Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 |
| У нас учат: | 21 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
«Созвездие-Йолдызлык-2018» фестиваленең сайлап алу турлары үтте. 08.02.2018

6-8 февраль көннәрендә «Созвездие-Йолдызлык-2018» фестиваленең сайлап алу турлары үтте.Сәләтле укучыларыбыз Фатыйхова Р.,Амануллина И.,Мубаракшина К.”Вокал-соло” номинациясендә,Ситдиков А. һәм Абдуллина З.”Конферанс” номинациясендә чыгыш ясадылар.
Уңышлар сезгә,укучылар!
-
Хоккей ярышлары бара 03.02.2018

Мәктәбебезнең хоккей мәйданчыгында ,авылдашыбыз эшмәкәр Марат Валиуллин призына хоккей ярышлары бара.Алты команда үзара көч сынаша. Хоккейчы егетләребезгә уңышлар телибез!
-
“Воспитать человека” конкурсы 02.02.2018

Бүген республикакүләм “Воспитать человека” конкурсының муниципаль этабы үтте.Әлеге конкурс кысаларында “Иң яхшы класс җитәкчесе” конкурсында 10 класс җитәкчесе Дәүләтҗанова Мәүлеҗиһан катнашты. Таныш булмаган класс укучылары белән “Холокост-помнить или забыть?» темасына класс сәгате күрсәтте.Актив,үз эшенә бирелгән укытучының эшен жюри аерым билгеләп үтте.
-
Сталинград янындагы сугышка 75 ел 01.02.2018

Сталинград янындагы сугышка 75 ел тулу уңаеннан ,”Мамаев курган” дип исемләнгән вебинар булды.Тарих укытучысы Дәүләтҗанова М.9-11 класс укучылары өчен әлеге вебинарны карау һәм соңыннан фикер алышу оештырды.
-
27 январь-холокост корбаннарын искә алу көне 29.01.2018

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Дәүләтҗанова М. ,“Халыкара холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан ,10 класс укучылары белән информацион дәрес үткәрде һәм презентация әзерләделәр.Холокостның тарихы,аның сәнгатьтә чагылышы,холокостка багышланган һәйкәлләр турында бай мәгълумат тупланды.
-
Белдерү 29.01.2018

“Россия Федерациясендә мәгарф турында” ФЗ-273 нче Федераль закон, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 22.01.2014 ел 32 нче номерлы приказы , Апас муниципаль районы башкарма комитетының 15.01.2018 елның 8 нче номерлы карары нигезендә, 2018 елның 1 февраленнән Борнаш, Әҗем, Әлмәндәр, Зур Болгаер, Кече Болгаер җирлекләренә беркетелгән балалар, 2018/2019 уку елына 1 сыйныфка кабул ителә. Сыйныфта буш урыннар калган очракта, 1 июльдән, әлеге җирлеккә кермәгән балалар да 2018/2019 уку елына 1 сыйныфка кабул ителә.
-
«Ел ОБЖ укытучысы» конкурсына йомгак ясалды 27.01.2018

Кильдураз мәктәбендә үткән семинар-киңәшмәдә “Ел ОБЖ укытучысы-2018” конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде.Иң сәләтле һәм иң оста фәнче булып ОБЖ укытучыбыз Хәйруллин Айдар Әнвәр улы танылды.Ул конкурсның зона этабында район данын яклаячак.Уңышлар,сина, мөгаллим!
-
Ата-аналарҗыелышы булды 26.01.2018

9,11 класс укучылары һәм аларның ата-аналары катнашында ,чираттагы җыелыш булды.Укучыларның имтиханнарга әзерлеге,барлык фәннәрдән дә биреп караган сынауларның сыйфаты,балаларның әзерлекләргә йөреше ,шулай ук әзерлекләр барышындагы җитешсезлекләр хакында уртага салып сөйләшенде,киңәш-табыш ителде.
-
«Всезнайка» түгәрәге уңышлы эшли 25.01.2018

Беренче класс укучылары ,инглиз теленнән,Валиахметова Гузәл кызы җитәкләгән “Всезнайка”түгәрәгенә яратып йөриләр.Занятияләр зур әзерлек белән, кызыклы һәм мавыктыргыч үтә.Балалар төрле уеннар аша инглиз телен үзләштерәләр.Хәзерге вакытта санарга һәм төсләрне инглизчә атарга өйрәнәләр.
-
Динараның чираттагы уңышы 25.01.2018

Мәктәбебезнең иң актив укучысы,уку отличнигы Мингалиева Д.”Замечательный вожатый” конкурсының район турында катнашты.Барлык этапларда уңышлы чыгыш ясап “Иң заманча һәм зәвыклы вожатый” номинациясенә лаек булды.Уңышларың дәвамлы булсын,Динара!






