Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Профилактик чара үтте 18.12.2017

ПДН начальнигы Михайова Рания Ришат кызы,укучылар белән очрашып,профилактик әңгәмә үткәрде.Имин интернет,71нче закон үтәлеше,җәмәгать урыннарында уз-узеңне тоту һәм башка мәсьәләләренә тукталды.Күп кенә киңәшләрен бирде,таләпләр куйды.Тормыштан гыйбрәтле мисаллар китерде.
-
5 ләрдә "Тамчы шоу" 18.12.2017

Математика атналыгының чираттагы бәйгесе 5 классларда "Тамчы-шоу" уены белән дәвам итте. Укучылар уендага сорауларны, биремнәрне бик теләп башкардылар.
-
“Ягез әле,егетләр!” 16.12.2017

“Ягез әле,егетләр!” дип исемләнгән , районкүләм хәрби-спорт уенында , Хәйуллин Айдар җитәкчелегендәге мәктәбебез командасы, барлык этапларны уңышлы үтеп, 3 урынга лаек булдылар. Афәрин,егетләр! Котлыйбыз!
-
Интернет-ата-аналар җыелышы 15.12.2017

“Поборы и пожертвования-что общего и в чем различия?» дигән актуаль темага онлайн режимда республикакүләм ата-аналар җыелышы булды.Ата-аналардан законсыз рәвештә акча җыюлар,шулай ук хәйриячелек,спонсорлык итүләр турындагы мәсьәләләргә ачыклык кертелде.
-
Информатика атналыгы дәвам итә 14.12.2017

8 класс укучылары арасында "Информацион лабиринт" интеллектуаль уен узды. "Программистлар" һәм "Хакерлар" командалары көч сынашты.
-
7 класслар күмәк проект эше башкардылар 11.12.2017

7 класс укучылары Миннебаева А.җитәкчелегендә республикакүләм күмәк проект эше башкардылар.”Прекрасное далеко”(Гүзәл киләчәк) темасына багышланган,берничә эзләнүле эшлне үз эчнә алган әлеге күләмле иҗади эшләрне яратып һәм кызыксынып башкардылар, укучылар үзләренең дә, иптәшләренең дәэләнүле эшләрен уңай яктан бәяләделәр.
-
9 декабрь-Ватан геройлары көне 06.12.2017

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Дәүләтҗанова М., “Ватан геройлары көне”уңаеннан,укучыларда ватаныбызга карата горурлык хисләре тәрбияләүмаксатыннан, күп этаплардан торган “Данлыйбыз,горурланабыз!” дигән тема астында интеллектуаль уен-квест әзерләп үткәрде.
-
Кардан сыннар ясыйбыз 05.12.2017

Мәктәп ишекалдына Яңа ел рухы хөкем сөрә:,күп төрле кар сыннары каршы ала,ә кичке мәктәпне гирлянда утлары бизи.Беренчеләрдән булып кардан мөлаем эт сынын Валиахметова Г.җитәкчелегендәге 5 класс укучылары ясап куйдылар.
-
“Җимлек” акциясе бара 04.12.2017

Канатлы дусларыбыз өчен катлаулы чор башлана.Аларга ярдәм кулы сузу өчен мәктәп күләмендә “Җимлек” акциясе игълан ителде.Беренчеләрдән булып, әлеге күркәм эшкә ,Тәхәвиева Э.М.җитәкчелегендәге 3 сыйныф укучылары кушылды.Кошкайларыбызны саклыйк һәм ярдәм итик!Изге эштән читтә калмыйк!
-
Час кода-2017 04.12.2017

Россия күләм акция кысаларында информатика дәресләрендә һәм класс сәгатьләрендә видеороликлар күрсәтелде. Укучылар тренажер үтеп сертификатлар, дипломнар алдылар.






