Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Кошлар көне 06.04.2019

1 апрель - Кошлар көне. Шушы уңайдан мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары катнашында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге чараның максаты: балаларның кошлар турында булган белемнәрен тирәнәйтү, канатлы дусларыбызга мәхәббәт, игътибарлылык тәрбияләү, кошларны сакларга кирәклеге турында аңлату. Чарада укучылар кошлар турында матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, "Кошлар иленә сәяхәт" ясадылар. Кошларга багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмакларга җавап эзләделәр. Балалар кичәдә бик актив катнаштылар.
-
Педсовет 05.04.2019

III нче чирек нәтиҗәләре буенча педсовет үткәрелде.Класс җитәкчеләре III нче чиреккә йомгак ясадылар, МБ җитәкчеләренең иҗади отчетларын тыңладык. Габдрахманова Г.В.-“Мәктәптә татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә тәрбия”; Яппарова Р.И.-4. ФГОС таләпләре буенча башлангыч сыйныфларда проект эшләре темалары буенча чыгыш ясадылар, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Киләсе чиреккә планнар каралды, максатлар куелды.
-
Кошлар-безнең якын дуслар! 03.04.2019 Сыерчык ояларыбызны барлык кагыйдәләрен үтәп элдек. Канатлы дусларыбызны яклыйк, саклыйк. Яз безгә җылы ямьле көннәр белән бергә файдалы, кадерле дусларыбыз кошларны алып килә. Һәр вакыт шул хакта онытмыйк. Кош оялары янында кычкырмыйк, шауламыйк. Кош оясын туздырмыйк- Кошларны куркытмыйк, рәнҗетмик.

-
Театр 02.04.2019

Б.Гримм әсәре буенча " Бременские музыканты" спектаклен 5-6 сыйныф укучылары тәкъдим иттеләр ( спектакльне сәхнәгә куйды рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәттахова Г.М.)
-
Иманлы бала 01.04.2019

Безнең мәктәп укучыларыбыз Югары-Аты авылы мәчетендә"Иманлы бала" бәйгесендә катнаштылар. 4 класс- Әхмәтҗанов Рузиль -2 урын,Гарипов Рәмис- 3 урын,6 класс - Габдрахманова Зилә - 3 урын алдылар. Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә бәхет -тәүфиктан аермасын, хәерле озын гомер насыйп итсен Сезгә! Афәрин!
-
Нәүрүз бәйрәме 27.03.2019

Укучыларыбыз Наласа мәдәният йортында Нәүрүз бәйрәмендә булдылар. Җырлы-биюле уеннарда катнаштылар, карга боткасы ашадылар, коймак белән сыйландылар. Бәйрәм күңелле үтте!
-
Волейбол ярышы 25.03.2019 Бүген башлангыч профсоюз оешмалары арасында (зонада) үткәрелгән волейбол ярышында хатын- кызлар командасы 1 урынга лаек булдылар. Мололцы!!!Котлыйбыз!!!

-
Ата-аналар җыелышы 22.03.2019

Буген III чирек нәтиҗәләре буенча мәктәбебездә ата-аналар җыелышы үткүрелде. Әти-әниләр ачык дәресләрдә булдылар, чаралар карадылар. 9, 11 нче сыйныфның әти-әниләрен ОГЭ-ЕГЭ консультацияләре, сынап карау имтихан нәтиҗәләре белә таныштырдык.н
-
"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 21.03.2019

Бүген Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбендә "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең Арча зона туры үтте. Бәйгедә безнең мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучысы Габдрахманова Зилә, 9 нчы сыйныф укучысы Гафурова Азалия, 11 нче сыйныф укучысы Нәҗметдинова Камилә катнашты. Яшь иҗатчыларыбызга уңышлар телибез!
-
Бездә бүген юбилей! 20.03.2019 Бүген башлангыч класс укытучысы Рафикова Гөлфия Дәмин кызының туган көне, юбилее! Чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Мәктәбебезгә ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер,ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез!



















