. Бу форумга 50 илдән вәкилләр килер дип көтелә. Студент-яшьләр 11 төр спорт ярышларында катнашырга, көч сынашырга тиеш. Шушы уңайдән мәктәптә”Универсиада дәресе” оештырылды. Укучыларга спортсменнар,спрт төрләре турында информация бирелде, бу ярышларны карап барырга тәкъдим ителде.
-
Шагыйрь М.Җәлилнең иҗатын өйрәнәбез 12.02.2019

Февраль ае истәлекле даталарга бай. Шул даталарның берсе – шагыйрь М.Җәлилнең туган көне. Шушы уңайдан мәктәптә шагырьнең тормышына, иҗатына багышлап стенд җиһазланды. Укучылар арасыннан экскурсоводлар әзерләнде. Алар кече яшьтәге укучыларга Герой шагыйрь турында белешмәләр бирәләр, кызыксындырган сорауларына җаваплар әзерлиләр.
-
Хәрби-патриотик айлык дәвам итә 12.02.2019

Совет гаскәрләрен Әфганстан Халык Демократик Республикасыннан чыгаруга 30 еллыкны билгеләп үтү уңаеннан, мәктәптә “Хәрби-патриотик айлык” игълан ителде. Беседалар оештырыла, күргәзмәләр эшли, класстан тыш чарага әзерлек эшләре бара. 12 февралькөнне 6-7 класс егетләре Ватан алдында интернационал бурычын үтәгән, Әфган җирендә кан койган авылдашыбыз Вәис Вәлиевның каберен чистарттылар.
Вәис – Мәмсә авылында туа. Укып бетергәч, армия сафларына чакырыла. Әфганстанда хезмәт итә, яралана, госпитальдә дәвалана. Хезмәт срогы тулгач, яңадантуган авылына әйләнеп кайта. Гади колхозчы булып хезмәт юлын дәвам итә. Өйләнә, өч бала үстерә. Лкин аяусыз үлем аны безнең арадан алып китте. Тыныч йокла, солдат!
-
Волейбол үзәгенә экскурсия 11.02.2019

10 февраль көнне мәктәпнең волейбол уенын сөючеләргә зур бүләк әзерләнде – Казанның “Зенит” командасы белән Белгород шәһәренең “Белогорье” командасы арасында матчка экскурсия оештырылды. Комфортлы автобус укучыларны алып китте, кайтарып куйды. Чын матчта катнашу укучыларда бик җылы хисләр уятты.Экскурсияне оештырган Яңа Кенәр ветеран укытучы Т.Х.Ахметовка зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
“Россия чаңгы юллары» ярышлары 09.02.2019

Укучыларның сәламәтлекләрен ныгыту йөзеннән мәктәптә куп төрле чаралар үткәрелә. Бүген саф һавада “Россия чаңгы юллары” дип аталган чара үткәрелде. Укучылар,укытучылар дәресләрдән соң чаңыга басты, саф һавада чаңгы шудылар.
-
Россия фәне көне 08.02.2019

8 февраль Россиядә “Россия фәне көне” буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан мәктәптә класс сәгатьләре булып узды. Укучыларга бүгенге көндз фән үсеше, фәннең халык тормышында роле турында сөйләнелде. Укучылар белән виктриналар, кызыклы сорауларга җаваплар алу оештырылды. Өлкән клас укучылары фән-техника яңалыклары белән танышты.
-
Патриотик айлык башланды 07.02.2019

2019 нчы елның 1 февраленнән мәктәптә патриотик айлык кысаларында төрле чаралар оештырыла башлады. ФОРПОСТ оешмасы әгъзалары Яңа Кенәр мәктәбедә узган конкурста уңышлы гына чыгыш ясадылар. 1-9 классларда шушы айлык кысаларында патриотик темага рәсем конкурсы оештырылды. Иң яхшы эшләр Мари Республикасы Речной поселогында хезмәт итүчеләргә җибәреләчәк. Калган эшләр “Ватанны саклау –изге эш” темасы астында мәктәптә оештырыла торган күчмә күргәзмәдә урын алачак.
-
“Класс җитәкчесе – 2019” ярышларының зона туры 06.02.2019

Укытучыларның педагогик осталыкларын барлау йөзеннәнтөрле ярышлар үткәрелә. Бу көннәрдә “Класс җитәкчесе- 2019” Республика ярышларының зона туры уза. Безнең мәктәптән бу ярышларда Симетбаш башлангыч мәктәбе укытучысы Галиева Гүзәл Илдар кызы каташа.Гүзәлгә бу ярышларда уңышлар телик!












