муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 261 262 263 264 265 ( 266 ) 267 268 269 270 >>
-
Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел 07.11.2017

Мәгълүм булганча, быел 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел булды. Безнең барлык эш-гамәлләребез Татарстан Конституциясе кысаларында алып барыла. Ул төп закон буларак, республикабызның барлык халкы өчен хокукый гына түгел, әхлакый кыйбла да булып санала. Шуңа без аны тирәнтен өйрәнергә тиеш. Укучыларга бүген әнә шулар хакында кабат аңлатылды һәм Конституция кабул ителү тарихын чагылдырган видеофильм күрсәтелде.
-
Посещение Национального музея Республики Татарстан 06.11.2017
3 ноября 9 класс вместе с классным руководителем учителем русского языка и литературы, а также учителем истории посетил Национальный музей Республики Татарстан. Эта экскурсия дала возможность больше узнать об истории родного края, увидеть интересные экспонаты.Национальный музей Республики Татарстан – один из старейших музеев России, он был основан как Казанский городской научно-промышленный музей в 1894 году.Торжественное открытие музея для публики состоялось 5 апреля 1895 года.Больше всего учеников заинтересовали предметы, найденные в результате раскопок: каменное, бронзовое и железное оружие и орудия труда, глиняная посуда (в том числе греческие амфоры и пифосы (глиняные кувшины), различные украшения (серьги, браслеты, ожерелья, кольца, подвески).Наш экскурсовод подчеркнул, что ряд находок имеет мировое значение.В целом всем очень понравилась экскурсия в национальный музей , ученики узнали так много нового о своем крае, о его прошлом. -
Имтиханнарга әзерлек 02.11.2017
Көзге каникул көннәрендә 9 нчы сыйныф укучылары һәр көнне имтиханнарга әзерләнү өчен мәктәпкә киләләр. Рус теле, татар теле, математикадан сынап карау биремнәрен эшлиләр. -
Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне 30.10.2017

30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. “Халык дошманы”, “Халык дошманы баласы” дигән тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирмәгән, һәркөнне җәберләүләргә дучар итеп торган. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән.
-
Көрәш турниры 29.10.2017

28 октябрь көнне «Арча» спорт комплексында танылган ветеран көрәшче Мортазин Фәргәт истәлегенә 2002-2003 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Республикакүләм турнир уздырылды. Турнирга күрше-тирә районнарның (Әтнә, Балтач, Теләче, Кукмара, Биектау, Саба, Арча) көрәшче малайлары җыелды. Бу турнирда мәктәбебездән Вәлиев И. (6 кл.), Нурисламов Р. (9 кл.), Мөхәрләмов А. (9 кл.), Закирҗанов И. (9 кл.) катнаштылар. Үз үлчәү авырлыкларында Нурисламов Р. (9 кл.), Мөхәрләмов А. (9 кл.) җиңү яуладылар һәм икесе дә 1 нче урынга лаек булдылар. Мәктәп данын яклаган егетләребезгә һәм тренерлары Әхмәдиев М.Г. зур рәхмәтебезне җиткерәбез һәм алдагы ярышларда уңышлар теләп калабыз.
-
Республиканский родительский форум 28.10.2017
Республиканский родительский форум «Крепкая семья – основа социализации учащихся: проблемы и тенденции»Место проведения:Международная школа Казани ( ул.Мавлютова, д.5 )Дата проведения:28 октября 2017 года, 10.00-14.00 ч.Уважаемые родители, здесь вы можете задать интересующие вас вопросы: -
Уңыш бәйрәме 27.10.2017
Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, чатнама суыклары белән, яз челтерәп аккан кар сулары, тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизәсә, көзнең матурлыгы ил байлыгында, мул уңышында.Көзнең бер матур көнендә ел саен мәктәбебездә “Уңыш бәйрәме” бәйрәме үткәрелә. Быел да ул бик матур көнгә туры килде һәм бик күңелле үтте. Укучылар үзләренең уңышларын күрсәттеләр: җыр, бию, шигырь сөйләү, тормыштагы кызыклы хәлләрне сәхнәләштерү, газета чыгару һ.б. Бәйрәм вакытында мәктәбебез гөрләп торды.Еллар имин, илнең күге аяз булсын, сабыйларның шат авазы яңгырап торсын! -
Укучылар иҗаты 27.10.2017
Алтын-сары яфракларҖиргә түшәлгән...Алтын-сары яфракларгаНурлар өстәлгән."Уңыш бәйрәме" нә әзерлек алдыннан һәрбер класс газета чыгарды, композиция әзерләде, көзге муллыктан табын әзерләде. -
Коррупциягә каршы көрәштә мин нәрсә эшли алам?» темасына тәрбия сәгате 26.10.2017

26 нчы октябрьда Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбе укучылары белән «Коррупциягә каршы көрәштә мин нәрсә эшли алам?» темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Укучыларга коррупция турында төшенчә бирелде, аның билгеләре белән таныштырылды. Коррупцияне тормыш шартларында таный белергә, коррупция китергән зыянга үз фикереңне белдерә белергә өйрәтелде. Ахырдан “Надо жить честно!” рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды.
-
"Туган якны өйрәнү музее" на экскурсия 25.10.2017

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк диләр. 1, 3 нче сыйныф укучылары әби-бабайларыбызның тормыш-көнкүреше белән танышу өчен мәктәбебездәге "Туган якны өйрәнү музее" нда экскурсиядә булды. Укучылар экскурсоводларның чыгышларын игътибар белән тыңладылар, экспонатларны кызыксынып күзәттеләр, туган авылыбызда туып-үсеп, зур дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләр тормышы белән таныштылар.









