Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Мин -җәяүле,мин –пассажир 15.01.2018

Сәлимуллина Г.К.җитәкләгән “Мин -җәяүле,мин –пассажир” дип исемләнгән түгәрәктә 1 класс укучылары шөгыльләнә.Юл-транспорт фаҗигаларын кисәтү максатыннан,юлда йөрү кагыйдәләрен,юл билгеләрен өйрәнәләр,шулай ук төрле ситуацияләрдә,конкрет мисаллар өстендә үз-үзеңне ничек тотарга икәнлегенә төшенәләр.
-
“Оста куллар “ түгәрәге эшчәнлеге 15.01.2018

3-4 класс укучыларын берләштергән Фәйзуллина Л.М. җитәкчелегендәге “Оста куллар” түгәрәгендә балалар яратып шөгыльләнәләр.Кәгазьдән ниләр генә ясап куймый алар.Хәзерге вакытта оригами ысулы белән эшләү серләренә төшенәләр.Әти-әниләр ярдәме белән ,балаларның кул астында, барлык кирәкле материаллары да бар.
-
«Ел укытучысы-2018» 15.01.2018

Биология-химия укытучыбыз Сибгатуллина Лилия «Ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабында катнашты.Ул Апас урта мәктәбенең 5 класс укучылары белән “Бактерияләрнең төзелеше һәм тереклек эшчәнлеге”темасына ачык дәрес күрсәтте .Әлеге дәрескә жюри әгъзалары бары тик уңай бәя бирделәр. Уңышлар сиңа, Лилия!
-
Хоккей мәйданчыгында эш кайный 13.01.2018

Мәктәп янында хоккей мәйданчыгыбыз булуга бик шатланабыз,чөнки буш вакытларны күңелле һәм файдалы үткәрү өчен менә дигән мөмкинлегебез бар.Боз катыру,мәйданчыкны тәртиптә тоту балалар,аларның әтиләре һәм физик-хәзерлек укытучылары көче белән башкарыла.
-
Г.Зәйнәшевага багышланган кичә 12.01.2018

Китапханәче Ф.Сәлимуллина Гөлшат Зәйнәшевага 90 яшь тулу уңаеннан “Җырга багышланган гомер” дип исемләнгән кичә әзерләп үткәрде.Укучылар Г.Зәйнәшеваның шигырьләрен сөйләделәр,аның сүзләренә язылган җырлар җырладылар,язмада тыңладылар.Гөлшат апаның С.Садыйкова белән иҗатташ дуслыгы,аның турындагы китаплары һәм сайланма әсәрләре белән якыннан таныштылар.
-
«Гирлянда дружбы» акциясендә катнаштык 12.01.2018

Балаларны һәм өлкәннәрне берләштерү,дуслыкның асылын аңлату,бабаларыбызның традициялрен һәм йолаларын югалтмау максатыннан үткәрелгән әлеге чарага беренчеләрдән булып башлангыч сыйныф укучыларыбыз кушылдылар һәм барлык укучыларның актив катнашуы өчен тырыштылар,шулай ук “Дустың кем?” темасына үткәрелгән әңгәмә дә җанлы һәм файдалы үтте.
-
11 январь-Тыюлыклар һәм милли парклар көне 11.01.2018

Әлеге уңайдан Зарифуллина М.9 класс укучылары белән әңгәмә –дәрес үткәрде.1916 елның 11 январендә патша Россиясендә беренче тыюлык-Бурятиядәге “Баргузинский “тыюлыгы оешкан.Хәзерге вакытта илебездә 100 дән артык тыюлык,35 милли парк исәпләнә.Укучылар иң зур тыюлыкларга читтән торып сәяхәт кылдылар,белемнәрен дә сынадылар.
-
Кеше хокукларына багышланган тест эше 11.01.2018

Халыкара кеше хокуклары көне һәм “Об Уполномоченном по правам человека в РФ” ФЗ ның 20 еллыгы уңаеннан тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Дәүләтҗанова М. югары класс укучылары арасында “Мин һәм минем хокукларым” темасына тест үткәрде.
-
“Патриот” түгәрәге уңышлы эшли 10.01.2018

Хәйрллин Айдар җитәкләгән “Патриот” түгәрәгенә 8-9 класс укучылары теләп йөриләр,чөнки һәр дәрес кызыклы ,мавыктыргыч һәм файдалы үтә.Җитәкче занятияләрнең практик өлешенә зур әһәмият бирә, укучыларда Ватанга карата мәхәббәт, төгәллек, тизберлек, максатчанлык кебек сыйфатлар тәрбияләүне ,һәм әлбәттә, егетләрне армия хезмәтенә әзерләнүне максат итеп куя.
-
Кеше хокукларына багышланган Бердәм дәресе үтте 10.01.2018

Халыкара кеше хокуклары көне һәм “Об Уполномоченном по правам человека в РФ” ФЗ ның 20 еллыгын билгеләп үтүгә багышлап Бердәм кеше хокуклары дәресе үтте.Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Дәүләтҗанова М.Кеше хокукларына багышлап эчтәлекле чыгыш ясады,соңыннан югары класс укучылары өчен эшлекле уен оештырды.






