Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Дәүләт депутаты катнашында парламент дәресе. 20.10.2018

10-11 нче сыйныф укучылары белән тарих укытучысы Хәсәнова А.М. ачык парламент дәресе үткәрде. Быел дәреснең темасы "Парламент, җәмгыять һәм мин" . Дәрескә Дәүләт депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Закиров Ринат Зиннур улы да кайтты. Укучыларга үзенең теләкләрен, киңәшләрен җиткерде.
-
“Сөмбелә” бәйрәме 18.10.2018

“Сөмбелә” – уңыш, муллык-туклык бәйрәме. Мәктәбебездә дә әлеге бәйрәм зур әзерлек белән үткәрелде. Чара көз темасына шигырьләр, әкиятләрне сәхнәләштерүләр, төрле җыр- биюләр, уен-бәйгеләр белән үрелеп барды. Әлеге бәйрәмне оештырган 5 нче сыйныф укучыларына, сыйныф җитәкчеләре Г.Т.Лотфуллинга зур рәхмәт .
-
Өлкәннәр ункөнлеге 09.10.2018

Өлкән кешеләр - хезмәт юлын лаеклы узган ветераннарыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Без – яшь буын һәрберсен хөрмәт итәргә тиешбез.
Мәктәбебез тимурчылары һәрвакыт ялгыз әби- бабайларның өйләренә барып хәлләрен беләләр, булышалар. -
Укытучылар көне белән! 05.10.2018

Укытучы!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар, син аларны юатасың,
Боексалар, син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
-
Мәктәптә бәйрәм. 04.10.2018

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында мәктәбебездә чаралар дәвам итә. 4 нче октябрь көнне мәктәбебездә хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз һәм техник хезмәткәрләр белән очрашу оештырылды. Укучылар тарафыннан бик матур концерт күрсәтелде.
-
Бәйрәм белән, хөрмәтле өлкәннәребез! 01.10.2018

Сезне 1 октябрь – Халыкара Өлкәннәр көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, озын гомер телибез.
Еллар үтә диеп борчылмагыз.
Еллар үтү берни түгел ул.
Сау- сәламәт булып озак яшәү
Үзе бәхет, үзе шатлык ул.
-
Варислыкка кабул итү тантанасы 17.09.2018

Бүген 5 нче сыйныф укучыларын Татарстан Варислар берлеге сафларына кабул итү тантанасы булды. Укучылар варислар үтәргә тиешле кагыйдәләр, лозунглар, символлар белән таныштылар, тантаналы вәгъдә бирделәр. Өлкән варислар 5нче сыйныф укучыларын төрле тукталышларда сынадылар, уеннар оештырдылар.
-
Китапханәдә очрашу 13.09.2018

Авыл китапханәсендә районыбызның балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Э.Ф. Мөхәмәтгалиева белән очрашу булды. Анда мәктәбебезнең 8,10 сыйныф укучылары катнашты. Инспектор яшүсмерләр арасында булган төрле тәртип бозу очраклары белән таныштырды. Укучыларны андый очракларга юлыкмаска, сак булырга чакырды. Очрашуда укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
"Экстремизмга - юк" 12.09.2018

Бүген мәктәбебездә “Экстремизмга - юк“ декадасы уңаеннан бердәм тәрбия сәгатьләре үтте. Укучылар экстремизм һәм терроризмның никадәр куркыныч булуына һәм аңа каршы бердәм көрәшергә кирәклегенә төшенделәр.
-
По страницам жизни Л.Н.Толстого 10.09.2018

10 сентября в Наласинской СОШ был проведен единый классный час, посвящённый Л.Н.Толстому. Тема мероприятия – «По страницам жизни Л.Н.Толстого».
В начале урока учитель русского языка и литературы объяснила, почему 2018 год объявлен Годом Л.Н.Толстого в Республике Татарстан, познакомила с указом президента.
Ведущие классного часа поэтапно знакомили учащихся с жизнью великого писателя, опираясь на презентацию. Несколько учеников прочитали стихотворения, посвященные Л.Н.Толстому. К классному часу была подготовлена выставка книг Л.Н.Толстого и иллюстрации к ним. Во время классного часа звучала музыка любимых композиторов Л.Н.Толстого.
( Урок провела учитель русского языка и литературы Фаттахова Г.М.)


















