МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
8 март бәйрәменә әзерлек бара 06.03.2019

Мәктәптә истәлекле даталарны, бәйрәмнәрне төрле чаралар белән әзерләүгә зур игътибар бирелә. Менә берничә көннән язның иң матур бәйрәме – 8 март бәйрәме якынлаша. Бу бәйрәмгә укучылар да, әти-әниләр дә катнаша. Укучылар концерт номерлары, әти-әниләр күргәзмәләргә кул эшләре әзерлиләр. Егетләр арасында “Иң, иң кыз ....” дип аталган конкурс оештырыла. Бу чаралар барысы да матурлыкны, пөхтәлекне, бер-береңә ихтирам тәрбияләү хисләре уяту максатларында оештырыла. Бәйрәмнең күрке, билгеле, укучылар һәм әти –әниләр, әбиләр катнаында тантана булачак. Бәйрәм белән сезне, кадерле укучы кызлар, хөрмәтле укытучы хатын-кызлар, әниләр!
-
Җиңүчеләрне котладык 05.03.2019

Мәктәп укучыларының активлыгын күтәрү максатыннан, аларны төрледән төрле конкурс, бәйгеләргә тарту дәвам итә. Аеруча активлык күрсәткән укучылар төрле грамота, Дипломнарга ия була. Бу укучыларга бүләкләрне тананалы рәвештә тапшыру гамәлгә кергән. Бу укучыларда ярышларда катнашу, җиңүгә омтылу юнәлешендә стимул булып тора. Мәктәптә укучылар мондый ярышларда кече яшьтән катнашырга тартыла. Бүген дә район күләмендә узган конкурсларда җиңүчеләрне һәм призерларны котлау оештырылды.
-
Тукай укулары башланды 04.03.2019

Яз ае татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайны дөньяга китергән һәм бу дөньядан алып киткән дә вакыт. Язның беренче көннәреннән үк Г.Тукайга багышланган чаралар оештырыла башлады. Башлангыч класс укучылары өчен атнага бер тапкыр Тукай укулары оештырылачак. Бу укуларда шагыйрьнең тормышы, әсәрләре өйрәнеләчәк, укучылар арасында иҗади эшләр конкурслары оештырылачак. Өлкән класс укучылары Тукай Кырлай мәктәбендә узачак Г.Тукай исемендәге фәнни-практик конференциягә әзерләнәчәк. Бу эшләргә укучыларны татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм Г.Тукай иҗатын сөюче укытучылар әзерләячәк.
-
Беренче ярдәм оештыру 02.03.2019

“Тормыш иминлеге нигезләре” дәресләре үткәрү кысаларында, мәктәптә төрле куркыныч ситуацияләр, бу ситуацияләрдә имгәнү очраклары булганда беренче ярдәм күрсәтү буенча дәрес узды. Дәресне ОБЖ укытучысы А.З.Багавиев оештырды. Башта лекция укылды, аннан соң практикада өйрәнелгәннәр кабатланды.
-
Гражданнар оборонасы дәресе 01.03.2019

Бүген район мәктәпләрендә “Гражданнар оборонасы” дәресләре булып узды. Безнең мәктәптә бу дәрестә Яңа Кенәр янгын участогы начальнигы Х.Х.Ахметов катнашты. Ул укучыларга янгын куркынычсызлыгы, террористик акт вакытларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Дәреснең ахырында мәктәптәп эвакуация оештырылды.
-
Всероссиийский образовательный урок «Урок цифры» 28.02.2019

В рамках проведения Всероссийского образовательного мероприятия «Урок цифры» был проведен урок с использованием видеоролика «Искусственный интеллект и машинное обучение». Урок был направлен на развитие ключевых компетенций цифровой экономики школьников, а также на их профориентацию для осуществления деятельности в сфере информационной технологии. Урок организовал и провел учитель информатики и ИКТ Ф.Г.Фаттеров.
-
Кошларны өстәмә тукландыру 27.02.2019

Кыш көннәрендә безнең якта кышлаучы кошларга аеруча кыенга туры килә. Аларга азык җитми башлый. Ә кошлар, азык җиткәндә, салкын кышларны да бик җиңел үткәрәләр.
5 класс укучылары кыш буена кошларны өстәмә тукландырып торалар. Алар җимлекләр ясадылар, көн саен кошларга ипи валчыклары, бөртек, май кисәкләре куялар. Кошлар җимлекләргә бик теләп киләләр.
-
М.Җәлил исемендәге республика укулары 26.02.2019

Укучыларның конкурентлык сәләтләрен үстерү максатыннан, төрле конкурсларга җәлеп итү эше дәвам итә. Шушы көннәрдәгенә Муса Җәлил исемендәге V республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Бу конференциядә мәктәбебезнең 8 класс укучысы Гараев Әсгат катнашты һәм икенче дәрәҗә дипломга лаек булды. Әсгатне зур уңышы белән котлыйбыз! Укучыны бу конференциягә тарих укытучысы Р.Р.Хакимзянова әзерләде.
-
С праздником вас, защитники Отечества! 23.02.2019

23 февраля народ России празднует День защитника Отечества. В этот торжественный день мы чествуем всех, кто причастен к этому высокому званию, званию единому для всех: от покрытых сединой и увенчанных наградами фронтовиков до молодежи, которая только недавно надела военную форму. И этого не нарушат даже самые большие изменения в современном мире. Мы были и являемся свидетелями радикальных изменений, которые происходят и у нас, и во всем мире. В других измерениях живет и наше общество. Но нельзя забывать, отбрасывать все то, что этому предшествовало. Священной есть память о нашей Победе. Все те, кто носит почетное звание защитника Отечества, олицетворяют все этапы развития нашего славного войска. Пользуясь случаем, хотим поздравить Вас с Днем защитника Отечества, пожелать крепкого здоровья, счастья, творческого вдохновения и успехов в нелегком труде защитника Родины.
-
Профилактика гриппа и ОРВИ 22.02.2019

На сегодняшний день в Республике Татарстан отмечается сезонный подъем заболеваемости ОРВИ.Источником инфекции является больной человек. В период сезона необходимо соблюдать неспецифические меры профилактики гриппа (надевать маску, стараться не посещать места массового скопления людей, чаще мыть руки с мылом, проводить влажную уборку и периодически проветривать помещения).Более подробная информация по ссылке:
http://plamya-truda.ru/politics/region/2019/02/12/rekomendacii-po-profilaktike-grippa/












