муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 249 ( 250 ) >>
-
Юлларда сак булыйк! 12.09.2018

Мәктәптә куркынычсызлык айлыгы дәвам итә. Юлларда сак һәм игътибарлы булу максатыннан һәр укучы киемнәрендә һәм сумкаларында яктылык кайтаргычларны булдырып бетерде.
-
Ата-аналар җыелышы 11.09.2018

Бүген мәктәптә узган ата-аналар җыелышы укучыларның куркынычсызлыгы темасын үз эченә алды. Мәктәп директоры Хәбибуллин Ф.М., участок уполномоченные Нургаянов Ш.Р. әти-әниләргә укучыларның юлда йөрүе, дәресләрдзн тыш вакыты, янгын куркынычсызлыгы, башка хәвеф-хәтәрләр турында аңлаешлы итеп чыгыш ясадылар. Фельдшер Нәбиева А.Ш. гриппка каршы профилактика чаралары, прививкалар турында сөйләде, сорауларга җаваплар бирде. Шулай ук туклану буенча фикерләр алышынды, яңа уку елына бурычлар куелды. Көн тәртибе буенча җыелыш классларда да үтте.
-
2018 год- год Льва Николаевича Толстого 10.09.2018

2018 год в Татарстане объявлен годом великого русского писателя графа Льва Николаевича Толстого. 9 сентября отмечалось 190-летие со дня рождения этого выдающегося человека. В связи с этим в нашей школе прошли классные часы на тему «Биография и творчество Л.Н.Толстого» учителем Юнусовой Р.К. и «Роль Казани в судьбе писателя» учителем Гимадиевой Г.Н.
На мероприятии ребята с интересом прослушали рассказ о детстве и юности Льва Толстого, узнали, что в своем имение «Ясная Поляна» Лев Толстой открыл школу для крестьянских детей. Что он сам создал «Азбуку» для них.
После беседы и просмотра презентации , школьники отвечали на вопросы «Биографической викторины», играли в игру «Отгадай – ка», где нужно было вспомнить произведение по описанию. Разгадывали кроссворд, чтобы узнать о любимом литературном жанре писателя, выбирали из предложенных пословиц, ту, которая больше всех подходила по описанию к рассказу.
-
"Курск дугасы" темасына фильм карау. 07.09.2018

Бүген 7-9 нчы класс укучылары тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шәфигуллин Н.Ф. җитәкчелегендә "Курск дугасы" темасына фильм карадылар. Ахырдан фильм буенча фикер алышулар булды.
-
Геройларны онытмыйк! 03.09.2018
2015 елда Омскида казарма җимерелеп, бик күп егетләр һәлак булды. Рөстәм Нәбиев могҗиза белән генә исән кала. Шушы көннәрдә аның «Бөртекләп җыелган гомер» исемле китабы дөнья күрде. Авторлары - яшь язучы Дания Нәгыйм һәм Рөстәм Нәбиев үзе.Чынбарлык вакыйгаларына нигезләнеп язылган китапта төп геройның тормышы, хис-кичерешләре тасвирлана. Егет тормыш сынаулары каршында югалмый, ихтыяр көчен, сабырлыгын юлдаш итеп яшәргә омтыла, кешеләрне сокландырып, югарыга үрмәли. Бүген тәрбия сәгатендә 8 нче сыйныф укучылары шушы әсәрдән өзекләр белән таныштылар, авторны Россия герое дип атадылар. -
Белем бәйрәме 01.09.2018

Бүген мәктәбебезнең барлык укучылары тантаналы линейкага - Белем бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелды. Озын җәйге каникуллардан соң һәркемнең күңеле күтәренке, һәркайда бәйрәм рухы тантана итте. Тантаналы линейканы мәктәп директоры Хәбибуллин Ф.М. ачты һәм үзенең матур теләкләрен җиткерде. Укучыларны бәйрәм белән котларга күмәк хуҗалык җитәкчесе Гыйләҗетдинов Р.Г., авыл җирлеге башлыгы Вафина Р.Р. килгән иде. Җәен тырышып эшләгән укучыларга һәм беренче класс укучыларына алар бүләкләр дә тапшырдылар. Кичәнең бизәге булган 1 нче һәм 9 нчы класс укучылары узләренең матур теләкләрен җырлар һәм шигырьләр аша җиткерделәр.
-
Чәчәклек 08.08.2018

Яз җитүгә, мәктәп территориясенә утырту өчен бик күп чәчәк үсентеләре утыртыла. Хәзер мәктәп яны искиткеч матур, гүзәллектән күзләр камаша.
-
“Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы делегатлары бездә кунакта 26.07.2018

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, Арча муниципаль районы һәм җирле “Ак калфак” татар хатын-кызлары филиалы белән берлектә 25-27 июль көннәрендә “Арча төбәгеннән чыккан язучылар әсәрләрендә чагылдырылган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә кулланылышы” исеме астында күчмә утырыш уздырды. Бүген программа кысаларында хатын-кызлар авыл җирлеге белән танышты, мәктәптә булып, укучылар катнашында сәхнәләштерелгән күренеш карады, мәктәп музее белән танышты, халыкның көнкүреше, безнең җирлектән чыккан язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты.
-
Мәктәп бакчасында 10.07.2018

Укучылар график нигезендә мәктәп бакчасында эшлиләр. Аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә бакчада яшелчәләр дә мулдан өлгереп килә.
-
1 нче класска кабул итү 30.06.2018

1 нче февральдән 2018-2019 нчы уку елында балалары 1 нче класска баручы ата-аналардан гаризалар кабул итү башланды. Ул 30 нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк.









