Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 |
| У нас учат: | 21 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Һәйкәлләргә шефлык итәбез 20.02.2018

“Балкыш” исемендәге тимурчылар отряды әгъзалары , Борнаш авылы уртасындагы ,яу кырыннан кайтмаган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл тирә-юнен кардан арындырдылар.Изге эшләр тормыш рәвешебезгә әйләнсен иде.
-
"Ел ОБЖ укытучысы" конкурсының зона этабы 20.02.2018

“Ел ОБЖ укытучысы»конкурсының Тәтештә уза торган зона этабында укытучыбыз Хәйруллин Айдар район данын яклый.Уңышлар белән кайтуыңны көтәбез, коллегабыз!
-
Уңыш арты уңыш 19.02.2018

А.Абзалованың трмыш һәм иҗат юлына багышлап үткәрелгән “Дулкыннар” республикакүләм бәйгесенең муниципаль этабында актив катнашып Фатыйхова Р.(җит.Миннебаева А.) авторлык шигыре буенча 3 урын,Хуҗина Г.(җит.Бикмурзина Ф.) “Моң иясе Әлфия апа истәлегенә” шигыре белән 1 урынга лаек булды.Х.Гөлия фестивальнең республика этабында катнашачак.Уңышлар сиңа,Гөлия!
-
Хоккей командабызның чираттагы уңышы 17.02.2018

17 февраль көнне, Каратун мәктәбе базасында,эшмәкәр Мингазеев Фирдүс кубогына үткәргән хоккей ярышында мәктәбебез командасы 3 урынны яулады.Яшь,өметле командабыз әгъзаларын котлыйбыз,яңа уңышлар телибез!
-
Онлайн режимда ата-аналар җыелышы 16.02.2018

Чираттагы онлйн-ата-аналар җыелышы “Стресс у ребенка:Как распознать и чем помочь?»темасына үткәрелде. Сүз , көн кадагындагы четерекле темага-балалар һәм яшүсмерләр тормышында конфликтлы ситуацияләрне уңай һәм нәтиҗәле хәл итү юлларына багышланды.
-
Хәрби-тарихи викторина үткәрелде 15.02.2018

ЮНАРМИЯ хәрәкәте әгъзалары өчен “Славные страницы военной истории”темасына викторина үткәрелде.Әлеге викторина Афганстаннан соңгы солдат чыгуга 26 ел булуга,Хәрби комиссариатлар оешуның 100 еллыгына һәм Сталинград сугышының 75 еллыгына багышлап үткәрелде.
-
“Дулкыннар”республикакүләм бәйгесенең муниципаль туры үтте 13.02.2018

Әлеге конкурс быел А.Абзалованың трмыш һәм иҗат юлына багышлап үткәрелә.Район турында Фатыйхова Р.(җит.Миннебаева А.),Хуҗина Г.(җит.Бикмурзина Ф.) һәм Сөнгатуллина К.(җит.Шәйхетдинова А.) “Нәфис сүз”номинациясендә чыгыш ясадылар.Нәтиҗәләренең дә уңышлы булуын көтеп калабыз!
-
Гуманитар фәннәр укытучылары семинарга җыелды 13.02.2018

Югары Ослан районы сәләтле балалар лицее Иннополиста гуманитар фәннәр укытучыларының Республикакүләм семинары булды.Әлеге чарада мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Музффарова С.һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйхетдинова А. катнаштылар.
-
Беренче сыйныфка укырга керүче балаларның ата-аналары белән очрашу 09.02.2018

1 февральдән беренче сыйныфка укырга керүче балаларның ата-аналарыннан гаризалар кабул итү башланды.Әлеге уңайдан,уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Шәйхетдинова Алсу,балаларны кабул итеп алачак класс җитәкчесе Вилданова Л.ата-аналар белән очрашып сөйләштеләр,киңәш-табыш иттеләр , гаризалар калдырдылар.Үзләрен борчыган барлык сорауларга да җаваплар алдылар.
-
Әлифба бәйрәме булды 09.02.2018

Беренче сыйныф укучыларының күптән көткән Әлифба белән саубуллашу бәйрәме булды.Балалар ,укытучылар,әти-әниләр һәм иптәшләре алдында беренче “имтихан”нарын тоттылар, уңышлары белән уртаклаштылар ,һөнәрләрен күрсәттеләр.Укытучылары Гөлфинә Кәфил кызы укучыларыннан канәгать булуын әйтте,ата-аналарга рәхмәтен белдерде.Бу бәйрәм балалар күңелендә матур хатирә булып калыр.К иләчәктә дә уңышлар сезгә,балалар!






