муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 271 272 273 ( 274 ) 275 276 277 278 279 280 >>
-
Республика, район яңалыклары белән танышу 04.12.2017
Республика, район яңалыклары белән танышу өчен "Арча хәбәрләре" газетасына күзәтү ясалды. Матбугат битләрендә язылган мәкаләләрне укучылар бик кызыксынып укыдылар. -
1 декабрь - СПИД ка каршы көрәш көне 01.12.2017

Дөнья җәмәгатьчелеге 1 нче декабрьне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтә. Бүген укучылар белән замананың иң яман чире булган авыру - СПИД турында сөйләшүләр уздырылды. ВИЧ вирусының организмда нинди реакцияләр китереп чыгаруы төркемнәрдә уен элементлары аша аңлатылды. Укучыларга тормышка куркыныч янаучы аянычлы хаталар ясаудан сак булырга кирәклеге төшендерелде.
-
Физик тәрбия укытучылары семинары 30.11.2017

30 нчы ноябрь көнне мәктәптә Арча муниципаль районы гомуми белем мәктәпләренең физик культура укытучылары семинары узды. Темасы - “ФДББС шартларында физик культура дәресләрендә укучыларның сәламәтлеген формалаштыру”. Семинар барышында физик тәрбия укытучысы Минһаҗев М.В. 5 нче класс укучылары белән ФДББС буенча ачык дәрес күрсәтте. Семинарга килүчеләр белән блиц-турнир, уеннар оештырылды, “Сау кешегә көн дә бәйрәм” исеме астында укучылар катнашында концерт (оештыручылар - Солтанова И.А., Гайнуллин Б.М.) тәкъдим ителде. Кунакларны мәктәпнең “Туган якны өйрәнү музее” белән Шәфигуллин Н.Ф.таныштырды. Йомгаклау өлешендә мәгариф идарәсе методисты Хәбибуллин И.А. чыгышы тыңланды, фикер алышулар булды, алдагы көннәргә эшләр планлаштырылды.
-
Әти-әниләр җыелышы 29.11.2017
29 ноябрь көнне мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы булды. Җыелыш Әниләр көне уңаеннан укучыларның котлау чыгышлары белән башланып китте. Көн тәртибендә чирек нәтиҗәләре (Валиева Н.Т.), дәүләт порталы аша электрон түләүләр (Бухараева Р.И.),балаларның иминлеге (Садриева Н.З.) мәсьәләләре каралды. Әти-әниләргә укучыларның юлда йөрү кагыйдәләре, аларның иминлеге, яктылык кайтарткычларны даими күзәтү астында тотарга кирәклеге искәртелде, куркынычсызлык кагыйдәләре язылган буклетлар таратылды. -
Всероссийская олимпиада школьников 28.11.2017

Ученица 4 г класса Сарай-Чекурчинской начальной школы Гайнутдинова Адиля приняла участие во Всероссийской олимпиаде школьников по основам безопасности жизнедеятельности. Главной целью предмета ОБЖ является создание условий для формирования у обучающихся системы приоритетов и ценностей в области безопасности жизнедеятельности, развитие врожденных и формирование приобретенных качеств личности, обеспечивающих возможность предвидеть угрозы и опасности, а также уметь защищаться от них, привитие знаний, умений и навыков обеспечения безопасности во всех сферах жизнедеятельности, мотивирование у молодежи культуры безопасной жизнедеятельности. Одним из способов достижения данной цели можно считать Всероссийскую олимпиаду школьников по основам безопасности жизнедеятельности.
-
Әниләр көне белән! 26.11.2017

Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, гомер буе алар янәшесендә, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын.
-
Класс җитәкчеләре өчен курслар 25.11.2017

24-25 нче ноябрь көннәрендә Арчада 5 нче класс җитәкчеләре өчен психо-физиологик һәм социаль-культурологик яктан белемнәрен үстерү курслары үтте. Алар белән тренинг уздырылды, интерактив уеннар уйналды. Бу курсларда мәктәбебездән Фәйзуллина Л.И. катнашты.
-
Классный час на тему «История возникновения юнармии и её роль в современном мире» 23.11.2017

В рамках месячника «Юнармия» в 9 классе был проведен классный час на тему «История возникновения юнармии и её роль в современном мире».
-
Волейбол ярышы 22.11.2017
Һәр баланың күңелендә патриотизм хисе, батырлык, кыюлык тәрбияләү, сәламәтлек юлдашы булган спорт белән кызыксындыру максатыннан спортзалда һәрвакыт төрле хәрәкәтле уеннар, ярышлар уздырыла. 5-6 нчы класслар арасындагы уздырылган чираттагы волейбол ярышларында да укучылар теләп катнашты. -
Батыр булу серләре 20.11.2017

Юнармия айлыгы кысаларында 7 нче сыйныф укучылары батырлык темасына сөйләшүне дәвам иттеләр. Мәктәп китапханәсендә батырларга багышланган китаплар, күргәзмә белән таныштылар.









