МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 ( 205 ) 206 207 208 209 210 >>
-
Менә дигән вожатый! 05.02.2019

Районда “Менә дигән вожатый!” исеме астында укучылар арасында зона ярышлары булып узды. Бу ярышта 7 класс укучысы Касимова Алсу катнашты. Алсу- уку отличнигы, район, республика күләмендә уза торган төрле бәйгеләрдә катнаша, призлы урыннар яулый. Алсу мәктәптә уза торган барлык концертларда чыгыш ясый, кече яшьтәге балалар белән эшләргә дә вакыт таба.
-
Форпост конкурсына хәзерлек эшләре бара 04.02.2019

-
Г.Тукай музее хезмәткәре белән очрашу 04.02.2019

Бүген мәктәптә Яңа Кырлай Г.Тукай музей-комплексы фәнни хезмәткәре Минһаҗева Сөмбел Мөдәррис кызы кунакта булды. Ул башлангыч һәм 5 класс укучылары белән Г.Тукай тормышы, аның әсәрләренә күзәтү оештырды. Чара бик җанлы барды. Укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, чараны төре формада оештырды. Укучылар ярыштылар да, Г.Тукай әсәрләреннән төзелгән сорауларга да җавап бирделәр, Г.Тукай әсәрләре персонажлары сурәтләрен буяп та уйнадылар. Очрашу укучылар өчен бик файдалы булды.
-
Хәлиткеч Сталинград сугышы 02.02.2019

5-9 нчы сыйныфларда Сталинград сугышының 75 еллыгына багышланган, “Хәлиткеч Сталинград сугышы” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Укытучы Шаһидуллина Р.С. укучыларга Бөек Ватан сугышы, бу сугышта илебез халкының күрсәткән батырлыгы һәм сугыш елъязмасының иң куркыныч бер өлеше булган Сталинград сугышы турында тетрәндергеч итеп сөйләде. Мәктәпнең Юнармия отряды командиры да укучыларга Сталинград сугышы геройлары хакында сөйләде. Аннары укучылар Сталинград сугышына багышланган видеоязма карадылар. Класс сәгатендә сөйләнелгән вакыйгаларга бер укучы да битараф калмады, үз кичерешләрен башкалар белән уртаклаштылар.
-
Студентлар белән очрашу 01.02.2019

1 февраль көнне мәктәбебездә студентлар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәге укучылар студент тормышы турында, дәресләр, яшәү шартлары хакында, беренче көннәрдә булган дулкынланулары, мәктәпне сагынулары турында сөйләделәр, чыгарылыш сыйныф укучыларына алга таба нинди һөнәр сайлау буенча үзләренең киңәшләрен дә бирделәр. Очрашу бик матур һәм җанлы узды. Чыгарылыш класс укучылары өчен бу күрешү файдалы булыр дип ышанып калабыз.
-
Бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт 30.01.2019

2018 нче ел Татарстан Республикасында Ш.Мәрҗани елы дип игълан ителде. Шушы ел уңаеннан Арча районы Ташкичү төп мәктәбендә, районда, республикада, гомумән, төрки дөньясында бу вакыйга зурлап билгеләп үтелде.
2019 нче ел җитте. Ш.Мәрҗани елы тәмамланды. Шушы уңайдан мәктәптә “Бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт” дип аталган районара укулар оештырылды. Укучыларга өч төрле юнәлештә фәнни-тикшеренү эшләре темалары тәкъдим ителде. Барлыгы 50 дән артык эш килде, шуларның 34е лауреат исеменә лаек булды. 2019 нчы елның 30 гыйнваренда шушы укуларның йомгаклау туры узды. Бу укуларны Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Ильшат Габделфәрт улы ачып җибәрде, Шиһабетдин Мәрҗанинең мирасын өйрәнүнең әһәмиятенә басым ясады.
Укуларда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге институты хезмәткәрләре – филология фәннәре кандидаты Гайнетдинов Айдар Марсил улы, тарих фәннәре кандидаты Сәләхова Эльмира Кадим кызы, фәнни хезмәткәр Баһаветдинова Халидә Зиннәт кызы катнаштылар. Алар укуларда катнашучыларны фәнни эш алып бару серләренә төшендерделәр.
Ташкичү төп мәктәбе коллективы Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үтү көннәрендә Ш.Мәрҗани исеме белән бәйле оешмалар белән элемтәгә керде. Бу укуларда шулай ук Казан шәһәре Ш.Мәрҗани исемендәге мәдрәсә имамы ярдәмчесе Биккинин Исмәгыйль хәзрәт, Әтнә районы Ш.Мәрҗани исемендәге Комыгурҗа урта мәктәбе музее мөдире Зиннатуллина Зилә Рафаэль кызы да катнаштылар. Исмәгыйль хәзрәт Ш.Мәрҗани исемендәге мәдрәсә белән, Зилә Рафаэль кызы Мәрҗани музеенда саклана торган истәлекле экспонатлар белән таныштырдылар.
Укуларда “Мирас”журналы мөхәррире урынбасары Гибадуллин Ленар Ильгиз улы, “Әлифба” музее директоры Таҗиев Дамир Гыйлемшәех улы да катнаштылар. Алар Татарстанда Ш.Мәрҗани исеме белән бәйле урыннар турында сөйләделәр, Ш.Мәрҗани эзләре буенча экскурсияләрдә катнашырга тәкъдим керттеләр.
Тукай Кырлай урта мәктәбе, Ташкичү төп мәктәбе, Мәтәскә урта мәктәбе укучылары үзләренең фәнни-тикшеренү эшләре белән таныштырдылар.
Ш.Мәрҗани укулары Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгына багышлап Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзәрәте тәкъдим иткән, Нияз хәзрәт Сабировның сценариесе нигезендә төшерелгән “Мәрҗани” видеофильмы белән үрелеп барды.
“Таттелеком” җәмгыяте укуларда катнашучыларга “Татарский Геродот” дип аталган китабын бүләк итеп бирде
-
Кошлар – безнең дусларыбыз 28.01.2019

Урамда салкын кыш. Кошларга азык табу көннән-көн кыенлаша. Шуны күздә тотып, 5 нче класс укучылары технология дәресендә кошларга җимлекләр ясадылар. Бүген алар кечкенә кошчыкларны үзләренең сыйлары белән сөендерделәр. Кыш буе җимлекләр үзләренең дуслары белән тулып торыр, ә 5 нче класс укучылары җимлекләрне карап, җим белән тулыландырып торырлар.
-
Ленинград блокадасы 25.01.2019

1941 нче елның 8 сентябрендә немец гаскәрләре Ленинград шәһәрен блокадага алуга ирешәләр. Бу вакыйга шәһәрне саклаучыларга авыр сынау була. Аны саклаучыларның тиңдәшсез батырлыклары һәм Ладога күлен каплаган боз өстеннән салынган Тормыш юлы буйлап азык-төлек китерү аркасында гына шәһәр исән кала.
1943 нче елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы өзелә. Шәһәрне саклаучыларның батырлыгы бөтен Совет халкында җиңүгә ышаныч тудыра. Кызыл Армия Ленинград тирәсендәге шәһәрләрне азат итә.
Класс сәгатендә шушы тарихи вакыйгалар белән укучыларны тарих укытучысы Хәкиҗанова Р.Р. таныштырды.
-
Казан Кремленә – 25 ел 23.01.2019

22 гыйнварда «Казан Кремле» музей-тыюлыгына 25 ел тулды. 1994нче елны ТР Президенты Минтимер Шәймиевның “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгын булдыру турында”гы указы дөньякүргән иде. Шул уңайдан 5-6нчы сыйныфлар өчен тәрбия сәгате үткәрелде. Кремль турында эчтәлекле видео күрсәтелде.
-
Ата-аналар җыелышы 23.01.2019

Бүген мәктәбебездә ата-аналар җыелышы үткәрелде. Беренче көн тәртибе буенча Арча гуманитар техник техникумыннан килгән вәкил Р.Р.Мамадалеева чыгыш ясады. Ул техникум белән таныштырып, эшче һөнәрләр турында аңлатты.
Икенче көн тәртибе буенча укыту эшләре буенча директор урынбасары Ә.Ә.Вафина 2 нче чирек нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады, декабрь аенда узган муниципаль, административ контроль эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул шулай ук үз чыгышында алда торган ОГЭ га әзерлек мәсьәләләре, үзгәрешләр турында сөйләде.
Өченче көн тәртибе буенча тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ф.Ф.Хабибуллина “Сәләтле балалар - безнең киләчәгебез” дигән темага чыгыш ясады. Әти-әниләрне “Талантлар университеты” проекты, бу проект буенча эшчәнлек белән таныштырды












