муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << ( 261 ) 262 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
18 июнь - "Хәтер һәм матәм көне" 18.06.2018

Бүген "Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый" девизы астында укучылар "Чиста обелиск" акциясендә катнаштылар.
-
"Әкияттә кунакта" 17.06.2018

Бүген лагерьда безнең тема - "Әкияттә кунакта". Отрядлар арасында әкиятләрне белү һәм сәхнәләштерү буенча конкурс оештырылды. Аннары Г. Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү буенча үзебезне сынадык..
-
"Син үзеңне беләсеңме?" 16.06.2018

16 июнь - "Син үзеңне беләсеңме?" - үзеңнең физик мөмкинлекләрең, белемең, иҗади осталыкларыңны сынау көне.
-
15 июнь - "Сәламәтлек көне" 15.06.2018

"Яшь буын сәламәт яшәү рәвеше сайлый" темасына әңгәмә узды, начар гадәтләрне куллануга каршы пропаганда чаралары үткәрелде. Отряд газеталары, рәсемнәр, шигырьләргә конкурс оештырылды.
-
14 июнь - "Минем туган авылым" 14.06.2018

"Сәламәтлек минутлары" көндәлек режим темасына багышланды. Саф һавада уеннардан соң туган авылыбыз урамнары буйлап сәяхәткә чыктык. Чишмәләрне карадык, изгеләр чишмәсенең тирә-ягын чүп-чардан чистарттык, чишмә тирәсендә дару үләннәре җыйдык.
-
13 июнь - "Янгын куркынычсызлыгы көне" 13.06.2018

Балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үтте. Аннары бергәләшеп бу темага карата "Кошкин дом" мультфильмын карадылар.
-
12 июнь - Россия көне. 12.06.2018

Укучылар белән "Россия -минем Ватаным!" темасына әңгәмә үтте. Россия символлары, Россиянең истәлекле урыннары буенча виртуаль сәяхәткә бардык. "Һәрвакыт булсын кояш! темасына рәсемнәр конкурсы үтте.
-
Походта 11.06.2018

Җәйге табигать искиткеч матур. Авылыбызның гүзәл урыннарын, киң болыннарын күреп соклану өчен бүген походка чыктык. Уеннар уйнадык, рәхәтләнеп күңел ачтык.
-
"Юлда йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш!" 10.06.2018

Бүген укучылар белән юлда йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үтте. Бергәләшеп "Смешарики" мультфильмын карадылар. Юл кагыйдәләре буенча интеллектуаль уен үтте, темага карата рәсемнәр ясалды.
-
Мистер һәм миссны билгеләү көне. 09.06.2018
Бүген лагерьның мистеры һәм миссын билгеләү көне. Шулай ук сәламәтлек минутлары үтте, интеллектуаль марафон үткәрелде. Малайлар һәм кызлар бик тырышып ярыштылар. Җиңүчеләр булып Закирҗанов Кәрим һәм Гатауллина Ризәлә табылды.









