Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Класс җитәкчесе конкурсы 12.02.2019 12 нче февраль көнне Арчаның 2 нче номерлы мәктәбендә 6 нчы сыйныфларның җитәкчесе Зарипова Р.Ф. "Класс җитәкчесе" конкурсы кысаларында 5 нче сыйныфларга тәрбия дәресе бирде.

-
Көрәш 11.02.2019

Ашытбаш мәктәбендә 9 нчы февраль көнне көрәш ярышы узды.Бәйгедә 3 сыйныф укучысы Мөхетдинов Әнгам 2 нче урынга, 5 сыйныф укучысы Төхфәтуллин Әмир 3 нче урынга, 5 сыйныф укучысы Вәлиев Илфар 4 нче урынга лаек булдылар (тренерлары Лутфуллин Таһир Әхмәтович) Молодцы!
-
Ел укытучысы 08.02.2019

8 нче февраль көнне класс җитәкчеләре һәм педагог - организаторлар арасында зона конкурсы туры үтте.6 мәктәп катнашты. Укытучылар тәрбия дәресләр күрсәттеләр. 2,5,6 нчы сыйныф укучылары дәресләрдә бик актив катнаштылар.
-
ФОРПОСТ 07.02.2019

Буген мәктәбебездә "ФОРПОСТ" оешуның 20 еллыгына багышланган зона ярышы булып узды. Районның 7 мәктәбе ( Урта гомуми белем мәктәпләре: Арчаның 6 нчы номерлы, Наласа, Иске Чүриле; Төп мәктәпләр: Түбән-Аты, Утар-Аты,Кушлавыч,Кәче) 7 төрле конкурста көч сынаштылар. Барлык укучыларыбыз да физик , акыл якларыннан бик көчле булуларын күрсәттеләр. Нәтиҗә: Iурын - Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе,II урын- Иске Чүиле урта мәктәбе,IIIурын- Наласа урта мәктәбе, IVурын-Кәче төп мәктәбе, Vурын-Утар-Аты төп мәктәбе, VIурын -Түбән Аты төп мәктәбе, VIIурын-Кушлавыч төп мәктәбе. I нче һәм II нче урын алган командаларыбыз финал ярышларында көч сынашачаклар. Аларга уңышлар теләп калабыз!
-
Физик һәм математик КВН. 02.02.2019

Буген мәктәбебездә физик һәм математик КВН ярышы булып узды. Атналык дәвамында уздырылган конкурсларга нәтиҗәләр ясалды. Укучыларыбыз конкурсларда бик теләп катнаштылар. Физика һәм математика фәннәренә кызксынулары тагын да күбрәк уянды.
-
Методик берләшмә утырышы 02.02.2019 Наласа балалар бакчасы белән башлангыч класс укытучылары ныклы элемтәдә торалар. Тәрбияче Гафурова Рафия Ансар кызы әзерлек төркеме балалары белэн үткәргэн дәресләре турында сөйләде. Методик әдәбият, балаларның эшлэре белэн таныштырды. Методик берләшмә утырышы һәр ике як өчен дә бик файдалы булды.

-
Сталинград яны сугышы 02.02.2019

Бүген 2 февраль - Сталинград яны сугышында җиңү көне. Классларда тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
Татар теленнән республика олимпиадасы нәтиҗәсе 31.01.2019

Казан шәһәренең олимпиада үзәгендә 29-31нче гыйнвар көннәрендә татар мәктәпләре арасында уздырылган татар теленнән республика олимпиадасында мәктәбебездән 6 нчы сыйныф укучысы Хәсәнова Ильмира катнашты һәм призлы урынга лаек булды.(Укытучысы- Шагисламова Г.Р.) Уңышларыгыз белән котлыйбыз!
-
Физика фәнен сөючеләр тәгъдимендә фокуслар 31.01.2019 Атналык җанлы, күңелле,кызык, мавыктыргыч формада бара. Буген Физика фәнен сөючеләр тәгъдимендә фокуслар көне булды.

-
Математик ребуслар конкурсы 30.01.2019 Мәктәбебездә физика-математика атналыгы дәвам итә. Буген һәрбер класс укучылары ребуслар чиштеләр.



















