муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 ( 257 ) 258 259 260 >>
-
Бөтендөнья "Татарча диктант" акциясе 27.10.2018
27 нче октябрь көнне мәктәптә Бөтендөнья "Татарча диктант" акциясе үтте. Бу акциядә 6-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Акциянең максаты - татар телендә хатасыз язу, татар телен кулланучыларның санын арттыру. -
"Көзге уңыш" бәйрәме 26.10.2018

Мәктәптә "Көзге бал" кичәсе үтте. Укучылар тырыш хезмәт нәтиҗәсе булып үскән яшелчәләрдән көзге композиция, концерт номерлары әзерләделәр. Барлык класслар да әлеге чараны үткәрүдә актив катнашты. Укучылар башкаруында күңелле, кызык һәм җитди шигырьләр, җырлар бәйрәмне тагын да ямьләделәр..
-
Көзге өмә 24.10.2018

Бүген мәктәп территориясендә көзге өмә үтте. 5-7 нче сыйныф укучылары мәктәп янын агач яфракларыннан, чүпләрдән чистартты, чәчәк түтәлләрен казыды.
-
Зарарлы гадәтләрне кисәтеп.... 23.10.2018

Бүген укучылар белән очрашуга районның балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторы Диярова Р.Г. килде. Ул укучыларга җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, зарарлы гадәтләрнең зыяны, аларны кисәтү чаралары турында сөйләде, законнар белән таныштырды. Очрашу укучылар өчен бик файдалы булды.
-
Школьный этап олимпиад 22.10.2018

Продолжается школьный этап олимпиад.Сегодня ученики 5-9 классов выполняли задания по литературе.
-
Көзге уңыш безне сөендерә 19.10.2018
Көзнең матурлыгы аның муллыгы белән билгеләнә.Бүген, табигатьнең иң матур көнендә, Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбе укучылары да, дәресләрдән соң мәктәп бакчасында эшләделәр.Монысы кишер түтәле,Ә каршында – чөгендер.Бакчабыздагы уңышныТик җыеп кына өлгер. -
Законнар кайда туа? 18.10.2018

4 нче сыйныф укучылары белән "Законнар кайда туа?" темасына парламент дәресе узды. Укучылар белән хокуклар һәм бурычлар, дәүләтнең законнар җыелмасы - конституция, конституциянең үтәлешен контрольдә тотучы - президент, федераль җыен - парламент турында мәгълүмат бирелде.
-
Иң күп бишле 16.10.2018

Иртәнге линейкада укучыларның тәртибенә, укуларына анализ ясалды. "Иң күп бишле" алучы класс һәм укучылар билгеләп үтелде. Спорт буенча актив укучыларга рәхмәт белдерелде.
-
"Табигать - туган йортыбыз" 15.10.2018

Ничек табигатьнең матурлыгын күрә белергә, серенә төшенергә, тылсымлы авазын ишетергә?...Моның өчен ерак сәяхәтләргә чыгып, эзләнүләр үткәрергә кирәк түгел. Үзебезне чолгап алган табигатькә күңел күзе белән карасаң, һичшиксез аның матурлыгын күрерсең, серенә төшенерсең һәм тылсымлы авазын ишетерсең.
-
“ГТО – бала күзлегеннән” 12.10.2018

12 нче октябрь көнне Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә спорт темасына класс сәгатьләре үткәрелде. Укучылар белән спорт һәм сәламәтлек, ГТО нормаларын тапшыру турында сөйләшенде. Соңыннан “ГТО – глазами ребёнка” Республика конкурсына рәсемнәр ясалды.









