муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << ( 251 ) 252 253 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
21 июнь - "Көлке көне" 21.06.2018

Бүген "Көлке көне" - отрядлар арасында КВН узды. Барыбыз да тапкырлыкта, зирәклектә сыналдык.
-
20 июнь - "Мин - иң остасы!" 20.06.2018

Бүген «Мин һәм минем дусларым» темасына фотосессия узды. «Мин - иң остасы!» исемле чара үткәрелде.
-
19 июнь-"Малайлар көне" 19.06.2018

Иртәнге линейкадан соң саф һавада уеннар оештырылды. Аннары "Малайлар көне" оештырылды. Малайлар үзләренең физик мөмкинлекләре, тапкырлыклары, зирәклекләре буенча ярыштылар. Көндезге аштан соң Урта Курса Мөхәммәтвафа мәчетенә экскурсиягә керделәр. Көн бик уңышлы узды.
-
18 июнь - "Хәтер һәм матәм көне" 18.06.2018

Бүген "Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый" девизы астында укучылар "Чиста обелиск" акциясендә катнаштылар.
-
"Әкияттә кунакта" 17.06.2018

Бүген лагерьда безнең тема - "Әкияттә кунакта". Отрядлар арасында әкиятләрне белү һәм сәхнәләштерү буенча конкурс оештырылды. Аннары Г. Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү буенча үзебезне сынадык..
-
"Син үзеңне беләсеңме?" 16.06.2018

16 июнь - "Син үзеңне беләсеңме?" - үзеңнең физик мөмкинлекләрең, белемең, иҗади осталыкларыңны сынау көне.
-
15 июнь - "Сәламәтлек көне" 15.06.2018

"Яшь буын сәламәт яшәү рәвеше сайлый" темасына әңгәмә узды, начар гадәтләрне куллануга каршы пропаганда чаралары үткәрелде. Отряд газеталары, рәсемнәр, шигырьләргә конкурс оештырылды.
-
14 июнь - "Минем туган авылым" 14.06.2018

"Сәламәтлек минутлары" көндәлек режим темасына багышланды. Саф һавада уеннардан соң туган авылыбыз урамнары буйлап сәяхәткә чыктык. Чишмәләрне карадык, изгеләр чишмәсенең тирә-ягын чүп-чардан чистарттык, чишмә тирәсендә дару үләннәре җыйдык.
-
13 июнь - "Янгын куркынычсызлыгы көне" 13.06.2018

Балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үтте. Аннары бергәләшеп бу темага карата "Кошкин дом" мультфильмын карадылар.
-
12 июнь - Россия көне. 12.06.2018

Укучылар белән "Россия -минем Ватаным!" темасына әңгәмә үтте. Россия символлары, Россиянең истәлекле урыннары буенча виртуаль сәяхәткә бардык. "Һәрвакыт булсын кояш! темасына рәсемнәр конкурсы үтте.









