Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Фән һәм сәнгать фестивале 05.05.2020

Гимназия укучылары май бәйрәмнәрен дә файдалы һәм кызыклы итеп үткәрә: 5, 6, 7 май көннәрендә Айдар Рәсим улы җитәкчелегендә, укучылар һәм педагоглар катнашында фән һәм сәнгать фестивале үткәрелә. Кызыксынучылар өчен тулырак мәгълүматны биредән алырга мөмкин http://tbsh.org
-
Гимназия классларына рәхим итегез! 30.04.2020

Дуслар, кабул итү форматы үзгәрешләр кичерде:
1. Беренче тур онлайн - 16,17,31 майда.
2. Беренче чиратта tbsh.org/admission сайтына кереп теркәлергә кирәк. Теркәлергә ашык!
3. Үзеңне тикшереп кара. Узган елгы имтихан эшләрен эшләп карый аласыз.
4. Икенче турда июнь аенда көтәбез сезне!
Друзья, в порядке поступления 2020 есть небольшие изменения.
1. Набор в 2 этапа. 1 этап в онлайн формате - 16,17,31 мая.
2. В первую очередь нужно зарегистрироваться на нашем сайте tbsh.org/admission . Зарегистрироваться нужно сейчас!
3. Вы также можете испытать свои силы и выполнить экзаменационные задания прошлого года.
4. Ждем вас на втором туре в июне
Уңышлар! Удачи! -
Тәрбия чаралары онлайн! 10.04.2020

Укучыларның социаль активлыкларын да югалтмас өчен, дәресләр белән беррәттән тәрбия чаралары да онлайн платформалар аша оештырыла. Бүген, мәсьәлән, “Косманавтика” көненә багышлап, тәрбиячеләр тарафыннан викторина эшләү, кинофильмнар карау, фикер алышу оештырылды.
-
Советы психолога 09.04.2020

Рекомендации родителям детей, временно находящихся на дистанционном обучении https://edu.tatar.ru/aktanysh/gimnaziya/page4154141.htm
-
Яңача уку алымнары 06.04.2020

2019-2020 уку елының дүртенче чиреге уку-укыту системасында үзгә төрдә башланып китте. Илдә барган вәзгыятькә бәйле рәвештә, белем бирү дистант формасында оештырыла. Әйтергә кирәк, гимназиянең педагоглар, укучылар һәм әти-әниләр контингенты әлеге формага язгы каникуллар вакытында әзерлекләр үттеләр: дистанцион белем алуның төрле формалары сынап каралды, интернет платформалар өйрәнелде. Техник яктан төрле кытыршылыклар килеп чыкса да, укытучылар дәрес материалын максималь дәрәҗәдә укучыларга тапшыру юлларын эзлиләр, ә укучылардан үз чиратларында, мөстәкыйль һәм аңлы рәвештә белем үзләштерүгә тырышлык куюлары сорала.
-
Әйдә шаяРТ! 15.03.2020

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә “Яшьлек” милли-мәдәни үзәге шаян һәм тапкыр егет-кызлар тавышыннан гөрләп торды. Чөнки бу көннәрдә “ШаяРТ” клубының редакторы Наил Салахов Актанышның 1 санлы, 2 санлы мәктәпләре һәм гимназия укучыларына ШТК серләрен төшендерде. Дусларча ярыш нәтиҗәләре буенча гимназия командасы (“Тәбикмәк” исеме астында) II урынга лаек дип табылды, Хөҗҗәтов Газизгә “Иң яхшы актер” номинациясе бирелде. Педагог-оештыручы Гөлгенә Глүсовна җитәкчелегендәге әлеге команда алга таба да бу юнәлештә эшне туктатмаска уйлый.
-
"Хәзинә" бию ансамбле 07.03.2020

Гимназиянең “Хәзинә” бию ансамбле коллективы “Йолдызлык – 2020” фестиваль-конкурсының зона этабында уңышлы чыгыш ясап, II урынга лаек булды һәм Казанда үтәчәк финал бәйгесенә чакыру алды. Ансамбльнең егет-кызларын, һәм җитәкчеләре Хатмуллин Илдар Булат улын җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
-
Яшь инспекторлар бәйрәм белән котлый! 07.03.2020

Бүген, халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан, гимназиянең “яшь инспекторлары” гадәти булмаган рейдка чыктылар: район ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә руль артында утырган гүзәл затларны бәйрәм белән котлау өчен туктаттылар. Әлеге акция Актаныш районы ЮХИДИ бүлегенең пропаганда бүлекчәсе җитәкчесе тарафыннан, юл инспекторлары һәм аларның 1 санлы, 2 санлы мәктәпләрдәге, гимназиядәге яшь ярдәмчеләре белән берлектә оештырылды. Акция барышында туктатылган автоледилар да, укучылар үзләре дә әлеге чарадан бик канәгать калдылар. Барыбызга да имин юллар булсын!
-
Декада Английского языка продолжается 14.02.2020

14 февраля прошли дебаты между командами 7-8 классов. От каждого класса выступила одна команда из 3 спикеров. Тема дебатов: Geniuses are born, not made. (Гениями рождаются, не становятся).
-
Декада Английского языка 12.02.2020

В рамках декады английского языка 12 февраля в гимназии прошел конкурс - тестирование среди учащихся 8,9 и 10 классов по страноведению англоязычных стран. Поздравляем победителя конкурса Валиеву Нафису (9а), и призеров - Асадуллину Алсу (8 класс) и Хаева Альберта(10б)!
















