Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Китапханә эшчәнлеге 09.01.2018

Китапханәче Сәлимуллина Фирая 4 сыйныф укучылары өчен,күрше кешесенә,дуска карата ихтирам,изгелек хисләре тәрбияләү максатыннан “Яхшы күрше-ярты дус” темасына информация сәгате әзерләп үткәрде.Тәрбияви әһәмияткә ия әлеге дәрестә балалар файдалы ситуацияләр чиштеләр,мәкальләрне искә төшерделәр,дуслары турында фикерләре белән уртаклаштылар.Иң мөһиме дуслыкның,күршелекнең асылына төшенделәр,кадерен белергә дигән фикергә килделәр.
-
Район башлыгы елкасында катнаштык 05.01.2018

Район башлыгы елкасында катнаштык
5 январь көне Апасның мәдәният йортында отличниклар,төрле конкурсларда җиңүче балалар өчен Глава елкасы булды.Безнең мәктәптән дә Валиахметова Г.җитәкчелегендә “5” ле билгесенә генә өлгергән укучыларыбыз Кыш бабай бүләге,ә һәм актив укучыларыбыз Мингалиева Д.һәм Ситдиков А.акчалата бүләк алдылар.Каратун мәктәбе укучылары оештырган яңа ел тамашасы да балалар күңеленә хуш килде.
-
Педагогик киңәшмә үтте 27.12.2017

“ФГОС кысаларында проект эшчәнлеге аша универсаль уку гамәлләрен формалаштыру” темасына педагогик киңәшмә үтте.Көн тәртибендә I-яртыеллыкка йомгак,алда торган бурычлар һәм аларны хәл итү юллары һ.б.мәсьәләләр каралды.Киңәшмә эшлекле шартларда үтте.
-
Ата-аналар җыелышы булды 26.12.2017

Кышкы каникулларны имин үткәрү мәсьәләләренә багышланган ата аналар җыелышы булды.Көн тәртибендә I- яртыеллык йомгаклары, 9,11 классларның имтиханнарга әзерлек торышы,каникул чорына эш планы белән таныштыру да бар иде.
-
9 сыйныфлар имтихан биреп карадылар 26.12.2017

9 сыйныф укучылары математикадан имтихан эше башкарып карадылар.Ата-аналар да,укучылар үзләре дә мондый сынаулар узеңнең мөмкинлекләреңне реаль бәяләргә,имтиханга барганда стрессларны киметергә бик ярдәм итә диеп исәплиләр.
-
Яңа ел бәйрәме күңелле үтте 25.12.2017

Бүген мәктәбебездә Яңа ел бәйрәме гөрләп үтте.1-5 класс укучылары “Хуш киләсең,яңа ел!” дигән тамаша әзерләгәннәр иде.Иске елны озаттылар,яңа елны,Кыш бабай һәм Кар кызын каршы алдылар.
-
Укучыбыз Республика елкасына барып кайтты 25.12.2017

11 класс укучысы Мингалиева Динара ,уку алдынгысы һәм җәмәгать эшләрендә дә иң актив катнашучы буларак,президент елкасында булып кайтты.”Бик күңелле булды,югары дәрәҗәдә оештырылган иде,ошатмыйча мөмкин түгел,шундый бәйрәмгә эләгүем белән мин бик бәхетле !”,-диде ул шат елмаеп.Син моңа лаек,Динара!
-
Үзәк чыршы ачу тантанасы 23.12.2017

Миннебаева Альбина җитәкчелегендә 7 сыйныф укучылары Апас район үзәгендә Үзәк чыршы ачу тантанасында катнаштылар. Зур әзерлек белән оештырылган бәйрәм балалар күңеленә хуш килде.Алда Яңа ел балмаскарады һәм күңелле кышкы каникуллар!
-
ТИН укытучыбыз җиңү яулады 22.12.2017

Район күләмендә, ТИН укытучылары арасындагы конкурсның сайлап алу туры үткәрелеп,6 укытучы финалга узган иде.Районкүләм финал ярышында мәктәбебезнеңТИН укытучысы Хәйруллин Айдар Әнвәр улы Гран-Призга лаек булды һәм ул Казанда үтәчәк “Ел укытучысы” конкурсы финалында Апас данын яклаячак.Афәрин,Айдар!Уңышларың дәвамлы булсын!
-
Окей-доктор хезмәте турында сөйләшү булды 19.12.2017

Ак барс банк хезмәткәрләре укытучылар белән очрашып,окей-доктор хезмәте турында тулы мәгълумат бирделәр,өстенлекләрен һәм кеше өчен уңайлы якларын аңлаттылар.Читтән торып ничек специалистлар белән аралашып,кирәкле мәгълуматны алып була икәненә дә инандырдылар.






