муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 251 252 253 ( 254 ) 255 256 257 258 259 260 >>
-
Мәктәп янында өмә 04.05.2018

Бүген мәктәп тирәсе җыештырылды. Өмәдә барлык укучылар да актив катнашты.
-
Арчада волейбол ярышы 28.04.2018

28 нче апрель көнне "Арча" спорткомплексы спортзалында 2006-2007 нче елгы яшүсмерләр командалары арасында волейбол буенча ачык турнир үтте. Әлеге ярышта Теләче, Биектау, Кукмара районнарыннан да командалар катнашты. Безнең мәктәп командасы составында Абдуллин Илсаф, Ахунҗанов Айзат, Гатауллин Радик, Зәйнетдинов Илмир, Мингазов Камил, Шагниев Рәмзил, Шәфигуллин Камил, Яруллин Рәниф уйнады. Бик киеренке уенда команда (тренеры - Насыйбуллина А.Ф.) призлы 2 нче урынны яулады. Команда уенчыларын, аларның тренерларын зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Г.Тукай шигырьләре - үлемсез 27.04.2018
Яз һәм Тукай…Гел янәшә атлыйШау чәчәккә төреп җиһанны.Язлар белән җирдә яшәү туа,Тукай белән шигъри моңнары.Күпме буын “Туган тел”ен тыңлый,Моңайганда-көйләп юана…Әкиятен, шигырьләрен укыпБик күп сабый бала куана.Әйе, без дә бүген сөекле Тукаебызны һәм аның иҗатын ихлас яратуыбызны шигырьләр, җырлар аша аңлаттык. Мәктәптә 1-8 нче класс укучылары арасында Г.Тукай шигырьләрен сәнгатьле сөйләүчеләр конкурсы үтте. Шулай ук Тукай сүзләренә язылган җырлар да яңгырады. -
26 апрель - Габдулла Тукай туган көн 26.04.2018
Тукай иҗаты Җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга, да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә. Тукай – безнең юлдашыбыз. Аның Шүрәлесе, Су анасы, Кәҗә белән Сарыгы һәм башка геройлары сабый чактан бүгенге көнгә кадәр безне озатып килә. “Туган тел”е ана телебезгә хөрмәтебезне үстерсә, “Туган авыл”ы газиз туган җиребезгә мәхәббәтебезне көчәйтә.Бүген Г.Тукай иҗатына багышланган бәйгедә шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турындагы белемнәр искә төшерелде һәм ныгытылды. Бәйгедә 7,8 сыйныф укучылары үзара көч сынашты. Ахырдан барлык укучылар белән бергә "Туган тел" җыры башкарылды. -
Акция "Георгий лентасы" 23.04.2018

“Доброгод” республика акциясе кысаларында “Георгий лентасы” акциясе старт алды. Бүген укучыларыбыз георгий ленталары ясап, укучыларга һәм укытучыларга тактылар.
-
Өмәдә 21.04.2018

Бүген укучылар мәктәп тирәсен җыештыру, кар тарату буенча өмәдә катнаштылар.
-
Квест "Путь к Победе!" 21.04.2018

В рамках республиканской добровольческой акции “Доброгод” в школе прошел квест “Путь к Победе!”
-
Язгы игелек атнасы - Яхшылык маршы 20.04.2018

"Язгы игелек атнасы" Бөтенроссия акциясе кысаларында һәм волонтерлар елы уңаеннан "Доброгод" иреклеләр акциясе старт алды. Бүген Яхшылык эшләү буенча чаралар үтте.
-
Мәктәп территориясен кардан чистартабыз 19.04.2018

Республикада һәм районыбызда санитар-экологик айлык башланды. Бу көннәрдә укучылар һәм барлык хезмәткәрләр мәктәп тирәсен кардан чистарталар, тәртипкә китерәләр.
-
“Тукай төрле телләрдә яңгырый” конкурсы 17.04.2018

16 нчы апрель көнне Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә “Тукай төрле телләрдә яңгырый” конкурсы үтте. Безнең мәктәптән әлеге бәйгедә 9 нчы класс укучысы Солтанова Камилә “Г.Тукай турында инглиз телендә шигырьләр һәм Г. Тукай шигырьләренең инглиз теленә тәрҗемәсе” номинациясендә катнашты һәм дипломант исеменә лаек булды. Афәрин! Камиләне җиңүе белән котлыйбыз!









