Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
«Яшьләр бердәмлеге көне” 24.04.2018

Язгы мәрхәмәтлелек атналыгының өченче көне-мөмкинлеге чикләнгән балалар турында кайгырту,аларның катлаулы тормышын җиңеләйтү,ярдәм оештыру һәм күтәренке кәеф бүләк итү максатыннан үткәрелә.2б һәм 3б классында укучы балалар өчен әлеге көн аеруча истәлекле булды.Алар өчен класс җитәкчесе М.Саматова бәйгеләр,уеннар оештырды,тормыш кадере турында эчтәлекле класс сәгате әзерләп үткәрде.
-
22 апрель-“Җир көне”
23.04.2018
“Һәркөн игелекле эш эшлә” девизы астында үтә торган изге эшләр атналыгының беренче көне Җир көне буларак билгеләп үтелә.Төп максаты ишек алларын,тирә-юнебезне җыештыру,төзекләндерү һәм яшелләндерү эшенә әзерлек алып бару.Ел саен мәктәп тирәсе чәчәкләргә күмелә,быел да чәчәк үсентеләрен кирәк кадәр әзерләдек.Язгы өмәләр,агач утыртулар май аена планлаштырыла.
-
“Китап һәм авторлык хокуклары көне” 23.04.2018

Бүген язгы мәрхәмәтлелек атналыгының икенче көне.Китапханәче Ф.Сәлимуллина башлангыч класс укучылары белән китаплар турында “түгәрәк өстәл”әзерләп үткәрде.Китапларны саклап тотарга,яратырга,белгәннәрең белән уртаклашырга чакырды.Балалар белән укыган китаплары турында әңгәмә үткәрде.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы-2018 21.04.2018

Россия регионарында Бөтенроссия ирекле “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясе старт алды.Әлеге чара ,киң җәмәгатьчелекне изге эшләргә тарту максатыннан, “Һәркөн игелекле эш эшлә!” девизы стында МО и Н РТ ярдәме белән ,22.04-28.04.срокта үткәрелә.Изге эшләрдән читтә калмаска,активлык күрсәтергә чакырабыз!
-
Психологик тест һәм мониторинг 21.04.2018

16.04.-30.04 срокта 6-8 класс укучылары ,белем бирү учрежденияләрендә психологик иминлекне тәэмин итүгә багышланган социаль- психологик тест үтәләр.
-
Хокук бозуларны кисәтү отрядлары конкурсы 20.04.2018

Бүген Морзалар урта мәктәбе базасында Хокук бозуларны кисәтү отрядлары арасында конкурс булып үтте.Әлеге бәйгедә Бикмурзина Ф.И.җитәкчелегендәге “Ритм” отрядыбыз катнашты.Барлык этапларны уңышлы үттеләр,ә строевой смотрда “иң яхшы команда” булып танылдылар һәм команда адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде.Афәрин,укучылар!
-
“Без бергә” фестиваленең зона этабы үтте 17.04.2018

Әлеге чарада 9 класс укучысы Мөбәрәкшина Камилә катнашты.Ул “вокал-соло” номинациясендә чыгыш ясады, фестивальдән уңай тәэсирләр белән кайтты.
-
15 апрель-Экологик белемнәр көне 14.04.2018

Әлеге уңайдан 9 класс җитәкчесе Зарифуллина М.класс сәгатен экологик темага багышлап үткәрде.Бөтен кешелек доньясына кагылган- глобаль экологик проблемаларга тукталды,әңгәмә оештырды һәм табигатькә карата мәрхәмәтле булырга чакырды.”Сыерчык”,”Кормушка” акцияләрендә ел саен актив катнашкан укучыларга рәхмәт белдерде.
-
Бишенче интернет –ата-аналар җыелышы 13.04.2018

Бүген онлайн режимда бишенче республикакүләм интернет –ата-аналар җыелышы булды.Әлеге проект Фән һәм Мәгариф министрлыгы белән министрлык каршындагы җәмәгать советының уртак инициативасы белән әзерләнде.Утырышның темасы – «Можно ли на ЕГЭ идти с удовольствием?».Сүз , чыгарылыш класс укучыларын имтиханнарга интеллектуаль һәм психологик яктан әзерләүнең отышлы технологияләре,әлеге җаваплы чорда ата-аналарның , укытучыларның роле турында барды.
-
Профориентация эше 13.04.2018

Бүген бездә кунакта Казан шәһәре кооператив иституты хезмәткәрләре.Алар 11 класс укучылары белән очраштылар һәм уку йортына керү шартлары,уку шартлары һәм белем алу юнәлешләре белән тулы итеп таныштырдылар,кызыксынган сорауларга җаваплар бирделәр.Соңыннан чыгарылыш класс укучылары белән анкета үткәрделәр һәм 27.04.булачак ачык ишекләр көненә чакырдылар.






