муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 261 262 263 264 ( 265 ) 266 267 268 269 270 >>
-
Классный час на тему «История возникновения юнармии и её роль в современном мире» 23.11.2017

В рамках месячника «Юнармия» в 9 классе был проведен классный час на тему «История возникновения юнармии и её роль в современном мире».
-
Волейбол ярышы 22.11.2017
Һәр баланың күңелендә патриотизм хисе, батырлык, кыюлык тәрбияләү, сәламәтлек юлдашы булган спорт белән кызыксындыру максатыннан спортзалда һәрвакыт төрле хәрәкәтле уеннар, ярышлар уздырыла. 5-6 нчы класслар арасындагы уздырылган чираттагы волейбол ярышларында да укучылар теләп катнашты. -
Батыр булу серләре 20.11.2017

Юнармия айлыгы кысаларында 7 нче сыйныф укучылары батырлык темасына сөйләшүне дәвам иттеләр. Мәктәп китапханәсендә батырларга багышланган китаплар, күргәзмә белән таныштылар.
-
"Дус сыйныф серләре" ата-аналар комитеты бәйгесе 17.11.2017

Бүген Арча шәһәренең 6 нчы номерлы мәктәбе – Казан арты милли мәгариф үзәгендә Республикакүләм “Дус сыйныф серләре” ата-аналар комитеты бәйгесенең муниципаль туры үтте. Мәктәпнең 7 нче сыйныфы ата-аналар комитеты тарафыннан әлеге бәйгегә күргәзмә әзерләнде, ата-аналарның һәм укучыларның чыгышы, презентация тәкъдим ителде. Бәйгенең муниципаль турында актив катнашучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.
-
“Батырлыкта матурлык” темасына класс сәгате 16.11.2017

16 нчы ноябрь көнне Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбе укучылары белән “Батырлыкта матурлык” темасына класс сәгате үткәрелде. Укучылар батырлык юлы кайда, кайчан башлана дигән сорауга җавап эзләделәр. Соңыннан батырлык темасына багышланган рәсемнәр ясадылар, күргәзмә оештырылды.
-
“Сәламәт ана-сәламәт бала!”акциясе 16.11.2017

Мәктәптә “Сәламәт ана-сәламәт бала!”акциясе үткәрде. Акциядә кечкенә сыйныф укучылары да теләп катнашты: алар әниләргә бүләк әзерләде, гаилә темасына рәсемнәр ясады. “Ritm” мөстәкыйль балалар отряды әниләр белән әңгәмәләр уздырды, аларга матур теләкләр язылган кечкенә йөрәкләр тапшырды.
-
Всемирный день - Вторичной переработки 15.11.2017

15 ноября в школах прошли экскурсии, в которых учащиеся познакомились с проблемами переработки мусора и сбора вторичного сырья. Задача экскурсий – изменить отношение к проблеме граждан, большинство из которых полагает, что она сама собой решается после того, как бытовые отходы попадают в контейнер для сбора мусора.
-
Күңелле стартлар 13.11.2017

13 нче ноябрь көнне 7 нче класс укучылары белән “Күңелле стартлар” ярышы үткәрелде. Укучылар бу уеннарны көтеп алалар, бик теләп катнашалар. Егетләр бу юлы да үзләрен җитезлектә, кызулыкта һәм тапкырлыкта сынадылар. Батыр булу өчен әлеге сыйфатларның әһәмиятле булуына инандылар.
-
"Мин - Россия гражданины. Минем хокукларым һәм бурычларым" темасына сыйныф сәгате
11.11.2017
1,3 нче сыйныф укучылары белән "Мин - Россия гражданины. Минем хокукларым һәм бурычларым" темасына сыйныф сәгате үтте.Кешенең хокуклары – кеше тугач та бирелә торган хокуклар. Кешенең төп хокукларын куллана алу мөмкинлеге аның жәмгыять һәм дәүләт алдындагы бурычларын утәве белән тыгыз бәйләнгән. Кешенең хокуклары белән беррәттән бурычлары да бар. Шушы төп төшенчәләрне билгеләүче докумен - ул ДӘҮЛӘТ КОНСТИТУЦИЯСЕ.Конституция – ул дәүләтнең төп законы. Җәмгыять һәм дәүләт төзелешен сайлау системасын оештыручы, дәүләт органнарының төп принципларын һәм эшчәнлекләрен билгеләүче, төп хокукларны һәм бурычларны ныгытучы. Шушы нигездә язылган кануннар: үз үзеңне тоту, җәмгыять һәм кеше, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр, иҗтимагый һәм милек мөнәсәбәтләре. Укучыларга ГРАЖДАНИН төшенчәсе турында мәгълүмат бирелде.Укучылар презентация карадылар һәм группаларга бүленеп хокуклар һәм бурычларны билгеләделәр, тормыштан мисаллар китерделәр. Сыйныф сәгате файдалы, эшлекле һәм кызыклы узды.
-
Ут дус та, дошман да 10.11.2017

10 нчы ноябрь көнне 4 нче сыйныф укучылары белән “Ут дус та, дошман да” дигән темага тәрбия сәгате уздырылды. Дәрестә укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре аңлатылды. Утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәла-казалар сәбәпчесе булуы, “Янгын-зур фаҗига” икәне укучыларга хикәяләр,шигырь, мәкальләр аша төшендерелде, анализланды. Укучылар ут һәм көнкүреш приборлары белән ничек сак, дөрес эш итү турында фикер алыштылар.









