муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 261 ( 262 ) 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Рамил Курамшин исемендәге VI республика баянчылар һәм гармунчылар конкурсы 11.01.2018

Рамил Курамшин – татар баян музыкасын үстерүдә фидакарьләрчә хезмәт итүче баянчыларның берсе.
Күптән тугел Арча балалар сәнгать мәктәбендә Рамил Курамшин исемендәге VI республика баянчылар һәм гармунчылар конкурсы узды. Әлеге мәртәбәле конкурста мәктәбебезнең 4 нче класс укучысы Минһаҗев Самат та катнашты. “Баян” номинациясендә 12 яшькә кадәргеләр арасында Самат Минһаҗев 1 нче урынга лаек булды. Саматны һәм аның баян укытучысы Гайнуллин Б.М. зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Батырлар онытылмый 10.01.2018

Укучылар тарафыннан бик күп изге эшләр башкарыла. Каникул вакытында авылдашларыбызның сугыш вакытында төшкән фотоларын барласалар, бу юлы "Мөстәкыйль балалар" төркеме активистлары һәйкәл янын кардан чистарту эшендә катнаштылар.
-
Барыбыз да чаңгыга! 05.01.2018

Бүген "Барыбыз да чаңгыга! акциясенә кушылып, мәктәбебез укучылары һәм укытучылары массакүләм чаңгы шууда катнашты. Күңел күтәренкелеге алып, чаңгы эзе буйлап барыбыз да рәхәтләнеп шудык, бергәләп фотога да төштек.
-
Имтиханнарга әзерлек 04.01.2018

Каникул көннәрендә 9 нчы класс укучылары график буенча консультацияләргә йөриләр. Бүген алар рус теле фәненнән төрле катлаулылыктагы биремнәр эшләделәр.
-
Саф һавада күңелле 03.01.2018

Кыш - тылсымлы вакыт. Кыш - хуш исле чыршылар, күңелле бәйрәмнәр вакыты. Зарыгып көткән кышкы каникул көннәрендә балалар чана-чаңгыда шуалар, кар атышып уйныйлар, тәгәрәтеп, Кар бабай ясыйлар. Саф һавада күмәк уеннар белән ялларын күңелле уздыралар.
-
Чыршы бәйрәме 27.12.2017

26 декабрь көнне мәктәбебезнең 9 сыйныф укучылары Солтанова Камилә һәм Мөхәрләмов Айдар Арча районы администрация башлыгының чыршы бәйрәмендә катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Акция «Подари чудо» 26.12.2017

21 декабря члены отряда «Ritm» проводили акцию «Подари чудо». Ребята побывали в детском саду «Лейсан», подарили детям подарки, вместе с ними выучили песни. Поздравили всех учителей и учащихся с Новым годом, подготовили своими руками новогодние игрушки. Все, кто участвовал в акции, остались довольные.
-
Китаплар сайлыйбыз 23.12.2017

Укучылар каникулга таралыр алдыннан бүген авыл китапханәсе мөдире Гайнуллина А. укучылар белән очрашты һәм аларга бик күп татар һәм рус телләрендә матур әдәбият китаплары тәкъдим итте.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 22.12.2017
Исәнме, чыршы, исәнме,Яңа ел килеп җитте.Күңелле чыршы бәйрәменБалалар сагынып көтте.Әнә шундый матур шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, күңелле биюләрен биеп бәйрәм итте бүген укучыларыбыз. Башта Яңа елны бик яхшы билгеләренә генә укып каршылаган, төрле олимпиадаларда, класстан тыш чараларда, конкурсларда, спорт ярышларында актив катнашкан укучыларыбыз бүләкләнде. Кыш бабай һәм Кар кызы катнашу бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Алар мәктәп тирәсен сыннар белән бизәүдә, Яңа ел уенчыларын матур итеп ясауда актив катнашкан классларны төрле номинацияләрдә бүләкләде. Бизәлгән чыршы тирәсендә укучылар төрле әкият геройлары булып уйнадылар, тамаша күрсәттеләр. Шушы кичәне әзерләүдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Кар сыннары 20.12.2017

Яңа ел бәйрәме якынлашуга, мәктәп тирәсе ел саен кардан ясалган сыннар белән бизәлә. Быел да укучылар һәм укытучылар фантазияләрен эшкә җигеп, төрле әкият геройларыннан матур мәйданчык ясап куйдылар. Молодцы!









