муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 261 262 ( 263 ) 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Әтнә дәүләт драма театры бездә кунакта 15.05.2018

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры коллективы укучыларга "Кәҗә белән Сарык маҗарасы" исемле спектакль тәкъдим итте. Сәхнә бизәлеше, костюмнар, әкият геройлары, җырлы-биюле тамаша укучыларга бик ошады. Әлеге театр коллективына зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Волейбол ярышларында сынатмыйбыз 14.05.2018

12 нче май көнне мәктәпнең 2006-2007 нче елгы яшүсмерләрдән торган командасы Кукмара районының "Зилант" спорткомплексында узган волейбол ярышында катнашты. Нәтиҗәләр куанырлык: команда лаеклы рәвештә 2 нче урынны яулады. (Тренерлары Насыйбуллина А.Ф., Гарифуллин Г.В.)
Шушы ук көнне "Арча" спорткомплексында кызлар арасында волейбол ярышлары үтте. Мәктәбебезнең кызлар командасы да бу ярышта сынатмады, 3 нче урынны алды. (Тренерлары Насыйбуллина А.Ф., Мингазов М.В.) Афәрин, егетләр, кызлар! Аларга алдагы ярышларда да сезгә җиңүләр телибез.
-
Ачык ишекләр көне 11.05.2018

Бүген 8-9 нчы класс укучылары «Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте» ндә ачык ишекләр көнендә катнаштылар. Әлеге уку йорты турында аларга тулы мәгълүмат җиткерелде. Укучылар төрле кабинетларда булдылар, материаль-техник база белән таныштылар.
-
Үлемсез полк 08.05.2018

Укучылар шарлар, чәчәкләр, транспарантлар, бабаларының, авылдашларыбызның фотоларын тотып "Үлемсез полк" акциясенә кушылдылар. Тантаналы төстә атлап, һәйкәл янына килделәр.
-
Бөек Җиңүгә-73 ел. Тантаналы митинг. 08.05.2018

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан бүген авылдашлар истәлегенә салынган һәйкәлгә венок салынды һәм авыл мәдәният йортында тантаналы митинг үтте. Укучылар тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын котлап чыгыш ясадылар. Бәйрәм концерты ветераннар хөрмәтенә әзерләнгән табын янында дәвам итте.
-
Профориентация 07.05.2018

Бүген Арча агро сәнәгать көллиятеннән килгән педагоглар мәктәпнең 8-9 нчы класс укучылары белән очраштылар. Укучыларга көллият турында, укырга керү шартлары, белгечлекләр турында тулы мәгълүмат бирелде.
-
Агач утырту көне 05.05.2018

Тирә-якны яшеллеләндерү максатыннан уздырылган агач утырту акциясендә бүген укучылар да катнашты. Алар барлыгы 600 төп яшь үсенте утыртты.
-
Мәктәп янында өмә 04.05.2018

Бүген мәктәп тирәсе җыештырылды. Өмәдә барлык укучылар да актив катнашты.
-
Арчада волейбол ярышы 28.04.2018

28 нче апрель көнне "Арча" спорткомплексы спортзалында 2006-2007 нче елгы яшүсмерләр командалары арасында волейбол буенча ачык турнир үтте. Әлеге ярышта Теләче, Биектау, Кукмара районнарыннан да командалар катнашты. Безнең мәктәп командасы составында Абдуллин Илсаф, Ахунҗанов Айзат, Гатауллин Радик, Зәйнетдинов Илмир, Мингазов Камил, Шагниев Рәмзил, Шәфигуллин Камил, Яруллин Рәниф уйнады. Бик киеренке уенда команда (тренеры - Насыйбуллина А.Ф.) призлы 2 нче урынны яулады. Команда уенчыларын, аларның тренерларын зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Г.Тукай шигырьләре - үлемсез 27.04.2018
Яз һәм Тукай…Гел янәшә атлыйШау чәчәккә төреп җиһанны.Язлар белән җирдә яшәү туа,Тукай белән шигъри моңнары.Күпме буын “Туган тел”ен тыңлый,Моңайганда-көйләп юана…Әкиятен, шигырьләрен укыпБик күп сабый бала куана.Әйе, без дә бүген сөекле Тукаебызны һәм аның иҗатын ихлас яратуыбызны шигырьләр, җырлар аша аңлаттык. Мәктәптә 1-8 нче класс укучылары арасында Г.Тукай шигырьләрен сәнгатьле сөйләүчеләр конкурсы үтте. Шулай ук Тукай сүзләренә язылган җырлар да яңгырады.









