Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Ата- аналар җыелышы. 05.09.2018

Бүген мәктәбебездз ата- аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта фельдшер Зарипова Р.И. вакцинация ясату турында үзенең киңәшләрен бирде.Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Ләйсән Рәдифовна узган уку елындагы уңышлар буенча чыгыш ясады. Директор Дилюс Фәритович яңа уку елына максат һәм бурычлар белән таныштырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айгөл Миннур кызы әти-әниләр комитетыты эшчәнлегенә анализ ясады, яңа уку елына әти- әниләр комитеты сайлап куелды.
-
1 нче сыйныфка кабул итү 05.09.2018

1 нче февральдән 2018/2019 нчы уку елына 1 нче сыйныфка укырга баручы балаларның ата-аналарыннан гаризалар кабул итү башлана.
-
Курск сугышына 75 ел 03.09.2018

3 нче сентябрь көнне мәктәбебездә Курск дугасы сугышының 75 еллыгына багышланган чара үткәрелде. Бу чарада өлкән класс укучылары Курск сугышы вакыйгалары, шушы вакыйгаларны чагылдырган әдәби әсәрләрдән өзекләр белән таныштырдылар. Соңыннан "Курск сугышы" исемле документаль фильм күрсәтелде. Чара укучылар өчен бик кызыклы һәм файдалы булды.
( Чараны оештыручы укытучылар: Габдрахманова Г.В., Шагисламова Г.Р.)
-
Россия дәресе. 03.09.2018

Бүген "Россия дәресе" кысаларында тарих укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәсәнова Айгөл Миннур кызы Наласа авылында туып үсеп, Наласа урта мәктәбен тәмамлап бүгенгесе көндә районда җитәкче урыннарда эшләүче авылдашларыбыз Арча-информ директоры Насыйбуллин И.Р, Арча мәдәният бүлеге җитәкчесе Мөхетдинов Р.Р."Бердәм Россия" сәяси партиясенең Арча бүлекчәсе җитәкчесе Җәләлетдинов Т.Т . катнашында ачык дәрес үткәрде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Дәрес бик кызыклы булды.
-
Бәлем бәйрәме. 01.09.2018

Быел мәктәбебезгә 1 сыйныфка 6 укучы керде.Белем бәйрәменә ветеран укытучылар, әти- әниләр килгән иде. Бәйрәм тантанасы бик эчтәлекле һәм күңелле булды.
-
Лагерь ябылу тантанасы. 24.06.2018

Бүген мәктәп яны җәйге ял лагере ябылу тантанасы булды. укучылар бик матур чыгышлар әзерләделәр.Лагерь укучыларга бик ошады. Күтәренке күңел белән җәйге ялларга таралдылар.
-
Алма бакчасында. 23.06.2018

Бүген лагерьда ял итүче балалар алма бакчасына экскурсиягә төштеләр.
-
22 нче июнь- Бөек Ватан сугышы башланган көн. 22.06.2018

Бүген хәтер һәм кайгы көне уңаеннан һәйкәл янына төштек. Сугыш кырыннан кайтмый калган һәм бүгенгесе көндә безнең арабыздан киткән ветераннарны искә алдык.
-
"Юл кагыйдәсен төгәл үтә!" 21.06.2018

Бүген "Кояшкай " җәйге ял лагерена йөрүче укучыларыбыз белән "Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәсен төгәл бел!" исеме астында районкүләм чара үткәрелде.
-
Лимонад цехында кунакта. 19.06.2018

Бүген укучыларыбыз лимонад цехына экскурсиягә төштеләр. Алар анда эш барышы белән таныштылар. Укучыларга экскурсия бик ошады.


















