Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Әлифба бәйрәме 01.03.2019

1 нче март көнне беренче класс укучыларының "Әлифба бәйрәме" үткәрелде. Бу бәйрәмдә барлык башлангыч класс укучылары һәм әти-әниләр катнашты. Бәйрәмдә беренче класс укучылары шигырьләр сөйләделәр, табышмакларның җавапларын таптылар, төрле биремнәр үтәделәр, матур итеп биеделәр, җырладылар. (Класс җитәкчесе:Исмагилова М.М.)
-
Бер күрешү- бер гомер 28.02.2019

Бүген авылдаш шагыйрәбез Гөлчирә апа Нәҗметдинованың “Бер күрешү- бер гомер” дип исемләнгән иҗат кичәсе үтте. Кичә шагыйрәнең китапларына кертелгән шигырьләр, аның сүзләренә язылган җырлар, матур биюләр белән үрелеп барды. Укучылар Гөлчирә ападан үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Очрашуга, Гөлчирә апаны хөрмәтләп, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова, Россия-Татарстан телеканалы белән берлектә Фәннүр абый Хәсәнов та кайткан иде.
Очрашу бик җанлы, эчтәлекле үтте. Чараны әзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларына (Г.В. Габдрахманова, Г.Р. Шагисламова) һәм барлык катнашкан укучыларга рәхмәт белдерәбез.
-
Сынап карау имтиханы 26.02.2019 11 нче сыйныф укучыларының имтиханга әзерлекләре дәвам итә. 26.02.2019 көнне рус теле фәненнән сынап карау имтиханын эшләделәр.

-
Ибраһим Хальфин XIV республика фәнни-тикшерү конференциясе 25.02.2019

Ибраһим Хальфин XIV республика фәнни-тикшерү конференциясендә физика укытучысы Гайфуллин Рашат дәрес конспекты һәм дәрестән тыш мероприятияләр номинациясендә I нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
21 февраль -Халыкара туган тел көне 21.02.2019

Шул уңайдан мәктәбебездә “Туган телем - иркә гөлем” дип исемләнгән бик матур чара үтте. Бәйрәмгә районыбыздан чыгып, төрле урыннарда хезмәт куючы күренекле шәхесләребез кайтты. Алар арасында шагыйрь, журналист, педагог, Муса Җәлил премиясе лауреаты Хәнәфи Бәдигый, җырчы Нурзадә, ТНВ каналыннан кунаклар бар иде. Кунакларны мәктәбебезнең курайчылар ансамбле каршы алды. Мәктәп һәм музей белән танышканнан соң, укучылар һәм укытучылар көче белән әзерләнгән кичә карадылар. Кичәнең икенче өлешендә кунакларыбыз үзләре белән якыннан таныштырдылар. Очрашу бик җанлы һәм кызыклы үтте.
-
“Туган телеңне өйрән һәм ярат” 20.02.2019

Бүген Арча 5 нче гимназиясендә, 21 нче февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан “Туган телеңне өйрән һәм ярат” районкүләм шигырь укучылар бәйгесе узды. Бәйгедә мәктәбебезнең башлангыч класс укытучысы Яппарова Раилә Илһам кызы да катнашты һәм Дипломга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Республикакүләм конференциядә 20.02.2019

Бүген Балтач районы Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә Муса Җәлил исемендәге V республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә үткәрелде. Анда уңышлы чыгыш ясап, мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучысы Исмәгыйлев Раил 2 урынга, 8 нче сыйныф укучысы Вахитова Лилия 3 урынга лаек булдылар. (Җитәкчеләре: татар теле һәм әдәбияты укытучылары Габдрахманова Г.В., Шагисламова Г.Р.)
-
Шорт- трек 19.02.2019

Хәрби дан айлыгы кысаларында 1-6, 7-11 класс укучылары арасында Шорт- трек буенча ярышлар узды. Ярышлар бик җанлы үтте. Һәр төркемдә кызлар һәм малайлар арасында җиңүчеләр билгеләнде, аларга грамоталар тапшырылды. Киләчәктә дә укучыларыбызга спортта зур уңышлар теләп калабыз.
-
М.Җәлилне искә алу кичәсе 18.02.2019

18нче февраль көнне башлангыч класс укучылары туган көне уңаеннан Герой шагыйрь М.Җәлилне искә алу кичәсе үткәрделәр. Аның тормыш юлын, балалар өчен язган шигырьләрен сәнгатьле укыдылар һәм сәхнәләштерделәр, җырларын башкардылар. Батыр, Ватанга тугърылыклы милләттәшебезне беркайчан да онытмыйк!
-
Тарих, җәмгыять белеме атналыгы 16.02.2019

11.02.2019-16.02.2019 көннәрендә мәктәбебездә тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы булып узды. Укучыларыбыз Наласа музеена экскурсия ясадылар, җәмгыять белеме буенча интеллектуаль уенда катнаштылар,Сталинград сугышында җиңүгә 76 еллык уңаеннан документаль фильм карадылар,“Шәҗәрәләр- нәсел агачы” шәҗәрәләр конкурсында катнаштылар, армия сафларында хезмәт итүче егетләребезгә хат яздылар. (Хасанова А.М., Мифтахова Л.Р.)


















