муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 251 252 ( 253 ) 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Ярминкәдә 29.12.2018

28 нче декабрь көнне мәктәп коллективы Урта Курса авыл җирлеге, "Курса МТС" ы белән берлектә Арча шәһәрендә уздырылган бәйрәм алды ярминкәсендә катнашты. Сатуга бик күп төрле товар, шул исәптән бәйләнгән әйберләр дә тәкъдим ителде.
-
Зона буенча шашка, шахмат ярышы 28.12.2018

Бүген мәктәптә зона буенча шашка, шахмат ярышы үтте. Әлеге ярыш мәгариф профсоюз оешмалары арасында уздырылды. Җиңүчеләр ахырдан дипломнар белән бүләкләнде.
-
Район башлыгы чыршы бәйрәме 26.12.2018

Бүген Арча мәдәният йортында район башлыгы чыршы бәйрәме булды. Бик матур чыгышлардан сәхнә гөрләп торды. Бәйрәмгә килгән укучыларны да тик тотмадылар, төрле уеннар уйнатылды. Бу бәйрәмдә катнашу бәхете мәктәбебезнең 4 нче класс укучысы Закирҗанов Кәрим белән 8 нче класс укучысы Яруллин Дәнифкә эләкте. Әлеге бәйрәм балаларга истә калырлык чын Яңа ел бүләге булды.
-
Республикакүләм чыршы бәйрәме 25.12.2018
Бүген “Татнефть-арена” спорт сараенда Республикакүләм чыршы бәйрәме гөрләп узды. Уку алдынгыларын, мәктәп тормышында актив катнашучыларны, төрле ярышларда, фестивальләрдә, олимпиадаларда җиңүче призерларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Әлеге матур бәйрәмдә мәктәбебезнең уку алдынгысы, олимпиадаларда җиңүче 8 нче класс укучысы Гайнуллина Зилә дә катнашты. -
Хуш киләсең, Яңа ел! 24.12.2018

24 декабрь көнне мәктәбебездә Яңа ел бәйрәме булып узды. Укучыларыбыз җырга, биюгә, нәфис сүзгә булган осталыкларын күрсәттеләр. Чыршы тирәли Кыш бабай һәм Кар кызы белән җырлап күңел ачтылар, алар белән уеннар уйнадылар. Киләсе Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.
-
Чаңгы ярышында 21.12.2018

Бүген Арчада чаңгы сезоны ачылуга багышланган район беренчелегенә ярышлар узды. Әлеге ярышта мәктәбебездән 2007-2008, 2009-2010 нчы елгы малайлар һәм кызлардан торган командалар катнашты. Нәтиҗәләр буенча мәктәп командасы 1 нче урынга лаек булды. Барлык ярышта катнашучыларны һәм физик тәрбия укытучысы Минһаҗев М.В. зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алдагы ярышларда да җиңүләрен теләп калабыз.
-
Кызыклы математика 21.12.2018

6 нчы сыйныф укучылары белән “Кызыклы математика” дигән сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Укучылар командаларга бүленеп, төрле кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Сыйныфтан тыш чараның максаты: 1. Укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыру; уйлаган фикерне дөрес итеп формалаштырып әйтеп бирү сыйфатын үстерү; математика фәненә иҗади кызыксыну уяту; кызыксынучанлык, эзләнүчәнлек, тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияләү.
-
“Иң пөхтә математика дәфтәре” 20.12.2018

Математика атналыгы уңаеннан 5-9 класс укучылары арасында “Иң пөхтә математика дәфтәре” конкурсы узды. Конкурсның төп максаты - укучыларның дәфтәрләрен чиста, пөхтә йөртүләре иде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Кызлар арасында: 1 нче урын -Хөснетдинова Инзилә (9 класс), 2 нче урын- Бикбаева Адилә (9 класс), 3 нче урын -Гайнуллина Зилә (8 класс). Егетләр арасында: 1 урын -Шагниев Рамзиль (6 класс), 2 урын -Ахунзянов Айзат (6 класс) 3 урын- Хәмзин Ришат (9 класс).
-
"Яшь талантлар йолдызлыгы" 19.12.2018

Мәктәптә Арча сәнгать мәктәбенең филиалы эшли. Шушы көннәрдә баян һәм вокал түгәрәгенә йөрүче укучылар «Яшь талантлар йолдызлыгы» X Бөтенроссия музыкаль башкаручылар конкурсында катнашып, уңышлар белән кайтты. 5 нче класс укучысы Самат Минһаҗев 1 дәрәҗә, 4 нче класс укучысы Кәрим Закирҗанов ll дәрәҗә (укытучылары Б.Гайнуллин) лауреат исеменә лаек булдылар. Укучыларны һәм аларның укытучыларын зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Кардан сыннар ясыйбыз 19.12.2018
2018 нче ел төгәлләнергә дә санаулы көннәр калды. Укучылар да Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшен башладылар. Класслар, коридорлар бизәлде, мәктәп тирәсенә кардан матур сыннар - төрле әкият геройлары ясап куелды.Шатлык белән яңа көн туганда,Яңа елга аяк басабыз.Сагындырган олы кунак итепКаршылыйбыз аны барчабыз.









