Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Әниләргә буләк 22.11.2018

Башлангыч сыйныф укучылары вожатый апалары белән бергәләп әниләренә бүләк әзерләделәр.
-
Гариф Ахунов премиясе 21.11.2018

Бүген Арчаның сәнгать мәктәбендә Гариф Ахунов исемендәге премия тапшыру бәйрәме узды. Билгеле булганча, премия 30 яшькә кадәр яшьләргә әдәбиятта, сәнгатьтә ирешкән уңышлары өчен бирелә. Бәйге якташыбызның күркәм эшен дәвам итеп, районда яшь каләм ияләрен, талантларны барлау, иҗатларына ярдәм итү максатыннан уздырыла.
Бәйгедә мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучысы Нәҗметдинова Камилә “Драматургия” номинациясендә 2 дәрәҗә дипломга лаек булды.
Бәйрәмдә әлеге бәйгедә катнашып, иҗат дөньясында ныклы адымнар белән атлап баручы мәктәбебез укучысы, авылдашыбыз, “Казан утлары” журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллинны күрү аеруча күнелле булды. Ул Камиләгә алга таба да иҗади унышлар теләде.
-
Бөтенроссия конкурсында 17.11.2018

Укучыларыбыз Йошкар-Ола шәһәрендә үткәрелгән ”Гасырлар авазы” Бөтенроссия фестиваль-конкурста II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Җитәкчеләре - Ахунова Л.Г.
-
Көрәш бәйгесе 17.11.2018

Бүген мәктәбебездә Игенче агрофирмасы призына 2005 нче елгы һәм аннан кечерәк укучылар арасында татарча көрәш буенча ярышлар булып узды.
-
Рус теле - сынап карау 16.11.2018 9 нчы класс укучылары рус теле фәненнән чираттагы сынап карау эшләрен башкардылар.

-
10 нчы сыйныф - математика 16.11.2018 16 нчы ноябрь көнне 10 нчы сыйныф укучыларының математика фәненнән белем дәрәҗәләрен тикшерү эше булды.

-
Тату сыйныф серләре 16.11.2018

Наласа мәдәният йортында укучылар һәм әти-әниләр комитеты белән берлектә уздырыла торган "Тату сыйныф серләре" дип аталган ярышның зона этабы булып узды. Әлеге бәйгедә мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучылары һәм әти-әниләре сыйныф җитәкчеләре Лотфуллин Г.Т. белән берлектә бик матур чыгыш ясадылар.
-
Без- Карлыгачлар! 14.11.2018

Бүген икенче сыйныф укучылары тантаналы рәвештә, районыбыздагы “Карлыгач” оешмасына кабул ителделәр. Чарада укучылар «Балачак» иленә сәяхәт кылып, төрле сынаулар аша үттеләр, үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, карлыгачлар булырга әзер икәнлекләрен раслый алдылар. Бәйрәм һәркемгә ошады.
-
ОГЭ, ЕГЭ әзерлек 01.11.2018 Каникул вакытында ОГЭ, ЕГЭ әзерләү буенча график төзелде. 9, 11 нче класс укучылары төп һәм сайлап алу фәннәре буенча консультацияләргә йөриләр.

-
Башлангыч класс укучылары олимпиадасы- математика 01.11.2018 2 класс укучысы Фәттәхова Ания математика фәненнән район олимпиадасында призер булды. Молодец!



















