Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
Дуслык күпере ныгыды 18.04.2019

Башкортстан республикасында Татарстан көннәре кысаларындагы очрашуда Актаныш районыннан да эшлекле делегация катнашты. “Сәләтле балалалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ы белән Уфа шәһәренең 84 һәм 65 номерлы гимназияләре арасында хезмәттәшлек килешүе төзелде.
-
"Минем кече Ватаным" 17.04.2019

Гимназиянең 7 класс укучысы Габдрахманов Айнур (җитәкчесе Сибгатуллин Ришат Тимершаех улы), Казан дәүләт аграр университеты үткәргән “Минем кече Ватаным” республика яшь уйлап табучылар олимпиадасында катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Театр на английском языке 16.04.2019

15-16 апреля на базе Центра детского творчества прошел районный конкурс театральных постановок на английском языке. Команда гимназии под руководством Валиевой Р. Ф. и Саттаровой Г. Г. заняла в этом конкурсе 1 место. Поздравляем ребят и их наставников с заслуженной победой!
-
Әти-әниләр өчен ачык ишекләр көне 13.04.2019

Гимназиядә бүген әти-әниләр өчен ачык ишекләр көне үтте. Килгән кунаклар укучыларның укыту-тәрбия, интернатта яшәү шартлары, проектлар, дәрестән тыш шөгыльләр системасы белән таныштылар. Очрашу ахырында “Без яшь, без сәләтле...” олимпиадасында уңышлы чыгыш ясаган 26 укучының әти-әниләренә, Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаттахов Энгель Нәвап улы тарафыннан, рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
Волейбол ярышлары 13.04.2019

Районкүләм үткәрелгән волейбол ярышында кызлар командасы – I, егетләр командасы II урыннарга лаек булды. Укучыларны һәм остазлары Харрасова Алсу Рәскать кызын җиңүләре белән котлыйбыз. Афәрин!
-
Алдынгылар хөрмәтләнде 12.04.2019

Чебешләрне көзен санасалар да, фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы Актаныш районында традицион рәвештә, апрель аенда үткәрелә. Бу уку елында фән олимпиадаларының республика этабында гимназия укучыларының 52 призлы һәм җиңүче урыннары бар. Әлеге укучылар арасында ике яки аннан да күбрәк призлы урын алучылар да булды. Мәсәлән, 8 класс укучысы Вәлиева Нәфисә 6 фәннән республика дәрәҗәсендә урын алып, “Ел укучысы” исеменә лаек дип табылды. Район мәктәпләре арасында гимназия I урынга ия булды. Олимпиадада югары нәтиҗәләр күрсәткән укучы һәм аларның остазларын җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Космонавтика көне 12.04.2019

12 апрель – авиация һәм космонавтика көне. Гимназиядә дә әлеге истәлекле көн уңаеннан төрле чаралар оештырылды: класслар арасында рәсем конкурслары, Гагарин дәресләре, видеофильм карау, викториналар үткәрелде.
-
Баскетбол җиңүчеләре 06.04.2019

Гимназия кызлар баскетбол командасы районкүләм уздырылган ярышта мактаулы I урынга лаек булдылар. Кызларны һәм остазлары Харрасова Алсу Рәскать кызын җиңүләре белән котлыйбыз. Афәрин!
-
Ачык ишекләр көне 06.04.2019

Бүген гимназия үзенә Актаныш 2 нче санлы мәктәбенең 4 сыйныф укучыларын кунакка кабул итте. Килгән укучылар гимназиядә тормышы, анда башкарылып килүче прроектлар, интернат бинасы белән таныштылар, гимназиянең өлкән сыйныфларында белем алучы абый-апаларыннан төрле кызыклы мәгълүматлар алдылар, фәнни экспериментларда катнаштылар.
-
Экояз - 2019 05.04.2019

Гимназиядә #эковесна2019 акциясенә старт бирелде. Укучылар, җылы яктан кайтучы сыерчыкларны матур оялар белән каршылыйлар.
















