муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 ( 269 ) 270 >>
-
"Туган телем - иркә гөлем" 20.02.2018
Татар теле белән кызыксыну, горурлану хисе уяту, аның матурлыгын тоярга өйрәтү, милли үзаң тәрбияләү максатыннан 5 -6 нчы класс укучылары белән "Туган телем -иркә гөлем" исемле уен-бәйге уздырылды. Укучылар командаларга бүленеп, тапкырлыкларын, фикерләү сәләтләрен ачыкладылар, күп сорауларга җаваплар эзләделәр. Татар халкының күренекле әдипләре, алар әйткән канатлы сүзләр белән таныштылар, эчтәлекле презентацияләр карадылар. -
Туган телеңне онытма! 19.02.2018
Бала тугач та, беренче ана телен ишетә. Шуңа күрә халкыбыз туган тел турында "Иң татлы тел - туган тел, анам сөйләп торган тел", дип әйткәннәрдер дә. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул- Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе- анасы өйрәтә, шул телдә ана бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык теле дип атый.И минем җандай кадерлем,И җылы, тере телем!Кайгылар теле түгел син,Шатлыгым теле бүген.Тик синең ярдәм белән мин,Тик синең сүзләр беләнУйларын йөрәккәемнеңДөньяга әйтә беләм.3 нче сыйныф укучылары Туган тел көне уңаеннан "Туган телеңне онытма!" темасына сочинение яздылар. -
Рәниф - көрәш буенча Татарстан чемпионы! 19.02.2018

15-17 нче февраль көннәрендә Алабуга шәһәрендә 2002-2003, 2004-2005 нче елгы егетләр арасында Татарстан беренчелегенә көрәш буенча ярышлар узды. Бу ярышларда Арча районы командасы да катнашты. Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Нурисламов Рәниф үз үлчәү категориясендә чемпион калды һәм шуның белән Россия беренчелегенә уздырылачак ярышка юллама алды. Шулай ук 9 нчы сыйныфтан әлеге ярышта Закирҗанов Илназ, Мөхәрләмов Айдар катнашты һәм Айдар 3 нче урынны яулады. Аларның тренерлары – Әхмәдиев Марат Госман улы. Җиңүчеләрне зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алдагы ярышларда да аларга җиңүләр насыйп булсын!
-
Күңелле уеннар 19.02.2018

Уеннар - халык иҗаты җимеше ул. Аларны халкыбыз уйлап чыгарган. Кешеләр түгәрәккә тезелеп, төрле уеннар уйнаганнар, күңел ачканнар. Тәнәфес вакытларында укучылар белән дә әлеге уенарның кайберләре уйнатылды, тарихы аңлатылды.
-
Зона мәктәпләре арасында чаңгы ярышы 17.02.2018
17 нче февраль көнне Урта Курса мәктәбендә 3 яшь категориясе буенча зона мәктәпләре арасында чаңгы ярышы уздырылды. Ярышта Курса Почмак, Сеҗе, Сикертән, Урта Курса мәктәпләреннән барлыгы 48 спортсмен катнашты.2006 һәм кечерәкләр арасында кызлардан I урында - Урта Курсадан Алия Бикбаева, II урында - Сеҗедән Рәзилә Тимершәехова, III урында - Сикертәннэн Зәринә Солтанова.Малайлардан: I урында - Урта Курсадан Радик Гатауллин, II урында - Сикертәннән Ранил Мөгинов, III урында - Урта Курсадан Альмир Бакиров.2004-2005 елгылар арасында кызлардан: I урында - Урта Курсадан Диләрә Бакирова, II урында - Урта Курсадан Зилә Гайнуллина, III урында - Курса Почмактан Фидалия Гыйззәтуллина.Малайлардан: I урында - Курса Почмактан Илназ Абзалов, II урында - Урта Курсадан Әлфис Закирҗанов, III урында - Урта Курсадан Яруллин Дәниф.2002-2003 нче елгылар арасында кызлардан: I урында - Урта Курсадан Илүзә Мингазова, II урында - Сеҗедән Камилә Шәймәрданова, III урында - Курса Почмактан Илүзә Нуруллина.Малайлардан: I урында Сеҗедэн Фәннур Бәшәров, II урында - Сеҗедэн Зөфәр Әгъзәмов, III урында - Курса Почмактан Булат Бәшәров.Командалар буенча нәтиҗәләр түбәндәгечә: I урында - Урта Курса мәктәбе; II урында - Сеҗе мәктәбе; III урында- Курса Почмак мәктәбе.Жиңүче укучылар медаль, грамоталар, командалар кубок, грамоталар белән бүләкләнделәр. Зонаара ярышны оештырганы һәм Урта Курса командасын әлеге ярышка әзерләгәне өчен физик тәрбия укытучысы Марсель Мингазовка зур рәхмәтебезне белдерәбез! -
Батырлар йөрәкләрдә саклана. 15.02.2018

Мәктәптә патриотик айлык дәвам итә. Тәрбия сәгатьләрендә Бөек Ватан сугышы, Ватанны саклау темаларына багышланган әңгәмәләр үткәрелә. Сугышта үлгән каһарманнарыбызның исемнәре һәйкәлләргә уеп язылган. Сарай-Чокырча авылында да бар андый һәйкәл. Башлангыч сыйныф укучылары аны һәрдаим карап, чистартып торалар.
-
Әфганстан- хәтер ярасы 15.02.2018

15 нче февраль көнне Әфганстаннан хәрби көчләр чыгарылуның 29 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан 6 сыйныф укучылары белән “Әфганстан- хәтер ярасы” темасына класс сәгате үткәрелде. Музейда туган ягыбыздан әлеге сугышта катнашкан авылдашларның фотолары саклана. Укучылар аларны белән дә таныштылар. Аларга сугышның коточкыч куркыныч мизгелләре турында төшендерелде.
-
Әфганчыларны искә алу 14.02.2018
Чит-ят җирдә киләчәкне раслап,Башын салды япь-яшь солдат.Халык хәтереннәнән һичберкем дәЮа алмас аны, юа алмас.Әфганстанның комлы чүлләре, шәрә таш кыялары, Һәр яшеллектән ут сибәргә торган дошман - болар берсе дә тиз генә онытылмас әле. Тормышның ямен, тәмен дә белмәгән меңнәрчә егет Әфган җирендә батырларча Һәлак булды. Бүген класс сәгатьләрендә укучылар белән Әфганстандагы сугыш, анда хезмәт иткән авылдашларыбыз турында сөйләшү үтте.Без аларны мәңге онытырга тиеш түгел! Мәңгелек дан аларга! -
Өлкәннәргә ярдәм. 13.02.2018

Мәктәпнең тимурчылык отряды членнары ел дәвамында ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм итәләр: йорт яннарын җыештыралар, тәртипкә китерәләр. Соңгы көннәрдә Сарай-Чокырчада яшәүче яшь тимурчылар өлкәннәргә кар көрәүдә булыштылар.
-
Мөрәле авылында чаңгы ярышы 12.02.2018

11 нче февраль көнне Мөрәле авылында Мөхтәсибләр ярышы уздырылды. Барлыгы 12 авыл катнашты. 120 чаңгычы чаңгы юлына басты. 8 яшь этабына бүленгән ярышта безнең авыл командасы сынатмады, команда буенча 1 нче урын алдылар. Команда составында Мингазов Самат (4 кл), Камалова Ләйсән (4кл), Бакирова Диләрә (7кл), Мингазова Илүзә (9кл), Яруллин Дәниф (7кл), Зәйнетдинов Илмир (8кл), Закирҗанов Илназ (9кл) чыгыш ясадылар. Бу укучылар барысы да призлы урыннарга керделәр. Аларга алдагы ярышларда да уңышлар телибез. Команданы ярышка мәктәбебезнең физик тәрбия җитәкче Мингазов Марсель әзерләде.









