муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 277 278 ( 279 ) 280 >>
-
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе
25.08.2017
Татарстанда һәм районыбызда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика акциясе старт алды. Акция балалары беренче сыйныфка баручы мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү максатында хәйриячеләр игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
-
Татар конгрессы кунаклары - мәктәптә 06.08.2017

Бүген безнең җирлектә Татар конгрессы делегатлары кунак булды. Алар татар авылы өйләренә таралыштылар, җирлекнең яшәү рәвеше белән таныштылар. Мәгариф, мәдәният учреждениеләренең эшен күзәттеләр. Мәктәптә аларны укучылар һәм укытучыларыбыз, техник хезмәткәрләр махсус төзелгән программа буенча кунак иттеләр. Алар өчен мәктәбебез укучылары авылдаш язучыбыз Г.Бакирның “Сабый чак истәлекләре” әсәрен сәхнәләштерделәр, кунакларга тәкъдим иттеләр. Делегатларга әлеге күренешләр бик ошады. Алар мәктәп музее, бакча белән таныштылар, изге теләкләрен әйттеләр. Соңыннан истәлеккә фотога төштеләр.
-
Мәктәп яңа уку елына әзер
28.07.2017
28 нче июль көнне район хакимияте, мәгариф идарәсе, янгын күзәтчелеге, газ идарәсе, Роспотребнадзор, район эчке эшләр бүлеге, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе һ.б. оешма вәкилләреннән торган махсус комиссия мәктәпнең яңа уку елына әзерлеген тикшерде. Комиссия мәктәпнең әзерлегеннән канәгать булып китте.
-
Яңа уку елына әзерлек
24.07.2017
Мәктәпнең укытучылар коллективы, техник хезмәткәрләр мәктәпне яңа уку елына әзерлек эшләрен башладылар. Хәзерге вакытта класс-коридорларны чистарту, территорияне тәртипкә китерү эше алып барыла.
-
Мәктәп бакчасында
17.07.2017
Мәктәп бакчасына укучылар көче белән бик күп яшелчәләр утыртылды. Хәзерге вакытта укучылар түтәлләрдәге чупләрне утыйлар, яшелчәләргә су сибәләр.
-
Аттестат тапшыру тантанасы 23.06.2017
23 нче июнь көнне мәктәбебездә 9 нчы сыйныф укучылары өчен аттестат тапшыру тантанасы булып узды. Укучыларыбыз имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, кулларына аттестат алдылар. Укучыларга мәктәп директоры Хәбибуллин Ф.М. изге теләкләрен юллады. Шулай ук укучыларыбызны беренче укытучылары, фән укытучылары һәм әти-әниләре котлап, иң матур теләкләрен җиткерделәр. -
21 июнь - Лагерь белән саубуллашу көне! 21.06.2017
Сау бул, "КОЯШКАЙ!"Лагерьның соңгы көне килеп җиткәнне сизми дә калганбыз бит! 21 көн истәлекләргә, күңелле вакыйгаларга бик бай булды:экскурсияләр, спорт ярышлары, музыкаль уеннар, "дөнья тирәли сәяхәт" ...Лагерьда укучыларның сәламәтлеген ныгыту, физик үсешен, иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә зур игътибар бирелде. Бүген лагерьне ябу тантанасында укучылар концерт куйды: җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, баянда уйнадылар, биеделәр. Каникулның калган көннәре дә файдалы, имин, мавыктыргыч үтсен дигән теләкләр белән саубуллаштык. -
20 июнь - Без объективта! 20.06.2017

Бүгенге сәламәтлек минутларын "Кояш, һава һәм су" исеме астында үткәрдек. Төшке ашка кадәр кызыклы уеннар уйнадык, кроссвордлар чиштек. Төшке аштан соң укучылар белән табигать кочагында фотосессия ясадык, аннары, шул фотосурәтләрдән альбом ясап, проектордан карадык. Укучылар бүгенге көннән бик канәгать калдылар.
-
19 июнь -Туган көн бәйрәме! 19.06.2017

Җәйнең матур көннәрендә
Син дөньяга килгәнсең.
Әтиеңә, әниеңә
Сөенеч китергәнсең...
-
18 июнь - Спорт көне 18.06.2017

Бүгенге сәламәтлек минутлары "Түтәлдәге витаминнар" исеме астында утте. Укучылар белән спорт, сәламәт яшәү рәвеше һәм танылган Россия спортчылары турында әңгәмә үткәрелде, "Кыюрак, тизрәк, ераграк" дип аталган ярыш оештырылды. Төшке аштан соң укучылар спорт төрләре турында мултьфильм карадылар









