Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Халыкара балалар китабы көне 02.04.2019

2 апрель – Халыкара балалар китабы көне уңаеннан, гимназия китапханәсендә, педагаог-китапханәче Эльвира Мәүлетдин кызы җитәкчелегендә чаралар үткәрелә.
-
Ломоносов укулары 30.03.2019

Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган X Республикакүләм “Ломоносов укулары” фәнни-эзләнү конференциясендә 2 урынга лаек булган 5а сыйныфы укучысы Фәрдиева Илинаны һәм җитәкчесе Фәрдиева Регина Равил кызын тәбрик итәбез!
-
Деловой визит 26.03.2019

Сегодня, в рамках делового визита в Актанышский район, гимназию посетила Депутат Государственного Совета РТ пятого созыва, исполнительный директор некоммерческой организации "Республиканский Фонд возрождения памятников истории и культуры РТ", заместитель председателя Государственного Совета РТ Ларионова Татьяна Петровна. Она ознакомилась с проектами нашей гимназии, провела ознакомительную беседу относительно целей и задач Республиканского фонда. Татьяна Петровна положительно отозвалась о деятельности гимназии-интерната и выразила пожелания дальнейших успехов на ниве образования и воспитания подрастающего поколения.
-
Ур-ра, каникуллар! 25.03.2019

Бүгеннән укучыларның язгы каникуллары башланды. Ул бер атна дәвам итә, алдагы дүшәмбе, 1 апрель көнендә бу уку елының IV чиреге башланып китәчәк. Күңелле һәм файдалы яллар булсын!
-
Математик мәсьәләләр конкурсы 23.03.2019

Казан Дәүләт Федераль университетында уздырылган III Бөтенрәсәйкүләм “Туган якны өйрәнүгә багышланган математик мәсьәләләр” конкурсында 8а сыйныфы укучысы Лиана Мухаметдинова – 2 урын, 5а сыйныфы укучысы Фәрдиева Илина – 3 урын яулады. Укучыларның эшләре махсус җыентыкта басылып чыкты. Укучыларны һәм җитәкчеләре Фәрдиева Регина Равил кызын җиңүләре белән тәбрик итәбез! Афәрин!
-
"Яшь һөнәрчеләр" конкурсы 21.03.2019

Технологик техникум базасында үткәрелгән “Профдебют” конкурсында катнашып, 9 класс укучысы Гимальтдинов Искәндәр авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру юнәлешендәге бәйгедә II урынга лаек булды. Искәндәрне һәм җитәкчесе Әгъләмов Данил Филүс улын җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Ачык ишекләр көне 16.03.2019

Бүген гимназия үзенә Актаныш 1 нче санлы мәктәбенең 4 сыйныф укучыларын кунакка кабул итте. Килгән укучылар гимназиядә тормышы, анда башкарылып килүче прроектлар, интернат бинасы белән таныштылар, гимназиянең өлкән сыйныфларында белем алучы абый-апаларыннан төрле кызыклы мәгълүматлар алдылар, фәнни экспериментларда катнаштылар.
-
Педагог профессионал! 15.03.2019

Сегодня завершился региональный этап Всероссийского конкурса «Учитель года Республики Татарстан 2019», на котором учитель русского языка и литературы гимназии-интерната Саматова Гульнар Дильфасовна стала победителем в номинации «Педагог профессионал». Поздравляем Гульнар Дильфасовну с заслуженной победой и желаем дальнейших успехов!
-
"Яңа китап" конференциясе 15.03.2019

Югары Ослан муниципиаль районы Курал мәктәбендә узган, Яңа китап” I республикакүләм фәнни-практик конференциясендә катнашып педагог-китапханәче Исламова Эльвира Мәүлетдин кызы һәм 8 б сыйныф укучысы Хаҗиева Таңсылу сертификат һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
-
Хокукларны өйрәнү дәресе 12.03.2019

Хокукларыңны беләсеңме? Бүген, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге белгечләре Кашапова Л.Г. һәм Фархуллина Г.А., Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында, гимназиянең 8-10 класс укучылары өчен "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" темасына тематик дәрес үткәрделәр. Укучылар бүгенге көн сатып-алу базарында үз хокукларыңны яклау турында мәгълүматлар алдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
















