муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 ( 267 ) 268 269 270 >>
-
"Без бергә" фестиваленең зона этабы 19.03.2018

Бүген Урта Курса авыл мәдәният йортында "Без бергә" фестиваленең зона этабы үтте. Бәйгегә Сеҗе, Сикертән, Курса Почмак, Урта Курса мәктәпләренең иң талантлы балалары җыелды. Нәни артистлар хореография, вокал, нәфис сүз номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Афәрин!
-
"Авыл хатын-кызы"- рәсемнәр бәйгесе 17.03.2018

Бүген мәктәптә "Авыл хатын-кызы" районкүләм бәйгесенә иҗат ителгән рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Иң яхшы дип саналган эшләр район этабына җибәрелде.
-
Тимер юлларда сак бул! 16.03.2018

Укучыларны тимер юлларда һәм тимер юл транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру максаты белән 7 нче сыйныфта "Тимер юлларда сак бул!" дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде.
-
ПОЛОЖЕНИЕ о проведении XVIII Открытого республиканского телевизионного молодежного фестиваля эстрадного искусства «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК 2018» 16.03.2018

-
«Сандугач-Соловей» V Халыкара вокалистлар конкурсы 14.03.2018

2-3 мартта Казан дәүләт мәдәният институтында Татарстанның һәм Россиянең Халык артисты, профессор Венера Ганиева җитәкчелегендә «Сандугач-Соловей» V Халыкара вокалистлар конкурсы узды. Анда Мәскәүдән, Кытайдан, Башкортстаннан, Мари-Эльдән, Архангельск, Яр Чаллы һәм башка бик күп төбәкләрдән 300 дән артык бала катнашты. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе түгәрәгенең филиалына йөрүче 3 нче класс укучысы Закирҗанов Кәрим (укытучысы Гайнуллин Булат Марсель улы) III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Ул кубок, диплом һәм истәлекле буләк белән бүләкләнде.
-
#Мәрхәмәтле Татарстан. Халыкара елгаларны саклау көне 14.03.2018
“Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында 5 нче класста сулыкларны саклау буенча класс сәгате үтте. Заводлардан аккан суның елгаларны пычратуы, кешенең чүпне кая туры килсә шунда атуы, нефтьнең түгелүе нәтиҗәсендә, су хайваннарының һәлак булуы турында сөйләшенде. Авыл хуҗалыгы өчен елгалардан, дингезләрдән су алу аларның кибүенә китерә. Укучылар үзләре дә чыгыш ясадылар, фикерләре белән уртаклаштылар. -
Көрәш ярышында 13.03.2018

10 мартта Шушмабаш урта мәктәбендә “ Северный” хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин призына 2006 елда туган һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге малайлар арасында милли көрәш буенча ярыш узды. Анда 70 тән артык яшь спортчы катнашты. Мәктәбебез укучылары да әлеге ярышта актив катнашты. 36 кг кадәр үлчәүдә 5 нче класс укучысы Гатауллин Радик 2 нче урынны, 7 нче класс укучысы Хөснетдинов Данис 1 нче урынны яулады. Яшь көрәшчеләрне, аларның тренерлары Әхмәдиев М.Г. җиңүләре белән котлыйбыз, алдагы ярышларда да уңышлар, сәламәтлек телибез.
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН, #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН.«Слово есть поступок». Л.Н. Толстой 13.03.2018
13 марта учителя литературы Гимадиева Г.Н. и Юнусова Р.К. организовали громкие чтения поучительных рассказов Л.Н. Толстого.За несколько дней до мероприятия дети получили домашнее задание - прочитать рассказы для детей Л.Н. Толстого. Учащиеся прочитали вслух отрывки из произведений писателя. При обсуждении прочитанных рассказов: «Зерно с куриное яйцо», «Филиппок», «Подкидыш», «Птичка», «Котенок», ребята самостоятельно выявили качества главных героев, оценили их поступки, осмыслили проблемы и поставили себя на место героя. Все рассказы писателя пронизаны любовью к детям, особенно крестьянским, они бесхитростны и просты.В конце мероприятия Гимадиева Г.Н. провела литературную викторину по творчеству Л.Н. Толстого. -
“Бәхет чишмәсе” 10.03.2018
Тәрбиянең кайсы гына өлкәсен алып карасаң да, ул хезмәт белән тыгыз бәйләнгән. Хезмәт – куәтле тәрбия көче. Әгәр хезмәт балаларның рухи дөньясына үтеп керсә, дуслык һәм иптәшлек шатлыгы бирсә, башкарган хезмәтләренә карата канәгатьлек хисләре уятса, тырышлык һәм кызыксынучанлык үстерсә, аларда авырлыкларны җиңеп чыгу шатлыгы тудырса, әйләнә-тирә дөньяда яңадан-яңа матурлыклар ачса, хезмәт әнә шул вакытта бөек тәрбияче була да инде.7 нче март көнне 2 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары Хәкимҗан Халиковның “Бәхет чишмәсе” әкиятен сәхнәләштерде. Алар бәхетнең хезмәттә икәнлегенә төшенделәр. -
Кызлар-йолдызлар 07.03.2018

Бүген мәктәптә 8 Март бәйрәме уңаеннан 6-9 нчы класс кызлары арасында уен-ярыш узды. Кызлар төрле номинацияләрдә көч сынаштылар, үзләренең булганлыкларын, уңганлыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр. Уен азагында дуслык җиңде. Афәрин, кызлар!









