Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Олыласаң олыны, олыларлар – үзеңне 11.10.2019

10а, 10б класс укучылары коллективы, класс җитәкчеләре Шагзамова Энҗе Фирдәвис кызы, Гыйлметдинов Марат Илсур улы, тәрбиячеләре Бакирова Фәнилә Фирдәвис кызы җитәкчелегендә, әби-бабайларын чакырып, бәйрәм тамашасы бүләк итте. Дәү әниләр, дәү әтиләр оныкларының концерт программасын карадылар, чәй табыны артында җанлы әңгәмә кордылар.
-
Бәйрәм белән, хөрмәтле педагоглар! 05.10.2019

Укытучым! Алтыннардан коеп
Салган һәйкәл генә аз сиңа.
Кешелеккә иткән изгелегең
Рәхмәт булып кайтсын үзеңә!
Хөрмәт булып кайтсын ул сиңа!!!
-
“Яшәгез сез көлеп кенә, дөньядан ямь табып кына!” 04.10.2019

Бүген, гимназиядә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне хөрмәтләү булып узды. Бәйрәм чарасы, чәй табыны артында, укучыларның җыр-бию, уен-көлкеләре белән үрелеп барды. Өлкәннәребез матур хатирәләр, күңелле истәлекләрен яңарттылар.
-
Амстердам университеты профессоры гимназиядә 04.10.2019

Гимназия укучыларының татар дөньясындагы кызыклы шәхесләр белән очрашулары дәвам итә: бүген Амстердам университеты профессоры, PhD, тарихчы Әлфрид Бостанов кунак булды. Галим укучылар белән аралашты, үзенең тормыш һәм фән юлы турында сөйләде, фән өлкәсендә уңышларга ирешер өчен нинди белемнәр кирәклеген аңлатты. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Олыласаң олыны... 02.10.2019

Октябрьнең беренче ункөнлеге өлкәннәр декадасы буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан гимназиядә дә төрле чаралар планлаштырылды.
-
Бер рәхмәт – мең бәладән коткарыр 28.09.2019

Гимназиянең волонтерлар отряды вәкилләре өлкәннәргә ярдәм акциясен башлап җибәрделәр. Шимбә көнне педагог-оештыручы Гөлгенә Глүсовна җитәкчелегендә, 95 яшьлек Нәкыя әбинең хәлен белешеп кайттылар. Волонтерлар төркеме мондый акцияләрне ел дәвамында оештырырга вәгъдә итте.
-
Җиңел атлетика ярышы 28.09.2019

Марафон йөгерүләре буенча спорт мастеры, якташыбыз Фирдәвис Шәемов призына үткәрелгән җиңел атлетика ярышында гимназиянең 8а классы укучысы Хафизова Айназ III урынга лаек булды. Гомуми нәтиҗәләр буенча гимназия командасы шулай ук III урынны алды. Команда әгъзаларын уңышлары белән котлыйбыз!
-
“Тылсым” бездә кунакта 25.09.2019

"Тылсым” мәктәп-бакчасының 4 класс укучылары гимназиягә экскурсиягә килделәр. Әлеге очрашу хәрәкәт куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында оештырылды һәм юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланды.
-
Экскурсияләр дуслаштыра 24.09.2019

8-9 класс укучылары Яр Чаллы шәһәренә экскурсиягә бардылар. Алар анда лазертаг уеннар һәм күңел ачу үзәгендә, кинотеатрда булдылар, шәһәрнең күренекле урыннарын күзәттеләр һәм күтәренке кәеф, укуга яңа дәрт туплап кайттылар.
-
“Татарстан кроссы – 2019” 21.09.2019

Бөтенроссия йөгерү көненә багышланган “Татарстан кроссы – 2019” бәйгесендә гимназия йөгерүчеләре дә актив катнаштылар. Гимназия директоры Рузилә Илдар кызы Гарипова VIP-йөгерүдә III урынга, 11 класс укучысы Шәрипьянова Язилә үз яшьтәшләре арасында II урынга лаек булды. Котлыйбыз!
















