Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Куркынычсызлык айлыгы 18.09.2019

“Хәрәкәт куркынычсызлыгы айлыгы” кысаларында гимназиянең “ Юл хәрәкәте иминлеген саклаучы яшь инспекторлар” отряды вәкилләре, педагог-оештыручы Саттарова Гөлгенә Глүс кызы җитәкчелегендә “Светофорны беләсеңме?” акциясен үткәрделәр. Акция барышында ЮХИДИ район фонды җитәкчесе Лена Фазлиева һәм юл иминлеге сакчылары белән очраштылар, Актаныш 1 санлы мәктәбенең 1в сыйныфы укучыларына светофор турында аңлаттылар, район халкы белән аралаштылар.
-
Милләтебез эшлеклеләре белән очрашулар 11.09.2019

Гимназиядә милләтебезнең үсешенә өлеш кертүче, актив тормыш позициясенә ия булган яшьләр, фән, мәдәният, сәнгать һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар башланып китте. 11 сентябрьдә укучылар каллиграф, Истанбулда Мимар Синан исемендәге гүзәл сәнгатьләр университеты студенты Айзат Минһаҗев белән очрашты.
-
Сәламәтлек көне! 07.09.2019

Гимназиякүләм сәламәтлек көне билгеләп үтелде. Сәламәтлекләре мөмкинлек биргән барлык укучылар да, яшь аермалыкларына бәйле дистанцияләрдә йөгерү буенча көч сынаштылар. Иң җитезләр директор дипломнары белән бүләкләнде. Җиңүчеләр белән биредә таныша аласыз:Протокол козге кросс
-
"Экстремизмга - юк!" 03.09.2019

Гимназиякүләм “Экстремизмга – юк!” айлыгы игълан ителде.
-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2019

Исәнме, мәктәп, белем учагы! Гимназиядә белем бәйрәме билгеләп үтелде. Бәйрәм тантанасында Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаттахов Энгель Нәвап улы, Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Гәрәев Айрат Рәшит улы катнашты һәм котлауларын җиткерде. Яңа уку елы яңа уңышлар белән килсен!
-
Чит илгә сәяхәт 05.08.2019

Гимназиянең уку-тәрбия рейтингында иң югары балл җыйган 9 укучысы Чехия республикасының Прага шәһәрендә ял итә. Биредә алар өчен шәһәр буйлап экскурсияләр һәм тел өйрәнү курслары каралган.
-
БДИ көндәлеге 13.07.2019

Бүген физика фәненнән бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре билгеле булды. Гимназиядән әлеге фәнннән бер укучы имтихан тотты. Рахманов Азамат (укытучысы Багаутдинова Римма Гранитовна) 97 балл җыюга иреште. Азаматны һәм аның остазын әлеге югары нәтиҗәгә ирешүләре белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез!
-
Укырга кая керергә? 05.07.2019

Чыгарылыш сыйныф укучыларының иң җаваплы чоры: бердәм дәүләт имтиханнары тапшырылды, хәзер киләчәктә үзләштерәсе һөнәр буенча югары уку йортын сайлыйсы. Гимназия-интернатның күптәнге һәм сыналган партнеры - Казан дәүләт федераль университетының Алабуга институты педагогик белгечлекләр буенча белем алырга теләүче укучыларны үзенә чакырып кала. Тулырак мәгълүматны әлеге сылтама аша таба аласыз: https://kpfu.ru/elabuga
-
Гимназия классларына рәхим итегез!
02.06.2019
Гимназиягә укырга керергә теләүче укучылар өчен 03 июнь көнне сәгать 09.00 сайлап алу турлары үткәрелә. Түбәндәге фәннәрдән тест эшләү көтелә:
- 5 класс: математика, рус теле, логика;
- 6-8, 10 классларга: математика, рус теле, инглиз теле
-
Тәрбияле бала – әти-әни горурлыгы 21.05.2019

Гимназия базасында район мәктәпләренең ата-аналары өчен укулар булды. Чаллы мэрының мәгарифне үстерү буенча киңәшчесе, якташыбыз Фәйрүзә Зөфәр кызы Мостафина, психологик фәннәр кандидаты Ольга Константиновна Репина әти-әниләргә бала тәрбияләүдәге нечкәлекләр, хәзерге буынның психологик үзенчәлекләре турында чыгыш ясадылар. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
















