муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 271 272 273 274 ( 275 ) 276 277 278 279 280 >>
-
Очрашу. 25.04.2017

Бүген укучылар җырчы, педагог, халык уен коралларында уйнаучы Шиһапов Солтан Фидәис улы белән очраштылар. Җырчы укучыларга бик күп төрле уен кораллары: курай, баян, кыңгыраулы гармун, тальян, сорнай, кубыз һ.б турында мәгълүмат бирде, укучыларга туган телгә багышланган шигырьләрне, татар халык көйләрен, җырларын тәкъдим итте. Очрашу ахырында бергә "Туган тел" җырын җырладылар.
-
“Язгы изгелек атнасы” на йомгак 25.04.2017

Мәрхәмәтлелек – ул барлык яхшы эшләр, елмаюлы караш, кемгә дә булса булышу, ярдәм итү, хөрмәт һәм ихтирам. Бүген мәктәбебездә “Язгы изгелек атнасы”на йомгак ясалды. Укучыларыбыз белән берлектә “Игелек агачы” ясап, аңа эшләгән изгелекләребезне язып куйдык, бер-беребезгә табигатьне сакларга чакырып өндәүләр язылган шарлар бүләк иттек. Кечкенә сыйныф укучылары “Бердәмлек” символы ясадылар.
-
# Мы вместе# Без бергә 24.04.2017

Мәктәбебездә “Язгы изгелек атнасы” дәвам итә. Бүген классларда “Без төрле, ләкин без бергә”, “Без барыбыз да бертигез” дигән темага сыйныф сәгатьләре узды, “Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенәләр белән уеннар үткәрелде. Мондый акцияләрдә катнашкач, балаларда киң күңеллелек, кеше күңелен аңлап, ярдәм итү кебек кешелекнең иң күркәм сыйфатлары тәрбияләнә. Бердәмлектә-көч! Бергә булганда гына без көтелгән нәтиҗәләргә килеп, хезмәтебезнең җимешен татый алабыз.
-
Экологик уикенд 22.04.2017

Табигать – тиңсез хәзинә. Ул безнең бүгенге байлыгыбыз гына түгел, киләчәгебез дә. Аны бездән соң килгән буыннарга калдыру уртак бурычыбыз. Табигатьне саклау проблемасы белән бала кечкенәдән таныша. Мәктәптә табигатькә мәрхәмәтле карашны, аның матурлыгын тоя белүне, яклый, саклый белүне тәрбияләүдә зур эшләр алып барыла. 22 апрель көнне биология укытучысы Сафина Н.Г. “Табигать – тиңсез хәзинә” темасына экологик дәрес үткәрде, “Үз туган җиреңне сакла!” исеме астында рәсем күргәзмәсе оештырылды, мәктәп янында өмә уздырылды.
-
“Спорт сөюче Татарстан” 21.04.2017

Укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту-иң мөһим бурычларның берсе. Мәктәптә физкультура дәресләреннән тыш, төрле хәрәкәтле уеннар, физкультура-спорт чаралары, табигатькә экскурсияләр оештырыла. “Язгы изгелек атнасы” кысаларында бүген “Спорт сөюче Татарстан” көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары белән “Күңелле стартлар” үткәрелде, “Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучы укучылар флешмоб уздырды.
-
Донорлар көне 20.04.2017

20 апрельдә Россиядә иҗтимагый мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Милли донорлар көне билгеләп үтелә. Шушы истәлекле көн уңаеннан 2-3 нче сыйныф укучылары ФАПка экскурсиягә бардылар. Фельдшерларыбыз Нәбиева Альбина һәм Сабитова Наилә апалар балаларга донорлар турында, аларның кеше гомерләрен саклап калуда ярдәмнәре, донор авылдашларыбыз турында бик мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Укучылар арасында үскәч донор булырга теләк белдерүчеләр дә булды. Фельдшер апалары моның өчен сәламәтлекне яшьтән сакларга кирәклекне искәртте.
-
Электрон түләүләр 19.04.2017

“Мәрхәмәтле Татарстан”акциясе кысаларында 19 апрель көнне информатика укытучысы Шаһниева Рамилә Рамил кызы укучыларга электрон түләүнең өстенлекләре турында аңлатты, әти-әниләрнең дә бу юл белән түләү мөмкинлекләре булуын ассызыклады.
-
“Язгы изгелек атнасы” 18.04.2017

“Язгы изгелек атнасы” ның икенче көне “Тарихи туган ягыбызны саклыйк” дип атала. Укучыларыбыз бүген тарих укытучысы Шәфигуллин Наил Фаил улы белән музейга сәяхәт кылдылар, туган ягыбыз тарихына багышланган язмалар белән таныштылар.
-
"Иң оста шигырь укучы" 17.04.2017

1-8 нче сыйныф укучылары арасында Г.Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку конкурсы үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары арасында Шәфигуллин Камил, 5-8 нче сыйныфлар арасында Гайнуллина Зилә "Иң оста шигырь укучы" дип табылды.
-
VI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары 15.04.2017

14 нче апрель көнне Яңа Кырлай мәктәбендә VI Республикакүләм Г.Тукай укулары үткәрелде. Әлеге укуларда "Табигать - тиңсез хәзинә" номинациясендә үзе иҗат иткән хикәя белән 8 нче класс укучысы Солтанова Камилә дә катнашты һәм сертификат белән бүләкләнде. (Укытучысы - Юнысова Р.К.)









