муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 251 ( 252 ) 253 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Походта 11.06.2018

Җәйге табигать искиткеч матур. Авылыбызның гүзәл урыннарын, киң болыннарын күреп соклану өчен бүген походка чыктык. Уеннар уйнадык, рәхәтләнеп күңел ачтык.
-
"Юлда йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш!" 10.06.2018

Бүген укучылар белән юлда йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үтте. Бергәләшеп "Смешарики" мультфильмын карадылар. Юл кагыйдәләре буенча интеллектуаль уен үтте, темага карата рәсемнәр ясалды.
-
Мистер һәм миссны билгеләү көне. 09.06.2018
Бүген лагерьның мистеры һәм миссын билгеләү көне. Шулай ук сәламәтлек минутлары үтте, интеллектуаль марафон үткәрелде. Малайлар һәм кызлар бик тырышып ярыштылар. Җиңүчеләр булып Закирҗанов Кәрим һәм Гатауллина Ризәлә табылды. -
Рәссам серләре 08.06.2018
Бүген "Җәен урамда" темасына рәсемнәр конкурсы узды. Балалар бик тырышып сәнгать дөньясына чумды. Иң уңышлы рәсемнәр дип Атаев Данияр, Дияров Риман, Минһаҗев Ильяс, Мөхәмәдиев Нияз, Минһаҗев Саматларның эшләре билгеләнде. -
Саф һавада уеннар 07.06.2018

Бүген лагерьда спорт көне. Спорт-ул сәламәтлек. Бары тик сәламәт кеше генә Туган илен саклый һәм яклый алырга сәләтле. Бүген укучылар белән "Күңелле стартлар" уены оештырылды. Балалар үзләренең иң кыю, иң җитез, иң тапкыр икәнлекләрен күрсәттеләр. Көн азагында актив уен күрсәткән балалар бүләкләнде. Молодцы!
-
Яхшы гамәлләр кылыйк! 06.06.2018

Бүген балалар белән җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре темасына әңгәмә үтте. Аннары тематик уен оештырылды. Укучылар төрле ситуацияләрдә үзләрен ничек тотарга икәнен уйнап күрсәттеләр.
-
"Спорт - минем тормышым!". 05.06.2018

Бүген балалар белән спорт темасына әңгәмә үткәрелде. Стадионда спорт ярышлары оештырылды. Лагерь почмагы ясалды.
-
"Кояшкай" лагере ачылды 04.06.2018

1 июньнән 15 балага исәпләнгән көндезге мәктәп яны лагере эшли башлады. Мәктәп яны лагере программасы балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде. Ул үз эченә акцияләр һәм рухи-әхлакый, патриотик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән төрле кызыклы ярышларны алган.
-
Котлыйбыз! 31.05.2018

Алда җәйге яллар көтә. Мәктәп күләмендә уздырылган линейкада укучыларга тагын бер мәртәбә җәйге чордагы куркынычсызлык, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искәртелде. Уку елы дәвамында төрле конкурсларда, ярышларда катнашкан укучылар диплом һәм грамоталар белән бүләкләнде.
-
Табигать кочагында 28.05.2018
Соңгы кыңгырау бәйрәменнән соң мәктәпнең башлангыч класс укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә табигать кочагына ял итәргә чыктылар. Бераз тамакны туйдырганнан соң, бергәләшеп төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар, матур җырлар җырлап, рәхәтләнеп күңел ачтылар.









