Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Тиздән әниләр бәйрәме! 18.11.2017

Җиһангирова Миләүшә җитәкчелегендәге озынайтылган көн төркеменә йөрүче 1-2 сыйныф укучылары дәресләргә әзерләнү,саф һавада булу яки файдалы аралашудан тыш,бик теләп кул эшләре башкарырга да яраталар.Балалар “Аналар көнен”ә аеруча тырышып әзерләнделәр .Үз куллары белән эшләгән бүләкләрен тапшыру өчен “Аналар көне”н зарыгып көтәләр.
-
Ата-аналарөчен интернет-җыелыш 17.11.2017

Республикакүләм интернет- ата-аналар җыелышы проекты старт алды.Әлеге проект Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан,әти-әниләрдә ата-ана булу культурасы тәрбияләү максатыннан тәкъдим ителде.Беренче җыелыш “Как учить,а не мучить?”темасына,балаларда укуга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү мәсьәләләренә багышланды.
-
"Фликерлы киемнәр- замана тәлабе" 16.11.2017

Бүген 5 нче сыйныф укучыларының "ЮИД"отряды "Фликерлы киемнәр- замана тәлабе" исемле чыгыш ясады. Юл йөрү кагыйдәләрен, караңгы вакытта җәяүлегә саклану чараларын искәрттеләр. Һәр укучыга яктылыкны кире кайтаручы элементлар булдыруга өндәделәр.
-
Афәрин,укучылар! 13.11.2017

Морзалар урта мәктәбе базасында Укучыларның хәрәкәтле уеннар буенча II Спартакиадасының район туры үткәрелде.Сөләйманов Илфат Гази улы җитәкчелегендәге мәктәп командасыәлеге чараның төп этапларында җиңү яулап,командалар арасында 2 урынга лаек булды.Афәрин,укучылар.Котлыйбыз!
-
"Дети России" комплекслы-профилактик операция кысаларында 11.11.2017

Республикабызда «Дети России» дип исемләнгән комплекслы-профилактик операция үткәрелә.Әлеге чараның максаты- яшүсмерләр арасында наркоманиянең таралуын кисәтү,наркотик яки психоактив матдәләрнең зарарлы тәэсире, закон алдындагы җаваплылык турында тулырак мәгълумат бирү.
-
Психологлар бездә кунакта 09.11.2017

Районыбызда эшләп килүче педагогик-психологик хезмәт күрсәтү бүлеге психологлары Печкова Р.Х.,Салахова Е.Н. ОГЭ, ЕГЭ алдында торган укучылар,шулай ук укытучылар белән файдалы тренинг үткәрделәр.
-
«Наркотикларга каршы-спорт» 08.11.2017

Мәгариф бүлегенең 03.11.2017 № 902 номерлы хаты нигезендә ,яшүсмерләр арасында наркоманияне кисәтүгә багышланган чаралар үткәрелә.Физик хәзерлек укытучысы Хәйруллин Айдар ,“Наркотикларга каршы –спорт” темасы астында, 5-6 класс укучылары арасында уен-ярышлар,”Хәрәкәтле уеннар” түгәрәгенә йөрүче башлангыч класс укучылары белән күңелле стартлар әзерләп үткәрде.
-
11 класс укучысы КФУ базасында үткәрелгән конференция-конкурста катнашты 02.11.2017

2 ноябрь көне 11 класс укучысы Мингалиева Динара Казанда КФУ базасында үткәрелгән Л.Толстой исемендәге Бөтенроссия фәнни конференция-конкурста үзенең фәнни-эзләнү эше белән чыгыш ясап IIIдәрәҗә дипломга лаек булды.Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миннебаева Альбина Фәргать кызына фәнни җитәкче сертификаты тапшырылды.Уңышларыгыз дәвамлы булсын!
-
К.Тинчурин театрына экскурсия 01.11.2017

Балаларның көзге каникулын күңелле дә,файдалы да итү максатыннан,районыбыз җитәкчелеге Казан шәһәренә экскурсияләр оештырды.К.Тинчурин театрына барып балалар өчен махсус әзерләнгән спектакль карап кайту бәхете безнең мәктәптән бертуган Нуруллиналарга насыйп булды.Иң мөһиме ,укучыларыбыз шатланып,канәгать булып кайттылар.
-
Фәнни-гамәли конференциядә 01.11.2017

10 сыйныф укучылары Зәйнуллина И. һәм Хафизова Р.Буа шәһәрендә үткәрелгән “Шәҗәрәләр-нәсел агачы”дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә үзләренең эзләнү эшләре белән чыгыш ясадылар(җит.Дәүләтҗанова М.З.)Кызлар үз нәселләренең үткәнен,әби-бабаларының гыйбрәтле тормышларын,көнкүрешләрен өйрәнүне дәвам итәчәкбез дигән теләк белән кайттылар.






