Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
Кадерлеләребез 26.11.2019

Гимназия классларында әниләр көненә багышланган бәйрәмнәр циклы дәвам итә. Бүген 6а сыйныфы укучылары, класс җитәкчеләре Хазиева Рәмилә Әдип кызы һәм тәрбиячеләре Әхмәдгалиева Айгөл Ралиф кызы җитәкчелегендә, әниләр көненә багышлап, гаилә бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмдә әтиләр һәм дәү әтиләр дә теләп катнашты. Укучылар үзләренең концерт номерларын, сәхнәләштерелгән спектакльләрен тәкъдим иттелләр. Бәйрәм кичәсе чәй табыны артында, уен-көлке һәм әти-әниләрдән, дәү әни, дәү әтиләр тарафыннан җиткерелгән җыр-теләкләр белән үрелеп дәвам итте.
-
Олимпиада көндәлеге 26.11.2019

Бүген биология фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы нәтиҗәләре билгеле булды. Вәлиева Мәдинә (7 класс) – призер, Әмирханова Алсу (8 класс) – призер, Салихов Таһир (9 класс) - призер, Исхаков Сәйдәш (9 класс) – призер, Хаев Альберт (10 класс) – җиңүче, Вәлиева Алина (10 класс) –призер исеменә лаек булдылар. Укучыларны һәм остазлары Исламова Зөлфия Әскать кызын уңышлары белән котлыйбыз!
-
Патриотик тәрбия 25.11.2019

“Татаркино” кинокомпаниясенең Яр Чаллыдагы филиалы тарафыннан, гимназия укучыларына “Солдатик” дип исемләнгән, Бөек Ватан сугышы елларын чагылдырган кинофильм күрсәтелде.
-
Олимпиада көндәлеге 24.11.2019
Россия фәннәр олимпиадасының тарих фәненнән үткәрелгән муниципаль этабында гимназия укучылары зур уңышларга ирештеләр. Зилия Мансурова (9 класс), Газиз Мансуров (10 класс), Рафаэль Рафиков (11 класс) – җиңүчеләр; Илдар Миргаязов (10 класс), Ренат Харисов (7 класс), Элина Шаяхметова (11 класс), Әнвәр Агумов (11 класс) – призерлар исемлеген тулыландырдылар. Укучыларны һәм остазлары Гилметдинов Марат Илсур улын әлеге җиңүләре белән котлыйбыз, республика этабында да уңышлар теләп калабыз! -
Олимпиада көндәлеге 23.11.2019

Экология фәненнән Бөтенроссия фән олимпиадасының муниципаль этабында 9 класс укучысы Исхаков Сәйдәш җиңүче булып танылды. Сәйдәшне һәм остазы Исламова Зөлфия Әскать кызын котлыйбыз! Әфәрин!
-
Әнием – күз нурым 23.11.2019

Бүген 7б, 8а, 8б классы коллективлары әниләрен чакырып хөрмәтләделәр. 7б сыйныфы, әниләренә биремнәр әзерләп, квест ясасалар, 8а, 8б класс укучылары концерт номерлары белән сөендерделәр. Бәйрәм чарасы ашханәдә, чәй янында җанлы әңгәмә белән дәвам итте.
-
Әнием – кадерлем 22.11.2019

5а, 5б класс коллективлары Әниләр көне уңаеннан бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Гимназия ашханәсендә класс җитәкчеләре Фәрдиева Регина Равиль кызы, Саматова Гөлнар Дилфас кызы, Кәримова Луиза Марсель кызлары җитәкчелегендә оештырылган әлеге бәйрәм театр күренеше, җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм кичәсе барлык әниләрнең дә күңеленә хуш килде.
-
Олимпиада көндәлеге 22.11.2019

Россия фәннәр олимпиадасының район этабында катнашучы укучыларыбыз уңышлары белән сөендерүләрен дәвам итәләр. Бүген математика фәненнән көчләрен сынаучылар яхшы нәтиҗәләрне күрсәттеләр: 6 класс укучылары Султанов Самат, Тимеров Ислам, Чекалин Гадел (укытучылары Хазиева Рәмилә Әдип кызы), Валиев Вильдан, Саттаров Самат, 7 класстан Хуззятов Газиз, Гыйлаев Айнур (укытучылары Вәлиева Земфия Гыйлфан кызы) – призерлар исеменә лаек булдылар. 9 класс укучылары Газетдинов Айгиз I урын, Мухаметдинова Лиана III урын, 10 класстан Валиева Альбина I урын, Хайбиев Әмир III урын (укытучылары Фәрдиева Регина Равиль кызы) алуга ирештеләр. Укучыларны һәм аларның остазларын җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Олимпиадный дневник 21.11.2019

Сегодня стали известны результаты муниципального этапа Всероссийской олимпиады школьников по предмету МХК. По итогам олимпиады 5 учеников стали победителями и призерами: Усманова Алина (7 класс) - призер; Юнусова Рания (8 класс) – призер; Мухаметдинова Лиана (9 класс) – победитель; Фардиева Алиса(10 класс) – II место; Шайхразиева Алсу (11 класс) – призер. Поздравляем учеников и их тренера Абдуллину Миляушу Магъсумовну с заслуженной победой! Желаем дальнейших успехов!
-
Олимпиадный дневник 20.11.2019

20 ноября завершился муниципальный этап Всероссийской олимпиады школьников по русскому языку. По итогам олимпиады 10 учеников стали победителями и призерами: Султанова Гузель (5 класс) – призер; Султанов Самат (6 класс) – призер; Гарифуллина Руфина (7 класс) - I место; Зарипова Алина (7 класс) – III место; Камильянова Динара (8 класс) – призер; Валиева Нафиса (9 класс) – победитель; Мансурова Зилия, Хузина Аделя, Галяутдинова Салима (9 классы) – призеры; Шайхразиева Алсу (11 класс) – победитель. Поздравляем учеников и их учителей: Шагзамову Эндже Фирдависовну, Саматову Гульнар Дильфасовну и Халимову Изалию Изаиловну с заслуженной победой! Желаем дальнейших успехов!
















