муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 269 ( 270 ) >>
-
20 июнь - Без объективта! 20.06.2017

Бүгенге сәламәтлек минутларын "Кояш, һава һәм су" исеме астында үткәрдек. Төшке ашка кадәр кызыклы уеннар уйнадык, кроссвордлар чиштек. Төшке аштан соң укучылар белән табигать кочагында фотосессия ясадык, аннары, шул фотосурәтләрдән альбом ясап, проектордан карадык. Укучылар бүгенге көннән бик канәгать калдылар.
-
19 июнь -Туган көн бәйрәме! 19.06.2017

Җәйнең матур көннәрендә
Син дөньяга килгәнсең.
Әтиеңә, әниеңә
Сөенеч китергәнсең...
-
18 июнь - Спорт көне 18.06.2017

Бүгенге сәламәтлек минутлары "Түтәлдәге витаминнар" исеме астында утте. Укучылар белән спорт, сәламәт яшәү рәвеше һәм танылган Россия спортчылары турында әңгәмә үткәрелде, "Кыюрак, тизрәк, ераграк" дип аталган ярыш оештырылды. Төшке аштан соң укучылар спорт төрләре турында мултьфильм карадылар
-
17 июнь - Диңгез көне 17.06.2017
17 июнь - Диңгез көне. Бүген сәяхәтебезне диңгезләр буенча дәвам иттек. Россия территориясендәге диңгезләр белән таныштык, "Ак көймә" хәрәкәтле уенын өйрәндек. Малайлар катнашында Рыцарьлар бәйгесе үтте. 2 командага бүленеп, малайлар җитезлек, тапкырлык, көчлелек буенча сынаулар үтте.ә кызлар җанатарлар булып аларга көч биреп тордылар.Молодцы, малайлар, СЕЗ БУЛДЫРАСЫЗ!!! -
16 июнь - Чәчәкләр көне! 16.06.2017

...Үссен матур чәчәкләр
Гел кояшка үрелеп
Балкып торсын җиребез
Яшеллеккә төрелеп...
Бүген бездә “ Чәчәкләр – тормыш яме” исемле бәйрәм уздырылды. Укучылар берсеннән берсе матур чәчәк бәйләмнәре җыйдылар, рәсемнәр ясадылар.
-
15 июнь - начар гадәтләргә - "юк"! 15.06.2017

Начар гадәтләр күп төрле була. Олылар тәмәке тарталар, аракы эчәләр, наркотиклар кулланалар. Балаларның да начар гадәтләре була. Мәсәлән, кечкенә балалар борыннарын актаралар. Кайбер яшүсмерләр төкерә-төкерә сөйләшәләр, урамда ашап яисә ямьсез итеп сагыз чәйнәп йөриләр... Начар гадәтләрне булдырмау өчен укучылар белән тәрбия сәгатьләре уздырылды, рәсемнәр ясалды.
-
14 июнь - Туган авыл көне 14.06.2017

Бүгенге сәламәтлек минутлары "Минем көндәлек режимым" темасы астында үтте. Укучылар белән "Авылым чишмәләре" темасына әңгәмә үткәрелде, аннары укучылар әйдәманнары белән чишмә янына бардылар, дару үләннәре җыйдылар. Төшке аштан соң көн күңелле уеннар белән үрелеп барды.
-
13 июнь - Бөек Ватан сугышы геройлары көне 13.06.2017

"Минем буем һәм авырлыгым" темасына cәламәтлек минутлары узды. Аннан "Авылым геройлары" презентациясе карадык. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз белән таныштык, һәйкәл тирәсе чистартылды һәм чәчәкләр салынды.
-
12 июнь - Россия көне 12.06.2017

12 июнь - Россия көне! Шушы форсаттан файдаланып, укучылар белән туган илебез, дәүләтебез турында сөйләшенде, презентацияләр күрсәтелде. Укучылар асфальтка Россия көненә багышланган рәсемнәр ясадылар, кызыклы уеннар уйнадылар.
-
11 июнь - Көлке көне 11.06.2017
«Көлегез, көлегез! Файдасы күп, белегез!”Лагерьда көлке көне игълан ителде. «Көлегез, көлегез! Файдасы күп, белегез!” исеме астында укучылар үзләре яраткан әкият геройлары ярдәмендә яңа әкиятләр уйлап чыгарып, сәхнәләштерделәр. Көн бик күңелле үтте.









