Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Новости МОУ Наласинской СОШ
Авылдашлар- безнең горурлык
Опубликовано: 23.04.2019Бүген мәктәбебездә Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан авылдаш язучылар иҗатына багышланган "Авылдашлар-безнең горурлык" дип исемләнгән бәйге үткәрелде. Авылдаш язучыларыбыз иҗатын тирәнтен өйрәнүгә, укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләүгә, укучыларның сәнгатьле сөйләү мөмкинлекләрен үстерүгә, сәләтле балаларны ачуга юнәлдерелгән әлеге бәйгегә мәктәбебез укучылары да, укытучылары да бик ныклап әзерләнделәр.
Чыгышлар түбәндәге юнәлешләр буенча узды:
1. Авылдаш язучыларыбызның шигырьләрен, әсәрләрен сәхнәләштерү;
2. “Каләм алдым кулыма...” укучылар үзләре иҗат иткән шигырь, хикәяләрен тәкъдим итәләр;
3. “Авылдаш язучыларыбыз иҗатын беләсеңме?” язучыларның шигырьләрен, әсәрләреннән өзекләрен сәнгатьле итеп
сөйләү;
4. Рәсем – авылдаш язучыларыбызның иҗатын рәсемдә чагылдыру.
Чыгышларга бәя биргән мәртәбәле жюри, мәктәбебезнең һәрвакыт көтеп алган кунаклары, олы хөрмәткә лаек авылдашларыбыз: язучыбыз Гүзәл Әдһәмгә, авылыбыз шагыйрәсе Гөлчирә апа Нәҗметдиновага, ветеран укытучыбыз Нурсия апа Галиуллинага, Арча муниципаль районы “Мәдәният идарәсе” җитәкчесе Рамил Рафисовичка һәм чараны, укучыларны әзерләгән укытучыларга, катнашкан укучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.
К списку новостей


















