Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 76 учеников |
У нас учат: | 17 педагога |
-
Ватанны саклаучылар көне 23.02.2025
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, ул - көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Ир-атлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар да, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез дә байтак. Ничек кенә булмасын, алар – безнең сакчыларыбыз, яклаучыларыбыз.
Котлы булсын, әтиләр, бәйрәм көнегез.
Без барыбыз да шул теләктә.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзегез
Шатлык өсти безнең йөрәккә.
Тормышта сез ныклы терәксез,
Безнең өчен һәрчак кирәксез. -
Венок салынды 22.02.2025
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга мәктәбебез тарафыннан венок салынды.
-
Туган тел көне 21.02.2025
21нче февраль — Халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә.
Әлеге дата уңаеннан мәктәбебездә чара оештырылды.
Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин һәркемнең дә туган теле бер генә. Шуңа күрә һәр милләт кешесе үз телен яратырга һәм башка милләтләрнең теленә хөрмәт белән карарга тиеш.
Бәйрәм бәйге-викторина формасында узды; укучылар өч командага бүленешеп көч сынаштылар. Туган тел турында әйтемнәр, мәкальләр искә төшерелде, табышмаклар чишелде, яраткан әкият геройлары турында башваткычлар чиштеләр, шигырьләр укыдылар.