Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Яшь инспекторлар бәйрәм белән котлый! 07.03.2020

Бүген, халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан, гимназиянең “яшь инспекторлары” гадәти булмаган рейдка чыктылар: район ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә руль артында утырган гүзәл затларны бәйрәм белән котлау өчен туктаттылар. Әлеге акция Актаныш районы ЮХИДИ бүлегенең пропаганда бүлекчәсе җитәкчесе тарафыннан, юл инспекторлары һәм аларның 1 санлы, 2 санлы мәктәпләрдәге, гимназиядәге яшь ярдәмчеләре белән берлектә оештырылды. Акция барышында туктатылган автоледилар да, укучылар үзләре дә әлеге чарадан бик канәгать калдылар. Барыбызга да имин юллар булсын!
-
Декада Английского языка продолжается 14.02.2020

14 февраля прошли дебаты между командами 7-8 классов. От каждого класса выступила одна команда из 3 спикеров. Тема дебатов: Geniuses are born, not made. (Гениями рождаются, не становятся).
-
Декада Английского языка 12.02.2020

В рамках декады английского языка 12 февраля в гимназии прошел конкурс - тестирование среди учащихся 8,9 и 10 классов по страноведению англоязычных стран. Поздравляем победителя конкурса Валиеву Нафису (9а), и призеров - Асадуллину Алсу (8 класс) и Хаева Альберта(10б)!
-
Юл куркынычсызлыгы – тормыш иминлеге 12.02.2020

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту, укучылар арасында хәрәкәт иминлеген тәэмин итү максатыннан, Актаныш муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Фазлыева Лена балалар белән очрашты. Укучылар игътибарына видеоролик, кызыклы уеннар, викторина сораулары тәкъдим ителде, иң актив укучылар бүләкләнде. Лена Фазылҗан кызы юлдагы вәзгыять хакында мәгълүмат җиткерде, кагыйдәләрне саклау һәркемнең бурычы икәнлегенә басым ясады.
-
"Йолдызлык - 2020" 11.02.2020

Бүген “Йолдызлык – 2020” фестиваль-конкурсының зона этабы сайлап алу туры булып узды. Сайлап алу этабында 63 укучы вокал, хореография, нәфис сүз, инструменталь ансамбль номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Быелгы чыгышлар Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы, Актаныш районына 310 ел тулуга бәйле тарихи даталарга багышланды. Жюри сайлап алган уңышлы чыгышлар район сайлап алу этабында тәкъдим ителәчәк.
-
Олимпиадный дневник 04.02.2020

Сегодня подведены итоги заключительного этапа республиканской олимпиады по русскому языку, на котором наша ученица 9 класса Валиева Нафиса стала победителем, Галяутдинова Салима (9 класс), Усманова Аделя (9 класс) заняли призовые место. Поздравляем учеников и их учителей Шагзамову Энже Фирдависовну и Саматову Гульнар Дильфасовну с заслуженной победой!
-
Олимпиада көндәлеге 01.02.2020

Олимпиада көндәлеге. Химия фәненнән Россиякүләм олимпиаданың республика этабы нәтиҗәләре билгеле булды: 11 класс укучысы Галлямова Эльвина призерлар исемлеген тулыландырды. Эльвинаны һәм остазы Гарипова Рузилә Илдар кызын җиңүләре белән котлыйбыз!
-
“Гәрәбә” клубы кунакта 15.01.2020

Бүген гимназиягә районыбызның “Гәрәбә” клубы үзешчәннәре экскурсиягә килде. Лаеклы ялдагы хезмәт ветераннары гимназия тормышы белән танышты, Әлфия апа Авзалованың туган көнен искә алып, музейга сәяхәт кылдылар. Музейда урнаштырылган караоке системасына кушылып, Әлфия апа репертуарынннан җырлар җырлап, күңел ачтылар. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.
-
Хәзрәт белән очрашу 15.01.2020

Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин гимназия укучыларына әдәп-әхлак укулары үткәрә башлады. Бүгенге очрашуда 8, 9, 10 класс укучылары катнашты. Хәзрәт балаларга әдәп-әхлак төшенчәләре, гыйлемнең кирәклеге турында мәгълүматлар җиткерде.
-
Музей ишекләрен ачты 14.01.2020

Гимназия-интернат базасында ачылган Әлфия Авзалова музее укучылар һәм киң җәмәгатьчелек өчен хезмәт күрсәтә башлады. Музей җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы гимназия укучыларына Әлфия апа иҗаты белән таныштыру экскурсиясе ясады.
















