Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
Мин - гимназист 26.10.2019

Бүгенге көн 5 класс укучылары өчен бигрәк тә истәлекле булып калыр, чөнки алар гимназистлар антын кабул иттеләр. Актаныш районының тантаналар залында барган әлеге чарада район башлыгы Фаттахов Энгель Нәвап улы, әти-әниләр, укытучылар катнашты һәм бишенче класс укучыларына булган теләк-тәкъдимнәрен, котлауларын җиткерделәр. 10 класс укучылары кечкенә дусларына гимназистларның күкрәк билгесен тактылар.
-
"Ак ладья" сайлап алу ярышлары 26.10.2019

Районкүләм үткәрелгән шәхси-команда шахмат ярышларында гимназиянең дүрт укучыдан торган командасы чыгыш ясады. Шәхси беренчелектә Тимиров Ислам – I урын, Саматов Илзир – I урын, Хөрмәтуллин Таһир – I урын алдылар. Гимназия командасы (Әмирханова Рәмилә (6а классы), Тимиров Ислам (6а классы), Саматов Илзир (9б классы), Хөрмәтуллин Таһир (10а классы)) район мәктәпләре арасында II урынга лаек булды. Котлыйбыз!!!
-
Китапханәгә экскурсия 25.10.2019

5 класс укучылары районның җәмәгать урыннары белән танышуларын дәвам итәләр: бүген алар район балалар китапханәсе бүлегендә экскурсиядә.
-
Театр атналыгы 24.10.2019

Гимназиядә татар театры атналыгы башланып китте.
-
Безнекеләр Питерда 21.10.2019

15-20 октябрь көннәрендә гимназиянең бер төркем укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы, Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы белән берлектә Санкт-Петербург шәһәрендә узган "Пушкин, Царское Село һәм дөнья культурасы" дип аталган Халыкара яшьләр фәнни конференциясендә катнаштылар.
-
Татарча диктант 19.10.2019

Бүген гимназия дөньякүләм татарча диктант язу акциясенә кушылды. Гимназиядә әлеге чарада 152 кеше катнашты. Катнашучылар Роберт Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән текстын яздылар. Текстны ике аудиториядә, райондашларыбыз Нурулла Нурлыев һәм Нур Хөсәенов укыды.
-
Тестирование по английскому языку 18.10.2019

Сегодня ученики 5-9 классов гимназии проходят тестирование по английскому языку.
-
Көзге бәйрәм - Сөмбелә
18.10.2019
Традицион рәвештә, гимназиякүләм “Көзге бал” бәйрәмнәре гөрләде. 9-10 класслар өчен аны 9б классы коллективы оештырды. Чара Сөмбеләләр бәйгесе белән үрелеп барды. Һәр классның гүзәлләре җитезлекләрен, уңганлыкларын, иҗадилыкларын күрсәттеләр. Кичә дискотека белән тәмамланды.
-
"Тылсым"да кунакта 18.10.2019

Гимназиянең 5а сыйныфы укучылары, педагог-оештыручы Гөлгенә Глүсовна җитәкчелегендә, “Тылсым” мәктәп-бакчасы укучылары белән аралашуларын өзмиләр. Бүген алар әлеге мәктәп-бакчага барып, 4 класс укучылары белән табигатьне саклау темасына багышланган “Серле урманга сәяхәт” квест-уенын уйнап кайттылар.
-
Тату сыйныф серләре! 11.10.2019

Гимназиянең 6а сыйныфы коллективы, быел 4 нче тапкыр уздырылучы Республикакүләм “Тату сыйныф серләре” конкурсында катнашты. Класс җитәкчеләре Хазиева Рәмилә Әдип кызы, тәрбиячеләре Әхмәтгалиева Айгөл Ралиф кызы туплаган әлеге коллектив уңышлы чыгыш ясап, муниципаль этапта II урын яулады. Аларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз, татулыклары сүрелмәсен дигән теләктә калабыз!
















