муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 251 252 253 254 255 ( 256 ) 257 258 259 260 >>
-
«Бозда һәм суда сак бул!” - рәсем бәйгесе 19.11.2018
Сулыкларда куркынычсызлык айлыгы бара. Шушы айлык кысаларында “Бозда һәм суда сак бул!” темасына рәсем бәйгесе игълан ителгән иде.Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә дә укучылар бу бәйгегә теләп катнаштылар. Көзге һәм кышкы чорда сулыкларда үзеңне куркынычсыз тоту мәсьәләсе буенча класс сәгате үткәрелде. Иң яхшы дип табылган рәсемнәр бәйгенең район этабына тапшырылды. -
Теннис ярышында 17.11.2018

Арча укучылар сараенда мәгариф оешмаларының профсоюз хезмәткәрләре арасында теннис ярышлары үтте. Әлеге ярышта мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гыймадиева Г.Н. 2 нче урынны, физик тәрбия укытучысы Минһаҗев М.В. 3 нче урынны яулады. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Котлыйбыз!!! 17.11.2018

Бүген Наласа урта мәктәбендә "Игенче" агрофирмасы призына 2005 нче елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында район беренчелегенә көрәш ярышлары үтте. Ярышта катнашкан 4 укучының дүртесе дә үз үлчәү авырлыкларында призлы урыннар яуладылар. Алар: Бохаров К. - 3 урын (6 кл.), Камалов И. - 2 урын (7 кл.), Вәлиев И. - 3 урын (8 кл.), Хөснетдинов Д.- 1 урын (8 кл.). Көрәшчеләрне уңышлары белән котлыйбыз!
-
Яшь көрәшчеләр 15.11.2018

Мәктәбебез укучылары күп еллардан бирле районда, зоналарда, республикада узган көрәш ярышларында катнашып, призлы урыннар яулый. Алар тренер Ахмадиев М.Г. җитәкчелегендә көрәш секциясендә яратып шөгыльләнә. Шушы көннәрдә 8 нче класста укучы Закирҗанов Әлфис һәм Хөснетдинов Данис Саба районы Сабабаш авылында спорт мастеры Гайнанов С.Х. истәлегенә узган көрәш ярышында катнаштылар һәм икесе дә 3 нче урынны яуладылар. Яшь көрәшчеләрне һәм аларның тренерларын уңышлары белән котлыйбыз, алдагы ярышларда да җиңүләр телибез.
-
Юбилеегыз белән! 13.11.2018
Хөрмәтле хезмәттәшебез Юнысова Рузилә Котдусовна!Сезне ихлас күңелебездән гомер бәйрәмегез - матур юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сез гомерегезне балаларга белем-тәрбия бирүгә багышладыгыз. Таләпчән, тырыш, кайвакытта бераз кырыс, эш сөючән булу белән беррәттән, Сез бик ярдәмчел, нечкә күңелле, зур ихтирамга лаеклы шәхес. Коллективта һәр укытучының, һәр баланың уңышына сөенеп, янып-көеп яшисез, кирәк чакта төпле киңәшләрегезне биреп, ярдәм итеп торасыз. Киләчәк тормышыгыз тигез һәм матур булсын, туар таңнар куңел тынычлыгы, исәнлек-сихәтлек, шатлык-сөенечләр алып килсен!Ихтирам белән, мәктәп коллективы. -
Викторина 12.11.2018
Көз җитү белән иртән елга өсләрендә боз катламы күренә башлый. Мәктәптә укучылар арасында су өстендә үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен төгәл үтәү, кайсы вакытта бозга керергә ярый икәнлеген искәртеп әңгәмә үтте.8 нче класс укучылары үзләштергән белемнәрен тикшерү максатыннан викторина сорауларына җаваплар эзләделәр. Укучылар бозда егылып травма алу, шулай ук суга батучыга беренче ярдәм күрсәтү кебек кагыйдәләрне исләренә төшерделәр. -
"Боз өстендә сак бул!" 08.11.2018
Ноябрь ае су объектларында куркынычсызлык ае дип игълан ителде. Шушы айлык кысаларында башлангыч сыйныфлар белән "Боз өстендә сак бул!" темасына әңгәмә үтте һәм презентация буенча куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды. Укучыларга тема буенча плакат, рәсемнәргә конкурс игълан ителде. -
“Китапханә дәресе” 07.11.2018

Күп укыган – күп белә. Китап дөньяны танып белергә өйрәтә. Бүген Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә “Китапханә дәресе” үтте. Авыл китапханәсе мөдире Гайнуллина А. бүген укучыларга бик күп китаплар алып килде. Укучыларга дәрес бик ошады. Әсәрләр аша без матурлыкны күрә белергә, туган телебезне, халкыбызны яратырга, намуслы, шәфкатьле булырга өйрәнәбез.
-
6 ноябрь – Татарстан Җөмһүриятенең Конституциясе көне. 06.11.2018

6 ноябрь – Татарстан Җөмһүриятенең Конституциясе көне. Моннан 22 ел элек, 1992 нче елның 6нчы ноябрендә, Татарстанның Дәүләт Шурасы республикабызның төп канунын кабул иткән иде. 6 нчы ноябрь – милләтебез өчен олы һәм һаман да әле мөһимлеген югалтмаган көн буларак билгеләп үтелә. Барлык милләттәшләребезне әлеге истәлекле көн белән котлыйбыз!
-
Шахмат ярышында 02.11.2018

Каникул көннәрендә Арча укучылар сараенда район беренчелегенә шахмат ярышы булып үтте. Мәктәбебез укучылары да (Яруллин Рәниф, Хәмзин Ришат) әлеге ярышта актив катнашты, команда призлы 3 нче урынны яулады. Шәхси беренчелектә 8-10 нчы класслар арасында Хәмзин Ришат шулай ук 3 нче урынга лаек булды. Катнашкан укучыларны һәм аларның тренерлары Лотфуллин М.Л. җиңүләре белән котлыйбыз!









