муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 ( 268 ) 269 270 >>
-
"Әлифба бәйрәме" 06.03.2018
Әлифба, әлифба беренче битеңнеАчкан көн хәтердә – зур бәйрәм шикелле...Бүген бездә “Әлифба бәйрәме”. Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәни дусларыбыз беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр.Әлифба бәйрәме – укучыларның ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы ул. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, язарга өйрәнү, саннарны, алар белән беренче гамәлләрне эшләү җиңел булмады. Ләкин алар югалып калмады, тырышып белем нигезләрен үзләштерде. Бүгенге бәйрәм - ул укучыларның да, беренче укытучының да, әти-әниләрнең дә уртак хезмәт җимеше.Туган теленең хәзинәсен бала шушы игелекле китап ярдәмендә ача башлый. Соңрак кеше нинди генә югары дәрәҗәләргә ирешмәсен, аның юл башында - Әлифба китабы!Укырга да өйрәттең, язарга да өйрәттең,Син кадерле, син туган телемнең алтын ачкычы!Бәйрәмгә әниләр һәм башлангыч сыйныф укучылары чакырылды. Сыйныф җитәкчесе - Минһаҗева Чулпан Марселевна. -
Волейбол ярышы 05.03.2018

3 нче март көнне "Арча" спорткомплексында 2002-2003 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча Арча районы беренчелегенә ярышлар булды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең кызлар командасы катнашты. Киеренке ярышта кызларыбыз 2 нче урынны яулады. Команда уенчылары: Солтанова К., Мингазова И. Бикбаева А., Бакирова Д., Зәйнетдинова Э., Хөснетдинова И., Габидуллина Г., Нуруллина И. Ярышларга команданы тренер Насыйбуллина А.Ф. әзерләде. Афәрин, кызлар! Сезгә алдагы ярышларда да җиңүләр насыйп булсын!
-
"ГТО ны гаилә белән" 03.03.2018

Бүген гаиләләр арасында "ГТО ны гаилә белән" дип аталган уеннарның мәктәп туры узды. Гаиләләр чаңгыда йөрү, озынлыкка сикерү, турникта тартылу, этелү кебек ГТО төрләре буенча көчләрен сынадылар. Әлеге ярыш гаиләләр арасындагы дуслыкка корылган иде.
-
Батыр кем ул? - класс сәгате 27.02.2018
Хәрби патриотик айлык кысаларында 5, 7нче сыйныф укучылары белән яшь буынга батырлык турында аңлату, батыр булырга өйрәтү, батырлык үрнәкләре бирү, батырларга хөрмәт тәрбияләү максатыннан " Батыр кем ул? Ничек батыр булырга?" темасына класс сәгате үтте. -
Ф.Гәрәфиев истәлегенә уздырылган чаңгы ярышы 24.02.2018
24 нче февраль көнне Арча районында легендар чаңгычы Фәнил Гәрәфиев истәлегенә багышлап уздырылган чаңгы ярышында безнен мәктәп укучылары үзләрен көчле чаңгычылар исемлегенә керттеләр.Мәктәбебезнең укучылары: Бикбаева Алия (6 кл), Гатауллин Радик (5 кл), Бакирова Диләрә (7 кл), Гайнуллина Зилә (7 кл), Яруллин Дәниф (7 кл), Закирҗанов Әлфис (7 кл), Мингазова Илүзә (9 кл), Бикбаева Адилә (8 кл), Зәйнетдинов Илмир (8 кл ) катнашкан Урта Курса мәктәбе командасы данлыклы 2 нче урынны яулады. Мәктәп командасын ярышка физик тәрбия укытучысы Мингазов Марсель Вәдүт улы әзерләде. Афәрин, егетләр, кызлар! Сезгә алга таба да укуыгызда, эшегездә, ярышларда уңышлар телибез. -
"Иң көчле егет" 22.02.2018

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан һәм патриотик айлык барышында 5-9 нчы класс малайлары арасында "Иң көчле егет" бәйгесе узды. Малайлар спортның төрле төрләре буенча көчләрен сынадылар, көчлелектә, җитезлектә үзара ярыштылар. Мәктәпнең "Иң көчле егете" булып 7 нче класс укучысы Вәлиев Илмир танылды. Афәрин, Илмир!
-
Бөек математиклар 22.02.2018

Математика атналыгы кысаларында бүген 6 нчы һәм 7 нче сыйныф укучылары арасында “Бөек математиклар” исеме астында кичә узды. Анда укучылар атаклы математиклар турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар тупладылар, презентация карадылар, иптәшләренең чыгышларын тыңладылар, сорауларга җаваплар бирделәр.
-
21 февраль - халыкара туган тел көне 21.02.2018
21 нче февраль - Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне.1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО туган телгә игътибар бирү, дөньяда телләрнең әһәмиятен күрсәтү һәм ана теленә сак караш тәрбияләү максатыннан, 21 февральне - бөтендөнья туган тел көне дип игълан итә. Әлеге истәлекле дата уңаеннан бүген классларда әңгәмәләр үткәрелде, 7-8 нче класс укучылары катнашында "Тел - безнең байыгыбыз" исеме астында әдәби викторина уздырылды.Телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез саклансын өчен безгә үзебезнең тарихыбызны белергә, хөрмәт итәргә кирәк. Бәйге зирәк укучыларыбызны билгеләргә ярдәм итте. -
"Офицерлар" фильмын карау 20.02.2018

Хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында мәктәбебездә 5-9 нчы класс укучылары өчен "Офицерлар" дигән нәфис фильм күрсәтелде. Вакыйгалар 1920-1960 нчы елларда бара. Әлеге фильм үрнәгендә укучыларга батырлык төшенчәсе аңлатылды. Егетләрнең батырлыгы, максатка нык омтылышы безгә һәрчак үрнәк булсын!..
-
Г.Тукай шигырьләренә иллюстрацияләр 20.02.2018

21 нче февраль - Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатыннан башка татар телен күз алдына да китерүе кыен. Халыкара туган тел көне уңаеннан 2 сыйныф укучылары Г.Тукай шигырьләренә иллюстрацияләр ясадылар.









